пәнҗешәмбе, 17 апрель 2014, Казан вакыты 16:28

башкортстан

"Ялангач протестлар" Уфага да килеп җитте

Украинадагы "Фемен" кызларының ялангач килеш урамда протест белдерү гадәте Башкортстанга да килеп җитте. Узган шимбә Уфада бер төркем ялангач кызлар шигарләр тотып урамга чыкты.

Уфа урамында пикетка чыккан кызлар
Уфа урамында пикетка чыккан кызлар

мультимедиа

аудио
хәреф зурлыгы - +

Чара Уфаның опера һәм балет театры каршында узды. Анда алты кыз катнашты. Йөзү костюмнары һәм эчке киемнәрдәге кызларның берничә шигаре дә ят иде. Мәсәлән, “Ике күкрәк – ике яклы хәрәкәт” дигәне. Эш шунда, бу чара үткән Ленин урамында узган елдан берьяклы машина хәрәкәте калган иде. Әлеге шигар шуңа каршы булып чыкты.

“Тыгыз төзелешләргә каршы – тыгыз арт шәрифләре” дип аталган шигар шәһәрдәге төзелешләрнең тыгызлыгына каршы юнәлтелгән иде. Калганнары гадирәк: “Лаеклы пенсия телим!”, “Пенсионерларны яклыйм!”, “Мин кешелекле табиблар һәм үлем очраклары булмау яклы!” 15 градуслы суыкта кызлар аз гына басып тордылар да, машина хәрәкәтен туктатып, юл аша чыгып бик тиз генә юкка да чыктылар.

Чараны оештыручылар аларның шундый юл белән башкала хакимиятенең аерым проблемнарга игътибарын юнәлтүен ирештерә.

Чараны 4 март Русия президенты белән бергә Уфа шәһәре шурасына сайланачак бер намзәт оештырган. Исем шәрифләре мәгълүм түгел.

Пикетка чыккан кызлар юл хәрәкәтен беразга гына туктатып торды
Пикетка чыккан кызлар юл хәрәкәтен беразга гына туктатып торды



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Болгар кайдан: Уфа
16.02.2012 22:50
Күт-р дә пенсия таләп итәләр.

кем: Әлеге Өфө кайдан: Казан шәһәре
16.02.2012 16:32
"Житмәде!" ич... ә "Етте!" )) Былай ғына. Ә темаһына килгәндә, ундайҙары ла булырға тейеш. Исмаһам ир-егеттәр ҡыуанып алды! ;)

кем: Рим кайдан: Уфа
15.02.2012 01:01
Килмешәкләр инде йөри арт күрсәтеп башкорт жирендә
җавап

кем: Ufadan кайдан: UfaStan
17.02.2012 22:24
Башкорт җире Уфада? Уфада татар җире!!)))
җавап

кем: Ринат кайдан: Уфа
26.02.2012 10:18
Татар жире Монголиядә калган шул. Монголиянең көньягында. Башкорт сине индергән, рәхмәтең юк

кем: Былтыр
14.02.2012 19:22
араларында татар кызлары юктыр дип өметләнәм. Салкын тиюе бар бит. Ә татар кызлары сәләмәт булырга тиеш.