Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау бүлгесе башлыгы хәрәмләшүләрне фаш итә


Самардагы бер сайлау бүлгесе рәисәсе Ирина Колпакова 4 декабрьдәге Дума сайлавы барышында сайлау протоколын хакимият фиркасе файдасына үзгәртүне таләп итеп үзенә басым ясалганлыгын киң җәмәгатьчелеккә белдерде. Интернетка чыгарылган видеода Колпакова үз бүлгесендә сайлауны гадел үткәргән, “Бердәм Русия”гә өстәмә тавышлар язмаган өчен президент сайлауны оештыруда катнаштырылмавын да әйтә.

Колпакованың Дума сайлавындагы хәрәмләшүләрне фаш итеп YouTubeка чыгарылган 25 минутлык бу видеосын бер көн эчендә 100 меңнән артык кеше караган.



Ил буйлап сайлауны оештыручыларга Владимир Путинның беренче турда ук җиңүен тәэмин итәргә дигән күрсәтмә килүе турында хәбәрләр таралганда Колпакованың әлеге белдерүен аеруча зур игътибар уята.


Колпакова җитәкчелегендәге сайлау бүлгесендә коммунистлар 356, Бердәм Русия 232 тавыш җыйган булган. Шуннан соң аны һәм Бердәм Русия аз тавыш җыйган башка бүлгеләр җитәкчеләрен район хакимияте бинасына чакыртып алганнар һәм анда сайлау протоколындагы саннарны хакимият фиркасе файдасына үзгәртүне таләп иткәннәр.

Колпакова әйтүенчә, шуннан соң аны 4 мартта үтәчәк президент сайлауны оештыруда катнашудан читләштергәннәр.

Протоколларны чакыртып алынган башка сайлау бүлгесе башлыкларының ничәсе үзгәрткәнлеге билгесез.

Дмитрий Песков
Дмитрий Песков
Путин сүзчесе Дмитрий Песков Колпакованың бу белдерүләрен “провокация” дип атады.

Колпакова сөйләгәннәрнең дөреслеген башка бәйсез чыганаклар аша тикшереп булмый. Әмма, әгәр дә дөрес булса, бу очрак Русиядә сайлау хәрәмләшүләрен ничек итеп күзәтүчеләрдән читтә хакимият бинасында ябык ишекләр артында үткәрү механизмын шактый ачык итеп күрсәтә.

Элегрәк интернетта кешеләрнең автобуслар белән төркем-төркем бер сайлау бүлгесеннән икенчесенә йөреп күп тапкыр тавыш бирүен сүрәтләүче видеолар чыккан иде. Колпакова очрагы Русиядәге “идарә ителә торган демократиянең” сайлау көнендә ничек идарә ителүен сүрәтли.


Тугызынчы февральдә Gazeta.ru интернет газеты Петербурдагы сайлау хезмәткәре Татьяна Ивановага Бердәм Русиягә тавышларын арттырып ярдәм итү өчен 70 мең сум тәкъдим ителгәнлеген язып чыкты. Иванова бу тәкъдимнән баш тарткан һәм нәтиҗәдә эшеннән куылган.

“Коммерсант” газеты сайлау хезмәткәрләренә Путинның беренче турда ук җиңүен оештыру өчен басым ясалу гына түгел, кызыксындыру чаралары да тәкъдим ителүен язып чыкты.


Бу язмага караганда, Ставрополь краенда төбәк сайлау комиссиясе әгъзаларына, әгәр дә Путин беренче турда җиңеп чыкса, икенче тур сайлауны үткәрмәү нәтиҗәсендә җанга калган акчаны сезгә премия итеп бирәчәкбез дип әйткәннәр.

Колпакова Путинның беренче турда җиңүен оештыру өчен басым ясалганлыгын белүен, һәм Путин тәкъдиме белән тавыш бирү урыннарына видеокамералар куелуга карамастан, сайлауны оештыручыларның җиңел генә халыкны алдый алачагын әйтә.
XS
SM
MD
LG