Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ефәк юлы-2011: "КАМАЗ-Мастер" җиңеп бара


 Ярышның өченче этабы
Ярышның өченче этабы

Ефәк юлы-2011 узышында халыкара ярышларда җиңүче, данлыклы узышчы "КАМАЗ-Мастер" спортчысы Фирдәүс Кәбиров алда бара


"Булгария" көймәсе очраган һәлакәттән соң башка вакыйгалар игътибардан читтәрәк калды. Әмма тормыш дәвам итә. "Ефәк юлы-2011" ярышында 3нче көн тәмам.

Чаллы егетләре алда

10 июль көнне Мәскәүдә башланып киткән һәм 16 июльдә Сочида тәмамланачак бу ярышларда "КАМАЗ-Мастер" командасы узышчысы Фирдәүс Кәбиров беренче урында бара. Ул сишәмбе булган узышта юлның 3нче кисәген иң тиз арада үтте.

Ул әле Дакардагы көндәше – IVECO машинасындагы һолланд спортчысы Ханс Стейсины узды һәм КАМАЗ узышчысы Андрей Каргинны да артта калдырды. 3 этап нәтиҗәләрен кушып санаганда да, "КАМАЗ-Мастер" спортчысы Кәбиров алда бара.

Юлның икенче этабында, Мәскәү белән Липецки арасында, шулай ук "КАМАЗ-Мастер" узышчысы 26 яшьлек Эдуард Николаев җиңгән булса да, соңыннан аңа ярыштан чыгарга туры килгән. Шулай итеп, Кәбиров узышның икенче һәм өченче этабы җиңүчесе булып санала.

"Ефәк юлы" катлаулы

Мәскәү белән Сочи арасындагы "Ефәк юлы" Русия, Беларус, Казакъстан аша үтәчәк. Ярышның үткән этапларында узышчылар Мәскәү белән Липецки, Волгоград һәм Әстерхан арасын үтте. Аннан соң алар Әстерханнан Ставропольгә таба барачак. Юлның чираттагы өлешләре Майкоп, Сочидагы Красная Поляна тукталышлары аша үтә. Ярыш 16 июль көнне Сочида тәмамланырга тиеш.

Юл далалар, урманнар һәм чүлләр аша салынган. 4 мең километрлык юлда җиңәр өчен "узышчыларга бар осталыкларын, төрле шартларга җайлаша белүен күрсәтергә туры киләчәк", диелә шушы халыкара ярышның рәсми интернет-сәхифәсендә.

Миңнеханов КамАЗ руле артына утыра алмады

Кайбер мәгълүматларга караганда, узышларда катнашырга яраткан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та чираттагы ялга чыгып, шушы ярышларда катнашырга теләгән. Әмма “Булгария” көймәсе белән булган фаҗигале хәл аркасында ул тиз арада Татарстанга кайтырга мәҗбүр булган.

Миңнехановның автоузышларда җиңгәне бар
Үткән елда да спорт остасы Рөстәм Миңнехановны ярышта көткәннәр иде. Ул 2010 елгы узышларда "КАМАЗ-Мастер" такымының 8нче төркемен җитәкләргә тиеш иде.

Быел "КАМАЗ-Мастер" командасыннан 6 экипаж ярышка чыкты. Алар арасында тәҗрибәле Фирдәүс Кәбиров һәм Айрат Мәрдиев, яшь узышчылар җитәкчелегендәге төркемнәр дә бар. "КАМАЗ-Мастер" үзләренең күптәнге көндәшләре Tatra, IVECO һәм башка машиналардагы спортчылар белән ярыша. Шулай ук КамАЗларда чабучы Казакъстан командасы да көчле көндәш булып санала.

Барлыгы ярышта 35 ил катнаша. Җиңүчене 300 мең долларлык бүләк көтә.
XS
SM
MD
LG