Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп: Милләтеңне үзең дә яза аласың икән


Җанисәпче Равия Шәйдуллина Казандагы бер гаиләдә
Җанисәпче Равия Шәйдуллина Казандагы бер гаиләдә

Җанисәп вакытында һәркем милләтен үз кулы белән яза ала. Әмма җанисәпчеләргә бу хакта ачыктан-ачык әйтергә кушмаганнар.

“Татарстанстат”ның җанисәп хезмәте мәгълүмат белгече Камил Сираҗетдинов сүзләренчә, теләгән кеше милләтен үз кулы белән дә яза ала.

“Канунга күрә җанисәпче бөтен юлларны да үз кулы белән тутырырга тиеш. Әмма, әгәр дә кеше җанисәпчегә ышанмыйча, үз кулы белән милләтен язарга теләсә, андый чыгарма бар. Аның кулына каләм бирелә”, диде Сираҗетдинов.
Камил Сираҗетдинов


Әмма 12 август көнне “Азатлык” радиосында булган әңгәмә вакытында Сираҗетдинов беркемнең кулына да каләм бирелми дип әйткән иде. Күрәсең, бу аннан соң булган үзгәрешләр. Шулай да “Татарстанстат” бу чыгарманың артык таралуын теләми икән.

“Без бит язуы матур булганнарны гына сайлап алдык. Әгәр хәзер үзегез дә яза аласыз дип әйтсәк, котычкыч нәрсә килеп чыгачак. Шуңа күрә без җанисәпче үзе яза дип әйтергә тырышабыз. Ә җанисәпчеләргә уку вакытында, ышанмасалар, үзебез язабыз дип сүгенә башласалар, кулларына каләм бирегез дә, үзләре язсыннар, дип аңлаттык. Шуңа күрә без мәгълүмат чыганаклары аша кешеләргә милләтегезне үзегез язарга мөмкин, дип әйтергә тырышмыйбыз”, ди Сираҗетдинов.

Бәләбәй татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов “Азатлык” радиосының Казан бүлегенә шалтыратып, Башкортстандагы дәүләт статистика үзәге вәкиленең дә әлеге чыгарманы танырга телмәвен әйтте.

“Минем үземнең гаиләмдә дә шундый хәл булды. Җанисәп алучы ханым: “Безгә җанисәпче үз кулы белән генә тутырырга тиеш дигән күрсәтмә бирелде”, дип әйтте.

Шуннан Уфага шалтыраттым. Башкортстандагы дәүләт статистика хезмәткәре Гатауллин миңа: “Канунга үзгәрешләр кертелде. Беркемнең дә үз кулы белән тутырырга хокукы юк, бөтен җанисәпчеләр дә милләт графасын үз куллары белән тутыра”, диде”, дип белдерде Хөсәенов.

Башкортстанның Байморза авылында яшәүчеләр дә милләтне үзебез язабыз дип сорап караган булганнар, әмма каләмне кулларына бирмәгәннәр икән.

Милләт кыры (графасы) киң

Милләтнең коды соңрак куелачак

Хөсәенов сүзләренчә, җанисәп кәгазьләре милләтне әвеш-тәвеш китерү өчен бик җайлы итеп эшләнгән.

“Җанисәп алучылар “татар” дип вак кына итеп язалар. Анда бу графа шулкадәр зур итеп ясалган, аның кыры киң. Ул татар сүзе янына: йә ал ягына, йә арт ягына сызык куеп, хәзер яңа милләтләр уйлап чыгардылар бит инде, “мишәр-татар”, “татар-мишәр”, “башкорт-татар”, “татар-башкорт”, һәм башка сүзләр өстәп, яңа милләт ясауга юл ачык”, ди Хөсәенов.

Башкортстанда яшәүче кайбер татарлар, җанисәпчеләр өйгә кергән вакытта милләтне татар дип яздырткач, аның янына кодын да (95 санын) куюны таләп иткән. Кодны беркем дә куярга теләми, дип ризасызлык белдерә алар.

“Татарстанстат”ның җанисәп хезмәте мәгълүмат белгече Камил Сираҗетдинов әйтүенчә, җанисәпченең кодны куярга бөтенләй хокукы юк.

“Код кеше алдында да, кайткач та куелмый. Код әлеге җанисәп битләрен автоматлаштырылган машиналар укыганда гына куела”, ди Сираҗетдинов.

Шулай ук Сираҗетдинов кайбер мәгълүмат чараларының дөрес булмаган хәбәр җиткерүләреннән дә зарланды. Татарстандагы җанисәп “Кайнар элемтә”сенә шалтыратып кайберәүләр, радио-телевидениедән кодыгызны да яздырыгыз дип әйттеләр, ә җанисәпчеләр язарга теләми, дип белдергән.

Узган җанисәпкә якынайту өчен тырышачаклар

Башкортстанда яшәүче татарлар каләмнәрнең сөртелми торган (гелевый) булуына да шик белдерә. Алар өйдән-өйгә йөрүчеләрнең дә татар булмавына борчыла. Хәтта гел татарлар гына яшәгән авылларга да, мисал өчен Байморзага, башка милләттән булган кешене җанисәпче итеп билгеләгәннәр.

Хөсәенов сүзләренчә, узган җанисәптәге Башкортстандагы хилафлыклар ачылмасын өчен, түрәләр бөтен көчен куячак.

Нурмөхәммәт Хөсәенов
“Элекке җанисәп ачыктан-ачык алдашу аша үткәрелде. Хәзер Башкортстан түрәләре шушы алдашуларның ачылуыннан курка. Алар аерма күренмәсен өчен, кануннарны бозып булса да, яңа ысуллар табып, татарны, марины, чуашны, удмуртны башкорт итеп язарга тырышачак”, ди Хөсәенов.

Аның сүзләренчә, бу мәсьәлә “Росстат” вәкилләрен дә борчый. Дәүләт оешмасы канун бозмаска, бары тик дөреслекне генә күрсәтергә тиеш бит ләбаса. Әгәр узган җанисәптәге хилафлыклар ачылса, аларга да кызарырга туры килмәгәе. Шуңа күрә, Хөсәенов сүзләренчә, саннарны узган җанисәпкә якынайту өчен булдыра алган кадәр тырышачаклар.
XS
SM
MD
LG