Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа татар яшьләре беренче җыенга әзерләнә


Ильяс Ямбаев (уртада) Кәрим Тинчурин театры артистлары белән
Ильяс Ямбаев (уртада) Кәрим Тинчурин театры артистлары белән

Апрель азагында Рига шәһәрендә Европа татар яшьләренең беренче форумы үтәчәк. Яшьләрнең бу җәмгыяте әле күптән түгел генә теркәлде.


Европа татар яшьләре җәмгыятенә һәрбер илдән берәр активист керә. Германиядән бу вазифаны 25 яшьлек Ильяс Ямбаев үти. Ул Себердә туып үскән һәм хәзер Германиядә программист булып эшли. Ильяс әлеге җәмгыятьнең максатлары һәм планнары турында сөйләде.

Ильяс бу җәмгыятьне оештыру башлангычы белән кем чыкты?

– 2010 елда Казанда үткән Бөтендөнья татар яшьләре форумында без Европадан килгән яшьләр бер-беребез белән таныштык һәм кунакка йөрергә, аралашырга килештек. Шулай аралаша торгач, Европада яшәгән татар яшьләрен берләштерүче бер оешма төзү идеясе туды. Ул нигездә Балтыйк буе илләре татарлар яшьләре башлангычы иде. Алар еш кына бер-берсе белән аралаша. Шуңа октябрь аенда Ригада Европа татар яшьләре җәмгыяте оешмасы теркәлде. Ул Европаның төрле илләрендә яшәгән татар яшьләрен берләштерүне максат итеп куя. Европада диаспоралар бик күп, алар бер-берсен белә, кайвакытта кунакка да йөрибез. Инде Латвия яшьләре апрель азагында беренче форумны үткәрергә карар кылдылар.

Ул форумда нәрсәләр каралган?

– Төрле утырышлар булачак. Тарих турында лекцияләр каралган. Аннары быел Казанда чираттагы Бөтендөнья татар яшьләре форумы үтәчәк һәм аңа әзерлек турында да сүз барачак. Иң мөһиме – бер-беребез белән аралашып киләчәккә план төзергә иде.

Җәмгыятькә кайсы илләрдән вәкилләр керә?

Ригадагы Чәк-чәк бәйрәмендә Чехиядән дә татар яшьләре катнашты
Ригадагы Чәк-чәк бәйрәмендә Чехиядән дә татар яшьләре катнашты
– Һәрбер илдә безнең активистлар бар. Латвиядә "Чишмә" оешмасыннан – Олег Шәрипов һәм Эльвира Хайрова, Эстониядән - Кадрия Гәрәева, Литвадан – Мария Мейшутович, Чехиядән – Хафиз Хәмит, Германиядә дә "Татарлар Дойчланд" дигән оешмабыз бар. Аннан мин керәм. Без үз илләребездә яңа килгән татар студентларын эзлибез. Кемдер безне интернет аша үзе эзләп таба. Шуңа күрә аралаша башлагач кеше тартыла башлый. Беренче Европа татар яшьләре форумына да теләгән кеше бара ала, чөнки әлегә без зур җәмгыять түгел.

Европадагы татар яшьләре бу форум турында мәгълүматны кайда белә?

– Без төрле социаль челтәрләрдә ул форум турында мәгълүмат бирәбез һәм үз сәхифәләребездә урнаштырабыз.

Ә беренче форумда ничә кеше булачагы әле билгесезме?

– Әлегә билгесез. Биш илдән инде төгәл киләчәкләр: ул – Литва, Латвия, Эстония, Чехия һәм Германия. Аннары Швеция һәм Финляндиядән килерләр дип көтелә. Бельгиядән килү-килмәүләре әлегә билгеле түгел.

Бу татар яшьләренең ана телен белү дәрәҗәсе нинди? Телне өйрәнү өлкәсендә эшләр алып барылачакмы?

Германиядәге татар яшьләре
Германиядәге татар яшьләре
– Аның турында сүз булыр. Татар телен күбебезгә өйрәнергә кирәк. Бездә бит күбесе Европада үскән кешеләр. Аның турында Казаннан килгән кешеләр белән сөйләшербез. Бөтендөнья татар конгрессы һәм яшьләр бюросыннан кешеләр киләчәк һәм алар белән бу мәсьәлә хакында сүз алып барырбыз. Беренчедән, ул гаиләдән тора инде, әти-әниләр өйрәтсә, балалар да сөйләшәчәк. Аннары җәмгыять кысаларында берәр курс оештырырга мөмкинчелек булса, тагын да яхшырак, чөнки гаиләдә бер төрле, кешеләр белән аралашканда икенче телгә ияләшәсең. Шуңа ике яклап эш алып барырга кирәк.

Әмма җәмгыятькә төрле илләрдәге яшьләр керә. Шуңа алар тел өйрәнергә даими җыела алмый..

– Безнең һәрбер илдә татар җәмгыятьләребез бар һәм нәкъ шулар каршында курслар оештырырга кирәк. Мәсәлән, Чехиядә яшьләрнең татар теле курслары оештырганнарын ишеттем. Менә шул тәҗрибәне өйрәнеп бәлкем бездә Германиядә дә ачып булыр.

Сез татар яшьләре җәмгыяте вәкилләре даими аралашып торасызмы?

– Интернет аша гел аралашып торабыз. Очрашулар елына берничә генә була. 2010 елны Франкфурт шәһәренә Германия татарлары очрашуына Латвиядән кунаклар килде. Аннары Балтыйк буе илләре Сабан туена төрле илләрдән яшь татарлар җыелды. Үткән елны Чехиядә узган Сабантуйга Балтыйк буе илләреннән яшьләр барды. Шуңа күрә мөмкинлек булганда күрешергә тырышабыз, булмаганда интернет аша, скайп аша сөйләшәбез. Безнең Франкфурт шәһәрендә генә дә ун яшь татар бар, әле менә күптән түгел тагын ике кеше барлыгын ачыкладым. Монда да бер-беребезгә кунакка йөрибез һәм аралашып торабыз. Шуңа мондый җәмгыятьләр бик кирәк.

Татарстан сезгә берәр ярдәм күрсәтәме?

– Татарстан безгә ярдәм итеп килә. Мәсәлән, республиканың мәдәният министрлыгы Камал һәм Тинчурин театры артистларын юллап Латвиягә һәм Бельгиягә җибәрде. Шуңа без ярдәм өчен рәхмәтлебез.
XS
SM
MD
LG