Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар каналы ниһаять Уфада да корпункт ачты


Матбугат очрашуында катнашучылар
Матбугат очрашуында катнашучылар

10 август Уфада “Татарстан–Яңа гасыр” телеканалының корпунктын ачу уңаеннан матбугат очрашуы узды.


Матбугат очрашуында телеканал мөдире Илшат Әминев, аның урынбасарлары Миләүшә Айтуганова һәм Илшат Сафиуллин, коммерция мөдире Марина Коновалова катнашты.

Башта Илшат Әминев телеканал эшчәнлеге белән таныштырды, аннан корпункт ачуның максатына тукталды: “Безнең максат – республикалар арасында уртак мәгълүмат кыры булдыру. Ул татар дөньясына гына кагылмый. Икътисад, сәясәт, мәгариф, мәдәният, кыскасы, барсын да үз эченә алырга тиеш”, диде. Ул, Казанда Башкортстан телевидениесенең корпункты ачылса бик әйбәт булыр иде дигән теләген дә белдерде. Илшат Әминев сүзләренчә, бу ачылган бишенче корпункт, киләчәктә Самара һәм Сембердә дә ачарга җыеналар. Ул чит төбәкләрдә татар-башкорт халыкларының бергә эшләвен дә ассызыклады. Сабантуйларын мисал итеп китерде.

Миләүшә Айтуганова чыгышында башкорт халкын дөньядагы иң җырчы халык дип атады. Уртак мәдәни проектлар булачагын ышандырды.

Канал җитәкчелегенә сораулар бик аз булды. Корпунктның җиһазлануы белән кызыксынучыларга Илшат Әминев яңа камера, монтаж өстәлләре куелуын, Ford Focus машинасы бирелүен әйтте. Сораулар арасында “Татарлар” тапшыруы үрнәгендә “Башкортлар” тапшыруы булу-булмаячагы белән дә кызыксындылар. Әминов моңа “Бу Башкортстан телевидениесе эше”, дип кенә җавап кайтарды.

“Азатлык” хәбәрчесенең сорауларына Миләүшә Айтуганова җавап бирде. “Яңа Гасыр” каналының кабель телевидениесе аша гына күрсәтелүе, аудиториясе азлыгы турындагы сорауга Миләүшә Айтуганова: “Дөрес, кабель телевидениесе Башкортстанда шәһәрләрдә генә. Без киләчәктә махсус FM дулкыннары алу хыялы белән янабыз. Башта, бәлки, кечкенә шәһәрләрдән башларбыз”, дип җавап бирде.

Башкортстан белән Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән чорда бу каналны ачып булмавын искә алып, “Башкортстан хакимиятенә тәнкыйди сюжетлар да көтәргә буламы?” дигән сорауга, ул каналның объектив хәбәрләр бирүен, тәнкыйтьтән курыкмавын ирештерде.

Башкортстан корпунктында ике кеше эшләячәк. Мөдир-хәбәрче һәм оператор. Мөдир-хәбәрче йөген “Азатлык” хәбәрчесе Фәнис Фәтхи тартачак. Ул “Татарстан хәбәрләре”нә аена 20 сюжет эшләргә тиеш. Шуңа өстәп “Хәерле иртә” һәм “Татарлар” тапшыруларына да сюжетлар әзерләячәк.

Беренче хәбәрләрне корпункт киләсе атнадан бирә башлаячак.
XS
SM
MD
LG