Accessibility links

Кайнар хәбәр

Морозов: "Путин мәкаләсенең бер өлеше башка хезмәттән алынган"


Путинның "Независимая газета" да басылган мәкаләсе
Путинның "Независимая газета" да басылган мәкаләсе

“Русский журнал” баш мөхәррире Александр Морозов: "Путинның милли мәсьәләләргә кагылган мәкаләсенең өчтән бере моңа кадәр язылган монографиядән алынган", ди.


Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путинның “Русия: милли мәсьәлә” дип аталган сайлау алды програмы буларак язылган мәкаләсе дүшәмбе көнне “Независимая газета” һәм Путин2012.ру сәхифәсендә дөнья күргән иде инде. Морозов әйтүенчә, Путин мәкаләсендәге милли-сәяси төшенчәләр, моңа кадәр язылган хезмәт кулланылганын күрсәтеп тора.

2010 елда Русия мәгариф министрлыгы күпмәдәниятле мәгариф концепциясен үз сәхифәсенә урнаштырган иде инде. Әлеге концепция аңа кадәр бер ел алдан әзерләнгән бер төркем галимнәрнең хезмәтенә нигезләнеп эшләнгән. Бу “Рухи-әхлакый үсеш һәм Русия ватандашы шәхесен тәрбияләү концепциясе”н Русия мәгариф академиясе галимнәре Александр Кондаков, Александр Данилюк һәм Русия этнология институты җитәкчесе, академик Валерий Тишков әзерли. Морозов Путин мәкаләсенең өчтән бере әлеге хезмәттән алынган дип әйтә.

Александр Морозов
Александр Морозов
«Путинның милли мәсьәлә турындагы бу сәер мәкаләсен укыгач, мин анда кулланылган махсус төшенчәләргә игътибар иттем. Мисал өчен, «социомәдәни код», «күпмәдәниятле» («поликультурное»), күп мәдәниятлелек (поликультурность) дигән төшенчәләрне махсус белемле культурологлар гына куллана. «Мультикультурализм», йә булмаса «гомумсәяси милләт» дигән сәяси төшенчәләр җыелмасы бар бит инде. Әмма бу мәкаләдә үзенчәлекле гыйбарәләр кулланылган», ди Морозов.

Морозов Путин хезмәтендәге «күпмәдәниятлелек», ягъни «поликультурность»ка игътибар итә. Путин мәкаләсендә ул «мультикультурализм” төшенчәсе урынына кулланыла. “Мультикультурализм” узган гасырның 80нче еллары башында Британиядә барлыкка килә һәм мәгариф концепциясе буларак үсеш ала башлый, ди Морозов. Аның фикеренчә, “мультикультурализм”нан курыккан Русиянең берничә академигы, алар мәгариф белән шөгыльләнә, үзләренең “күпмәдәниятлелек” (“поликультурность”) дигән сүзләрен уйлап тапканнар.

Тишков та Путинның күп фикерләре белән килешми

Русия фәннәр академиясе академигы Валерий Тишков Путинның әлеге мәкаләсенең үз монографиясенә охшаганлыгы сизелмәвен әйтә.

Тишков шулай ук Путинның күп кенә фикерләре, шулар арасыннан, дәүләт төзүче халык, башка шәһәрләрдән килүчеләр өчен теркәлү кагыйдәләрен кырыслату белән дә ризалашмавын белдерә. “Күпмәдәниятлелек"кә килгәндә ул (В.Путин) анда бераз бутаган”, ди Тишков.

Морозов: Путин мәкаләсе ярым-йорты

Александр Морозов фикеренчә исә мәкалә өч өлештән тора һәм алар бер-берсе белән берничек тә бәйләнмәгән.

“Анда керештә “мультикультурализм” тәнкыйтьләнә. Аннан соң милләт турында концепциягә бераз тукталына. Ул үзенә күрә неостанилизмны хәтерләтә. Бу милләт турында империячел күзаллау булып тора, мин Путин үзе дип әйтмим, бу мәкаләнең ниндидер авторлары милләт турындагы концепцияне “гомумсәяси милләт”кә бәйләргә тырыша. Өченче өлештә оештыру эшләре турында сөйләнә. Мәкаләдә читтән килеп фатирга кереп торучыларны җинаять җаваплылыгына тарту турындагы юллар зур шаукым да тудырды”, ди Морозов.

“Русский журнал” баш мөхәррире Александр Морозов әйтүенчә, Путинның бу мәкаләсе ярым-йорты һәм бернинди яңалык та алып килми.
XS
SM
MD
LG