Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучы Чыңгыз Дагҗы Кырымга кайтарылып җирләнде

Чыңгыз Дагҗы, Лондон, 1 февраль 2009
Чыңгыз Дагҗы, Лондон, 1 февраль 2009

Кырымтатар язучысы, егермедән артык роман авторы Чыңгыз Дагҗы 22 сентябрьдә 91 яшендә Лондонда вафат булды. 2 октябрьдә ул Кырымга кайтарылып, үзенең туган авылы, Ялта янындагы Кызылташ авылының иске кырымтатар зиратында җирләнде.


Җеназа чарасына үзенең очкычы белән Төркиянең тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглы килде. Аның белән килгән 150 кешелек төркемдә мәдәният министры Эртугрул Гүнәй, Дини эшләр идарәсе рәисе Мәхмәт Гүрмәз, Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Делиомероглы, Бөек мәҗлес депутатлары, галимнәр кырымтатар диаспорасы вәкилләре бар иде. Чарада шулай ук Кырым хөкүмәте вице-премьеры Георгий Псарев, кырымтатар жәмәгатьчелеге катнашты.

Җеназа чарасы Акмәчетнең баш мәчете – Кәбир Җәмигъ мәчетендә үтте. Чара кырымтатар милли байрагы, Төркия, Украина, Британия дәүләтләре байраклары астында узды.

Чараны башлаган Кырым мөфтие хаҗи Әмир Али Аблаев: “Бүген безнең мондый кешеләребезнең арадан китеп баруы безнең өчен бик үкенечле», диде. Сүзен дәвам итеп, ул Чыңгыз Дагҗы ватаныннан ерак булса да, үзенең әсәрләрендә ватанын бервакыт та онытмады”, диде.

Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев, Төркиянең тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглыга рәхмәтләрен белдереп: "Әгәр сез булмаган булсагыз Чыңгыз Дагҗыны Лондондан Кырымга китерү бик авыр булыр иде", диде.

“Соңгы 70 ел дәвамында ватан хәсрәте белән еракта яшәгән, әмма меңнәрчә кешеләрдән тагын да күп үзенең Ватанына хезмәт иткән, соңгы 200 елда Гаспринскийдан соң иң зур кешебезне җиргә бирәчәкбез. Безнең өчен бу бик зур югалту. Төркиядә, Европада, дөньяның төрле почмакларында төрекчә укыган, белгән кешеләр Чыңгыз Дагҗыны беләләр. Халкыбызның сөргенлектә тавышын чыгарырга мөмкинлеге булмаганда, Чыңгыз Дагҗы үзенең әсәрләре белен кырымтатар фаҗигасен дөньяга танытты”, диде Җәмилев.

