киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / кызган таба

Яшьләр уразаны аңлап тотамы?

08.09.2010

Яшь галимнәр Динур Гайфуллин һәм Айгөл Айтуганова бу көннәрдә ураза тотып кына калмый, ә ифтар кичәләре дә оештыра. Алар дөньялык эшләрен дә, ахирәт гамәлләрен дә тигез алып барырга тырышалар.


Рөстәм Исхакый.
Динурның ике ел элек әлеге студиядә кунакта булганы бар инде. Шулай да кыскача үзегез белән таныштырып китсәгез иде?

Динур Гайфуллин. Сезне барыгызны да Рамазан ае бәйрәмнәре белән котлыйсы килә! Бүгенге көндә үзем яшь галим саналам,
Динур 2008 ел
аспирант булам. Шулай ук Русия студентлар шурасының Казандагы бүлеген җитәклим. Егет-кызларның булган проблемнарын чишәргә тырышабыз.

Айгөл Айтуганова. Рамазан айлары мөбәрак булсын! Динур кебек мин дә Казан дәүләт университетында аспирант, яшь галим.

Рөстәм Исхакый. Сез, димәк, Рамазан ае дәвамында ураза тоттыгыз?

Динур Гайфуллин. Аллага шөкер уразабызны тотабыз, Аллаһ кабул итсен. Безгә җиңел, рәхәт, күңелләребез шатлык белән тулы. Уразаны тоту бик кирәкле саваплы гамәл дип уйлыйм. Чөнки физик яктан безнең организм чистара. Рухи яктан исә, җыелган авырлыклардан, начар уйлардан, каралыклардан, ялганнан арынабыз. Безнең рухыбыз, динебез көчәя, ризыкны зур дәрәҗәгә кертәбез. Яман гадәтләрне бетерәбез.

Уразаның файдасын төрле мисаллар белән аңлатып була. Күпләребездә машина бар, белгәнебезчә, машина елына бер тапкыр ТО (техниканы төзәтү) үтәргә тиеш. Бер ел эчендә аның кайбер детальләре ватыла, майлары искерә, начар йөри башлый. Шуңа бәйле рәвештә без дә 12 айга бер тапкыр чистарыну үтәргә тиешбез. Рамазан ае бетү белән без яңа туган бала кебек пакъланып яши башлыйбыз.

Рөстәм Исхакый. Айгөл, син ниләр әйтерсең ураза турында?


Айгөл Айтуганова. Ураза фарыз гамәл генә түгел, ул кеше күңеленең чисталыгын, рухи көчен дә күрсәтә. Без сынау үтәбез. Эшләгән гөнаһларыбыз өчен тәүбә итү, Алладан гафу үтенү мөмкинлеге бирелә.
Динур белән Айгөл Лаеш районы Имәнкискә авылында ифтар мәҗлесе оештыралар

Рөстәм Исхакый.
Сезгә ничә яшь ул хәзер ? Ничек итеп үзегездә ураза тотарлык ихтыяр көче тәрбияли алдыгыз, әллә ул гаиләдән килдеме?

Динур Гайфуллин. Миңа 23 яшь, Казанда туып үстем. Иманга акрынлап килдем, җомга намазларына йөри башлау нык тәэсир итте. 5 вакыт намазны да әлегә укый алмыйм, иртәнгесен генә укыйм, алга таба калганнарын да үтәргә ният. Догалар өйрәнәм, уразаны бер көнен дә калдырмый тотам, Алла кабул итсен! Кол Шәриф мәчетендә Рамил хәзрәт вәгазьләрен игътибар белән тыңлыйм. Шуларның барысы да миңа туры юлдан барырга булыша.

Айгөл Айтуганова. Минем тарих бераз гына икенче төрле. Минем дәү әнием абыстай. Аның ак яулыклардан дини мәҗлесләрдә дога укуларын 6 яшьтән күреп үстем. Үсә төшкәч Ислам дине белән кызыксыну артты. Әтиемнән мәчеткә алып баруын сорадым. Гыйбадәт йортына йөреп, дин гыйлемнәрен үзләштерә башладым.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: татар кызы кайдан: казан
17.09.2010 20:22
Мин элеге яшьлэрнен уразага, дингэ шулай хормэт белэн каравын хуплыйм. Безгэ бит Аллах Тэгалэ яшэргэ момкинлек биргэн, шуна курэ без ана узебезнен хормэтебезне ураза тоту, догалар уку, намаз укулар белэн курсэтергэ, булдыра алганча гонахларыбызны кичеруен сорарга тиешбез! Э сезгэ унышлар телим. Бер дингэ кереп киткэнсез икэн, аннна кирегэ тартылмавыгызны телэп калам!
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Яшьләр уразаны аңлап тотамы?