киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Министрларның финанс мутлыклары ачылды

Зиннәт Аллаяров
09.09.2010

Ике министр – Зиннәт Аллаяров белән Ринат Тимербаевның казна акчасын туздыруы ачыкланды. Әлегә аларга гаеп белдерелмгән.

Әле күптән түгел генә республика хөкүмәте җитәкчесе ярдәмчесе Тәлгать Абдрахманов бер миллион сум ришвәт белән кулга алынган иде. Аны, акчаны  югары урыннарда утыручыларга тапшыру өчен арадашчы буларак биргәндә, кулга алган иделәр. Инде чиратта тагын ике югары дәрәҗәле кешенең хилафлыклары ачылды. Алар мәгариф министры Зиннәт Аллаяров белән социаль сәясәт министры Ринат Тимербаевлар.

Ринат Тимербаев бу вазыйфасына билгеләнгәнче Зиннәт Аллаяровның урынбасары булып эшләгән иде. Ул чорда алар мәктәпләр төзүдә тендер үткәрми “Уфатөзелешинвест” оешмасы белән генә эш иткән иде. Әлеге фирма аша төзелешләргә киткән акча арттырылып күрсәтелгән.

Мәсәлән, Дуван районының Ярославка мәктәбен төзегәндә 60 миллион сумнан артык акча киткән. Мәгълүматларга караганда, андый төзелешләрнең саны ике дистәдән артык булган. Ул акчаларның кем кесәләренә һәм күпмешәр шууы әлегә төгәл билгеле түгел.

Министрларга гаеп белдерелмәгән. Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләрне тикшерү бүлеге башы Юрий Черницев сүзләренә караганда, әлегә хокукый бәя генә ясалган һәм алтмыш миллион сум казна акчасы туздырылуы ачыкланган. Шулай да бәйсез чыганаклар министрларның урыннарында калуы шикле дип ирештерә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Чын татар кайдан: Яңавылдан
13.09.2010 19:27
Мескен укытучыны һәм "хозяйственник"ны кемнәр яклар?

кем: хакимхан кайдан: Уфа
13.09.2010 19:22
Без капчыкта ятмый. Министрларны да капшый. Карак бэндэ уз башын узе ашый. Халык олешен ашый-ашый, гонаhны куп жыйганнардыр шул.
Шул ук жэзаны калган каракларны да котэ. Тизрэк гариза языгыз!
     
текст зурлыгы - +