Язучы Чыңгыз Дагҗы Кырымга кайтарылып җирләнде

Сулдан уңга: Төркиянең  мәдәният министры Эртугрул Гүнәй, Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев, Төркиянең тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглы, Мәҗлес рәисе урынбасары Рефат Чубаров
1/8 Сулдан уңга: Төркиянең  мәдәният министры Эртугрул Гүнәй, Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев, Төркиянең тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглы, Мәҗлес рәисе урынбасары Рефат Чубаров
22 сентябрьдә Лондонда 91 яшендә вафат булган, егермедән артык романнар авторы, кырымтатар язучысы Чыңгыз Дагҗы 2 октябрьдә Кырымга кайтарылып, үзенең туган авылы Кызылташта иске кырымтатар зиратында җирләнде.
Әхмәт Даутоглы чыгыш ясый
2/8 Әхмәт Даутоглы чыгыш ясый
22 сентябрьдә Лондонда 91 яшендә вафат булган, егермедән артык романнар авторы, кырымтатар язучысы Чыңгыз Дагҗы 2 октябрьдә Кырымга кайтарылып, үзенең туган авылы Кызылташта иске кырымтатар зиратында җирләнде.
Кырым хөкүмәте вице-премьеры Георгий Псарев чыгыш ясый
3/8 Кырым хөкүмәте вице-премьеры Георгий Псарев чыгыш ясый
22 сентябрьдә Лондонда 91 яшендә вафат булган, егермедән артык романнар авторы, кырымтатар язучысы Чыңгыз Дагҗы 2 октябрьдә Кырымга кайтарылып, үзенең туган авылы Кызылташта иске кырымтатар зиратында җирләнде.
Даутоглы Чыңгыз Дагҗының апасы Айшә ханым белән сөйләшә 
4/8 Даутоглы Чыңгыз Дагҗының апасы Айшә ханым белән сөйләшә 
22 сентябрьдә Лондонда 91 яшендә вафат булган, егермедән артык романнар авторы, кырымтатар язучысы Чыңгыз Дагҗы 2 октябрьдә Кырымга кайтарылып, үзенең туган авылы Кызылташта иске кырымтатар зиратында җирләнде.
Зират юлында, Кызылташ авылы
5/8 Зират юлында, Кызылташ авылы
22 сентябрьдә Лондонда 91 яшендә вафат булган, егермедән артык романнар авторы, кырымтатар язучысы Чыңгыз Дагҗы 2 октябрьдә Кырымга кайтарылып, үзенең туган авылы Кызылташта иске кырымтатар зиратында җирләнде.
Кызылташ авылы, зират юлы
6/8 Кызылташ авылы, зират юлы
22 сентябрьдә Лондонда 91 яшендә вафат булган, егермедән артык романнар авторы, кырымтатар язучысы Чыңгыз Дагҗы 2 октябрьдә Кырымга кайтарылып, үзенең туган авылы Кызылташта иске кырымтатар зиратында җирләнде.
Зират юлында, Кызылташ авылы
7/8 Зират юлында, Кызылташ авылы
22 сентябрьдә Лондонда 91 яшендә вафат булган, егермедән артык романнар авторы, кырымтатар язучысы Чыңгыз Дагҗы 2 октябрьдә Кырымга кайтарылып, үзенең туган авылы Кызылташта иске кырымтатар зиратында җирләнде.
Чыңгыз Дагҗы, Лондон, 1 февраль 2009 
8/8 Чыңгыз Дагҗы, Лондон, 1 февраль 2009 
22 сентябрьдә Лондонда 91 яшендә вафат булган, егермедән артык романнар авторы, кырымтатар язучысы Чыңгыз Дагҗы 2 октябрьдә Кырымга кайтарылып, үзенең туган авылы Кызылташта иске кырымтатар зиратында җирләнде.
Previous slide
Next slide


Кырым хөкүмәте вице-премьеры Георгий Псарев: “Без бөек кырымтатар язучысы Чыңгыз Дагҗы белен хушлашабыз. Ачы язмыш аны ватаны Кырымнан ерак иткән. Ләкин ул гомере буе үзенең халкы һәм ватанына хезмәт итте. Ул үзенең әсәрләрендә мәңге яшәячәк, аның гомере яшь буыннарга үрнәк булачак”, диде.

Төркиянең тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглы үзенең чыгышында: “Төркиянең премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм бөтен хөкүмәт вәкилләренең, Төркия президенты Абдулла Гүлнең, Төркиянең 74 миллион халкының теләге гамәлгә ашты, Чыңгыз Дагҗы Кырымга китерелде. Әгәр безгә ниндидер рәхмәт белдерелсә, бу рәхмәт – Чыңгыз Дагҗыга рәхмәт, бу безнең бурычыбыз”, диде.

“Без каһарман түгел, дистә еллардан соң сөргенлектән Кырымга кайтып, чатырларда яшәгән, кабат бу җирне Ватан иткән кырымтатарлар каһарман, Чыңгыз Дагҗы, сезләргә рәхмәт яусын”, диде Әхмәт Даутоглы.

* * *

Чыңгыз Дагҗы (Дженгиз Дагджы) 1920 елның 9 мартында Ялта янындагы Гурзуфта туган. Кырымда мәктәпне тәмамлаган. 1937 елда Кырым дәүләт пединститутының тарих факультетына укырга кергән. Аның беренче шигырьләре 1936 елда кырымтатар матбугатында басылган. Пединститутның ике курсын тәмамлагач, Чыңгыз Дагҗы 1940 елда армиягә алына. Сугыш елларында ул әсирлеккә төшә. 1946 елда Лондонда урнаша. Аның егермедән артык романы Лондонда языла, Төркиядә басыла.

«Алар да кеше иде», «Бу җирләр безнеке идеме», «Әниемә хатлар», «Куркыныч еллар», «Йортын югалткан кеше» кебек романнары Кырым һәм кырымтатарлары белән бәйле.
XS
SM
MD
LG