Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия татарлары Сабан туена җыелды


Прага Сабан туенда аркан тарту бәйгесе
Прага Сабан туенда аркан тарту бәйгесе

4 июньдә Прага янындагы Выжловка авылында күл буенда Чехия татарларының тугызынчы тапкыр Сабан туе узды.

Шимбә көнне төш вакытында бирегә Чехиядән генә түгел, ә Германия һәм Латвиядән дә кунаклар килгән иде. Гомумән бәйрәмгә 200ләп кеше җыелды. Алар арасында татарлар да, чехлар, үзбәкләр, украиннар, урыслар һәм башка кайбер милләт вәкилләре дә бар иде.

Бәйрәмдә Татарстанның Чехиядәге вәкиле Зөфәр Абдулгалиев Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын җиткерде. Анда Сабан туйларының милләттәшләрне һәм халыкларны дуслаштыру, берләштерү чарасы булуы әйтелә.

Казаннан килгән Татарстанның дәүләт фольклор музыкасы ансамбле артистлары Гөлшат Шәрәпова, Илнур Ганиев һәм Рөстәм Гыйльфанов татар җыр-биюләрен башкарып бар халыкны әсир итте. Сабан туйда катнашучылар сокландыргыч татар милли киемнәрдән килгән бу артистлар белән рәсемгә төшеп калырга тырышты.

Җырлы-биюле тамашалар уеннар белән үрелеп барды. Сабан туенда аркан тартышу, капчык киеп сикерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату уеннары аеруча кызык булды. Бу уеннарда элек күбрәк балалар катнашса, быел анда татар яшьләре көч сынашты. Гомумән, бу бәйрәмгә яшьләр шактый җыелган иде. Монарга, мөгаен, соңгы вакытта Прагада яшәүче татар яшьләренең үзара җыелып аралаша башлавы, башка илләрдәге милләттәшләребез янына сәфәрләр кылуы сәбәпче булгандыр. Тиздән алар Литвага Балтыйк буе Сабан туена барырга җыена. Әлеге чарага аларны Прага Сабан туена Ригадан килгән яшьтәшләре Олег Шәрипов чакырып калды.

Әйтергә кирәк, Латвиядәге татар яшьләренең Прагага беренче генә сәфәре түгел. Күптән түгел алар Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан уздырылган чарада да катнашкан иде.

Көнчыгыш Европада яшәүче татарлар өчен җыр-биюләр дә, тәмле итеп пешерелгән татар ашлары да бик тансык булып чыкты. Һәркем берәр ризык пешереп килгән иде. Өстәл өчпочмак, бәлеш, чәк-чәк, пәрәмәч кебек ризыклардан сыгылып торды. Махсус Сабан туена дип пылау әзерләнде, “күмерле” самавырда чәй кайнатылды.

Башка милләт вәкилләре аларны бик яратты һәм татарларның ашлары, гореф-гадәтләре белән кызыксынды.

Прага Сабан туеның бик мөһим үзенчәлеге – чит телләрдә сөйләшергә күнегә башлаган, Европа яшәү рәвеше белән таныш булган кечкенә балаларның һәм яшьләрнең татар милли гореф-гадәтләре, милләтнең асыл сыйфатлары белән танышуы бәйрәмгә килүчеләрне бигрәк тә куандырды.

XS
SM
MD
LG