Accessibility links

Казанда Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы ачыла


Узган ел үткәрелгән I Бөтенрусия татар дин әһелләре форумының "Пирамида"дагы утырышы
Узган ел үткәрелгән I Бөтенрусия татар дин әһелләре форумының "Пирамида"дагы утырышы

15 июнь көнне Казанда II Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы башланып китте. Програмында театр тамашасы, Болгарга бару, китап ярминкәсе дә булган әлеге чара “Милли тормыш һәм дин” исеме астында үтә.


15 июньдә төрле төбәкләрдән килгән татар имамнары Бөтендөнья татар конгрессы янына җыелды, катнашучылар, теркәлгәннән соң, кунакханәләргә урнашты. Беренче көннең төп чарасы Әтнә дәүләт театрының “Мулла” спектаклен карау булачак.

16 июнь көнне Камал театрында форумның ачылышы булачак. Биредә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, республикабызның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәиз чыгыш ясар дип көтелә.

Шулай ук Русия президенты администрациясенең Эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Алексей Гришин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Габдулла Әдһәмов, Русия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, Татарстандагы кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү комитеты рәисе Ленар Якуповка да сүз биреләчәк.

Төшке аш, өйлә намазыннан соң форум эше Камал театрында дәвам итәчәк. Русиянең төрле төбәкләреннән килгән вәкилләр чыгыш ясаячак. Кич белән шушында ук концерт булыр дип көтелә.

17 июньдә татар имамнары белән төрле секцияләрдә утырышлар узачак. “Казан” милли мәдәният үзәгендә “Русиядә татар-мөселман инфраструктурасының үсеше” турында, Фәннәр академиясендә “Мәчет – татар халкының мәгърифәтчелек үзәге” дигән темага сөйләшәчәкләр. “Бүгенге мәгълүмат кырында ислам дине” хакында әңгәмә исә Камал театрында үтәчәк.

Төшке аштан соң Кол Шәриф һәм Мәрҗани мәчетләренә барып, җомга намазын уку булачак. Аннары Кырлайга экскурсия оештырылачак.

18 июньдә татар имамнары Болгар җыенында катнашачак. Җыенның тантаналы ачылышы сәгать 10да башланыр дип көтелә. Идел Болгарында рәсми рәвештә ислам кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар җыены” әдәби-музыкаль композиция белән ачылачак. Рөстәм Миңнеханов, Миңтимер Шәймиев, Тәлгать Таҗетдин сәламләү сүзләре әйтәчәк.

Кече манара янына җыелып, Мөхәммәд пәйгамбәр сәхабәләре күмелгән урында мемориаль такта ачылышы булачак, биредә Илдус Фәиз, Рафаэль Хәкимов чыгыш ясар дип көтелә.

Дәвам итеп, Болгарда вәгазь уку, мөнәҗәтләр, иске татар җырларын башкару, Коръән укучылар чыгышы булачак.

Иртәдән алып кичкә кадәр Осталар шәһәрчеге эшләп торачак – биредә кул эшләнмәләре һәм сувенир әйберләр тәкъдим ителәчәк. “Чиксез хәләл” фестивале кысасында хәләл продукция сатылачак.

Кичке алтыларда Болгар җыены тәмамланыр һәм төрле төбәкләрдән килгән татар имамнары үз якларына таралыр, шуның белән Бөтенрусия татар имамнары форумы ябылыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG