Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шотландия бәйсезлек алса, ни булыр?


Шотландия премьер-министры Алекс Сэлмонд
Шотландия премьер-министры Алекс Сэлмонд

Шотландия бәйсезлезлек алса, моның Британиягә, Европа Берлегенә һәм Европа илләрендә бәйсезлеккә омтылучы башка төбәкләргә булырга мөмкин тәэсире турында сораулар туа.

Пәнҗешәмбе көнне Шотландия башкаласы Эдинбургка килгән британ премьер-министры Дэвид Кэмерон тагын бер мәртәбә шотландларны Британиядән аерылмаска үгетләде. Кэмерон Эдинбургка Шотландия премьер-министры Алекс Сэлмонд белән Шотландия бәйсезлек референдумы турында сөйләшү өчен килде. Референдум алдагы бер-ике елда үтәргә охшый.

Референдум үтсә, Шотландия бәйсезлекне яклап тавыш бирәчәкме?

– Озак вакыт шотландларның күпчелеге Британиядә калуны яклый кебек тоелып килде. Әмма соңгы атналардагы фикер белешүләр карашларның икегә тигез бүленүен күрсәтә.

Күп нәрсә 2014 елда үтәр дип көтелгән референдум соравының ничек тәкъдим ителүенә бәйле булачак. Британ хөкүмәте турыдан-туры берлектә калу яки чыгу соравын куярга теләсә, бәйсезлек яклы Шотланд милли фиркасе өстенлек иткән Шотландия хөкүмәте ике сорау белән уйнарга тели: бер сорау бәйсезлек турында, икенчесе – шотландларның Британиядә киңрәк вәкаләтләр алуы. Икенче сорау бәйсезлек алмый гына мөмкин кадәр күбрәк вәкаләтләр алуны максат итә.

Шотланд милли фиркасе шулай ук 16-17 яшьлек үсмерләрнең дә референдумда тавыш бирүенә ирешергә тырыша. Канун нигезендә бары 18 яшьтән генә тавыш биреп була. Үсмерләр арасында бәйсезлек тарафдарлары күбрәк.

Шотландиянең Британ патшалыгыннан чыгуы ничек була ала?

– Бу йомшак аерылу булырга охшый. Шотландлар Элизабет II патшабикәне үз дәүләт башлыгы итеп күрүне дәвам итәргә һәм британ фунтын үзләренең акча берәмлеге итеп калдырырга тели.

Әмма катлаулы мәсьәләләр дә бар. Мисал өчен, Шотландиянең тирән диңгез култыкларында торучы британ атом су асты көймәләре.
Без Шотландиядә атом су асты көймәләре торуын теләмибез

Шотландиянең беренче министры урынбасары Никола Стерджин: “Без Шотландиядә атом су асты көймәләре торуын теләмибез. Әгәр Шотландия бәйсез булса, алар бездә тормас иде. Шотландия халкының зур өлеше күпләп үтерү коралларын безнең җирдә һәм суларда тотмау мөмкинлеген зур казанышларның һәм бәйсезлек өчен тавыш бирүгә сәбәпләрнең берсе итеп күрә”, диде. Бу су асты көймәләренә башка урын табу өчен бераз вакыт кирәк булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, Лондонның атом кораллары чит бер илдә кала булып чыга.

Бәйсез Шотландия автомат рәвештә Европа Берлеге әгъзасына әвереләме?

– Беркем дә белми. Тарихта мондый хәлнең әле булганы юк. Европа Берлеге килешүләрендә дә берлек әгъзасы булган илнең бер өлеше бәйсезлек алган очракта ни буласы язылмаган.

Кайберәүләр, Шотландия Британиянең варисы булачак һәм әгәр дә Шотландиядән Европа Берлегенә яңадан керү таләп ителсә, икенче өлештән дә шул ук нәрсә таләп ителергә тиеш булачак, ди.
Бу бары тик Шотландиянең поездда икенче сыйныфлы вагоннан беренче сыйныфлы вагонга күчерелүе булачак

Шотланд милли фиркасе вәкиле, Европа Парламенты әгъзасы Алын Смит, Шотландия Брюссель белән Европа парламентында Шотландиянең ничә вәкиле булу, Европа Берлегендәге Шотландия комиссионеры, яңа илнең тавыш бирү вәкаләтләре кебек кайбер мәсьәләләрне чишкәннән соң автомат рәвештә берлек әгъзасы булачак, ди. Аның әйтүенчә, бу бары тик Шотландиянең поездда икенче сыйныфлы вагоннан беренче сыйныфлы вагонга күчерелүе булачак.

Әмма кайберәүләр Шотландия Европа Берлегенә кушылуга намзәт булган башка илләр кебек үк Берлеккә кушылу сөйләшүләре аша үтәргә тиеш булачак дигән фикердә.

Бәйсез Шотландия евроны үз акча берәмлеге итеп алырга тиеш булачакмы?

– Әгәр дә Шотландия Британия варисы була икән ул Британиянең еврозонага кушылмау сәясәтен дә варис итеп ала. Шул ук вакытта барлык яңа әгъзалар ахыр чиктә еврога кушылырга тиеш. Бу капма-каршы дәлилләр белән ничек эш ителәчәге ачык түгел.

Европа Берлегендәге башка әгъза илләр Шотландияне берлеккә алырга теләрме?
Бу Европа Берлегендәге башка хәрәкәтләргә уңай үрнәк булырга мөмкин

– Брюссельдәге Европа сәясәт үзәге исемле аналитик оешма белгече Фабиан Цулиг әйтүенчә, Испания үзендәге кайбер сепаратист көчләрнең Шотландиядән үрнәк алуыннан курка: “Бу Европа Берлегендәге башка хәрәкәтләргә уңай үрнәк булырга мөмкин дигән борчылулар артачак”, ди Цулиг. Аның фикеренчә, шотландлар үзләрен Европа Берлегендәге башка илләргә яхшы партнер итеп күрсәтергә, үз бәйсезлекләренең башкаларга үрнәк булмаячагын аңлатырга тырышачак.
XS
SM
MD
LG