Accessibility links

Флюрә Зыятдинова вафат булды


Флюрә Зыятдинова
Флюрә Зыятдинова

1 март көнне Татарстан Дәүләт шурасы һәм Русия Дәүләт думасының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе, педагог, профессор, Казан дәүләт финанс-икътисад институтының фәлсәфә һәм социология кафедрасы мөдире Флюрә Зыятдинова вафат булды.

Флюрә Зыятдинова 1947 елның 18 февралендә Казанда туа. Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлагач Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә партия сафларында эшли.

Аннан соң Татарстан тышкы икътисади элемтәләр министры урынбасары һәм Татарстан президентының тышкы элемтәләр департаменты мөдире урынбасары вазифаларын башкара.

Ул әлеге эшендә Татарстан белән якын һәм ерак чит илләр арасында сәүдә-икътисади һәм мәдәният элемтәләрен урнаштыруга үзеннән зур өлеш кертә.

Флюрә Зыятдинова 1999 елда Русия Дәүләт Думасына депутат булып сайлана. Яңа эшендә халыкара мөнәсәбәтләр комитетының рәис урынбасары булып эшли. Социаль сәясәт проблемнары, мәгариф һәм сәламәтлек саклау тармакларында актив эш алып бара.

2004 елда исә ул Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булып сайлана. Республикада җирле үзидарәнең үсешенә үзеннән зур өлеш кертә. Үз сайлаучылары белән еш очрашып, аларның проблемнарын хәл итү, балалар йортлары һәм интернатлардагы мәсьәләләрне чишүдә зур көч куя.

Татарстан парламентында аның белән бер комитетта эшләгән шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе һәм Дәүләт шурасы депутаты Роберт Миңнуллин, тарихыбызны һәм хәзерге көнне барлап карасак, Флюрә Зыятдинова кебек татар җанлы хатын-кызларыбыз күп түгел, ди.

“Иң беренче чиратта ул татар җанлы хатын-кызларыбызның берсе иде. Ул һәрвакыт халкыбызның, җәмәгатьчелекнең күз уңында булды. Совет чорында ук бик зур җитәкче урыннарда эшләде.

Ул бик ачык күңелле, тормышны яратучы, тормышның тәмен белеп яшәүче һәм ут чәчеп тора торган кеше иде. Кайда гына эшләмәсен, аны бар кеше дә бик яратты. Чөнки ул тотынган эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкарды.

Депутат буларак та, ул чын күңелдән үз эшенә бирелеп халкына хезмәт итте. Сайлаучылары белән дә бик актив эшләде.

Ул иң күренекле татар хатын-кызларының берсе иде. Шәһәр кызы булуга карамастан, чиста, саф татар телендә сөйләште. Татар җанлы булып, татар халкының мәнфәгатьләрен һәрвакыт кайгыртып яшәде. Моның белән беррәттән ул фән өлкәсендә дә зур уңышларга иреште.

Андый кеше кайсы өлкәдә генә булмасын һәрвакыт әйбәт эшли һәм югары дәрәҗәләргә ирешә. Аның бу фани дөньядан китүе – әлбәттә, безнең барыбыз өчен дә зур югалту.

Флюрә Зыятдинова – Татарстан һәм татар тарихында якты хатирәләр калдыручы шәхес", ди Роберт Миңнуллин.

Аның сүзләренчә, Флюрә Зыятдинова Мәскәүдә операциядән соң вафат булган. Мәрхүмә бүген Әлдермеш авылы зиратында җирләнгән.
XS
SM
MD
LG