Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда удмурт милли утары төзеләчәк


Константин Толкачев (с) һәм Александр Соловьев, Уфа, 25 февраль 2011
Константин Толкачев (с) һәм Александр Соловьев, Уфа, 25 февраль 2011

Башкортстанга Удмуртия дәүләт шурасы вәкиллеге эш сәфәренә килде. Ике республика парламентлары арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды.

Удмуртия дәүләт шурасы рәисе Александр Соловьев җитәкчелек иткән вәкиллек Башкортстанда ике көн булды. Атнакич көнне кунаклар Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов озатуында Тәтешле районына да барды. Бу районда республикадагы удмуртларның күпчелек өлеше тупланып яши. Җәмгысе 22 меңнән күбрәк удмурт милләте вәкилләре бар анда.

Удмуртиядән килгән кунаклар Тәтешле районындагы милләттәшләре белән очрашуларда булды, аларның милли оешмалары җитәкчеләре белән сөйләште. Удмуртларның милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен биредә уңай шартлар тудырылуы хакында сөйләде удмурт милли-мәдәни мохтарияте җитәкчеләре. Әлеге очрашулар барышында Рөстәм Хәмитов Тәтешле районында удмурт милли утары төзеләчәген әйтте. Анда милли төсмерле биналар булачак. Киләчәктә удмуртларның милли бәйрәмнәре дә шушы утар биләмәләрендә оештырылачак.

Җомга көнне Удмуртия дәүләт шурасы вәкилләре Башкортстан дәүләт җыелышы-корылтайда рәсми сөйләшүләрдә катнашты. Очрашу азагында ике республика парламентлары арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Аны Башкортстан дәүләт җыелышы-корылтай рәисе Константин Толкачев белән Удмуртия дәүләт шурасы рәисе Александр Соловьев имзалады. Әлеге килешү байтак эш-гамәлләрне үз эченә ала. Бу хакта журналистлар белән аралашуда Башкортстан дәүләт җыелышы-корылтай рәисе урынбасары Рафаил Зиннуров та белдерде.

Рафаил Зиннуров фикеренчә, Удмуртия парламенты белән төзелгән килешүгә ярашлы киләчәктә бер-береңнең тәҗрибәсен өйрәнү, кайбер кануннарны әзерләгәндә киңәшләшеп эшләү тагын да артачак.
XS
SM
MD
LG