Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Татар радиосы» боз сараен кыздырды


«Татар радиосы» боз сараен кыздырды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:00 0:00

“Татар радиосы”ның 10 еллык юбилее “Татнефть-арена” боз сараенда кичке сәгать 4тән төнге 2нче яртыга кадәр дәвам итте. Купшы итеп оештырылган тамаша ябык залларда чыгыш ясау вакыты буенча рекорд куйды.

“Татар радиосы”ның 10 еллык юбилее “Татнефть-арена” боз сараенда кичке сәгать 4тән төнге 2нче яртыга кадәр дәвам итте. Купшы итеп оештырылган тамаша ябык залларда чыгыш ясау вакыты буенча рекорд куйды.


Тамашаның беренче өлешендә бәйрәмчә бизәлгән сәхнәгә яшь җырчылар чыгып, иң башта килгән тамашачыларның күңелләрен күреп, залның һавасын җылыта башладылар.

Бәйрәм тантаналы рәвештә кичке сәгать 6да Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләре белән башланып китте. Татарстан республикасының премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева президент Рөстәм Миңнехановның тәбрик хатын игълан иткәндә, ун ел элек “Татар радиосы”на ешлыклар һәм рөхсәт алган вакытта милли тормышта, эстрадада да бөтенләй башка вазгыять булуын искә алды.

Хәзер “Татар радио”сы милли радиокомпанияләр арасында иң популяр FМ-радио булып тора. Аны гамәлгә куйган “Барс-медиа” компаниясе тарихта иң беренче татар лазер тәлинкәләрен күпләп чыгаруны көйләп җибәрде.

Миллионнарча CD, DVD-тәлинкәләр дөньяның барлык почмакларына, татар яшәгән һәр төбәккә таралды. Компания шулай ук “Кәеф ничек?” газетын, реклама агентлыгын, концертлар кую үзәген төзеде.

Дистәләрчә эстрада йолдызлары “Барс-медиа” һәм “Татар радиосы” ярдәмендә дөньяга танылды. Хәзер “Татар радиосы” Татарстан төбәкләрендә генә түгел, Русия федерациясенең татар яши торган өлкәләрендә дә ешлыклар алып, тыңлаучылар күңеленә юл таба.

Бәйрәм тамашасында “Татар радиосы” һәм “Барс-медиа” ярдәме белән үстерелгән барлык җырчылар да үзләренең иң популяр әсәрләрен башкарды.

Уфадан килгән Айдар Галимов, Казан операсы прима-җырчысы Венера Ганиева, чын халык җырчылары: Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи, “узган гасыр кунагы” Асаф Вәлиев, өлкәннәр дә яшьләр дә ярата торган Нәфкать Нигъмәтуллин, Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова, Вәсилә Фәттәхова, Раяз Фасыхов, шулай ук соңгы елларда балкып чыккан һәм хәзер эстраданы тотучы яшь җырчылар чыгыш ясады.

Концертны “Татар радиосы” ди-джейлары алып барды. Концерт барышында “Татар радиосы”ның эшлекле партнерлары, реклам бирүчеләре тәбрик сүзләрен әйтте, кунаклар өчен боз сараеның мөнбәрләре арасындагы “Айсберг” ресторанына мәҗлес корылды. Кичке сәгать 10нан соң тагын дискотека башланып, төн уртасы үткәннән соң гына тәмамланды.

“Татар радиосы”ның 5 еллык бәйрәме Камал театры каршында 30 мең тамашачы җыйса, 10 еллык юбилее ябык залларда чыгыш ясау вакыты буенча рекорд куйды.

Димәк, яшьләр эстрадасы милли сәнгать авылда гына түгел шәһәр шартларында да уңышлы яши ала, аның үз тамашачысы һәм хәзерге заман форматындагы иҗат ысуллары бар.
XS
SM
MD
LG