Accessibility links

Кайнар хәбәр

АсылъЯр: "Без милләт өчен эшлибез"


Җырчы АсылъЯр әти-әнисе белән Яңа елны каршылаганнан соң концерт эшләре белән йөгерә башлады. Гыйнвар урталарында ул Казанда 4нче тамашасын куя.

Асылъяр – татар эстрадасының күренекле артисты. Яшь җырчылар арасында ул милли җанлы булуы белән дә аерылып тора. Бүген ул – студиябезнең кунагы.

АсылъЯр, син инде Русиякүләм чараларда катнашучы җырчы, ә андый артистларга халык бик таләпчән. Бу юлы ниндирәк концерт булачак?

– Әлбәттә, мин тамашачылар алдында зур җаваплылык тоям. Куелган максатларга дөрес килергә тырышам. Вакыт үткән саен безгә карата таләпләр арта һәм бу концерт аша нинди дәрәҗәгә җитүне күрсәтеп булачак.

Әлеге тамашаның куелышын, анда башкарачак җырларны, гомумән бөтен ягын да энә күзеннән үткәрү зарур. Бу концерт күптәннән көтелгән иде. Чөнки мин аларны ел саен ясамыйм. Шунлыктан дулкынлану хисләре дә көчле. Концерт югары дәрәҗәдә үтәр дип өметләнәм.


Синең бу 4нче концерт икән инде, кай арада өлгердең, һәрхәлдә ел саен куймыйм дисең...

– Беренчесе “Карлыгачлар” исеме астында 2005 елда булды. “Яланаяклы кыз” фильмыннан соң ике концерт үткәрелде. Инде менә Яңа ел бәйрәмнәреннән соң 14-15 гыйнварда “Уникс” концертлар залында янәдән тамашачылар белән очрашу көтә.

Алып баручылар – Данир Сабиров һәм Наил Шәйхетдинов. Данирны талантлы алып баручы буларак, ә Наил абыйны Кәрим Тинчурин театрының билгеле артисты буларак беләләр. Халкыбызның яраткан җырчысы Зөһрә апа Сәхәбиева киләчәк, без аның белән бергә җыр да башкарачакбыз. Егетләр белән дуэт юк, ләкин ир-ат җырчылар концертта булачак. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге тамаша өчен махсус көй язылган һәм ул концертны бербөтен итеп алып барырга ярдәм итәчәк.

Гадәттә мондый чаралар аерым бер сюжет сызыгы белән бара, ниндидер тарих сөйләнелә. Синдә бу күренешләр булачакмы?

– Концертның башыннан ахырына кадәр эчке бер мәгънәви өлеше барачак. Аерым бер темага гына артык басым ясыйсым килми. Тамашаның исемен көнендә белеп булачак, ә инде мәгънәви ягы табигать, яшәешнең асылы, бәхет төшенчәләренә барып тоташа.

Кешелек ни генә эшләсә дә, табигать белән бәйле, шуны билгеләп, әйтеп узасым килә. Җыр-моң, туган як темасы бөтенесе бер-берсенә бәйле. Табигать, мәхәббәт һәм бәхет сүзләре концертның үзәген тәшкил итәчәк.

Синнән шундый шигъри-фәлсәфи фикерләр ишеткәч, ирексездән шигырь дә язмыйсыңмы син дип сорыйсы килә...

– Язам, ләкин мин аларны әлегә беркемгә дә күрсәтмим.

2010 елда синең җыентык чыктымы ул?

– Әйе, ел азагында 4нче альбом дөнья күрде, “Ак каеннар тын калдылар...” дип атала.

Иҗат иткәндә нинди максатлардан чыгып эш итәсең?

– Үзем өчен алдан әйтеп куйдым: без татар эстрадасында милләтебез өчен эшлибез. Монда үзең турында гына уйламыйсың. Без һәрберебез – зур бер мозаиканың өлешләре. Дөрес һәм матур итеп эшләгәндә генә милләтебезнең мәдәнияте, сәнгате гүзәл бер сурәт булып ятачак. Төрлебез төрле якка чабышып түгел, ә бер максатка юнәлеп эшләү зарур.

АсылъЯр, синең шәхси тормышың турында төрле сүзләр йөри, кияүгә чыккан дип тә әйтәләр...

– Юк, мин әле кияүдә түгел. Вакытым булу белән әти-әнием, туганнарым янына ашыгам.
XS
SM
MD
LG