Accessibility links

Казанның җайсыз якларын күргәзмә күрсәтә


Казанда инвалид арбасындагыларга автобуска утыру бик читен. Үзәк стадион тукталышы.
Казанда инвалид арбасындагыларга автобуска утыру бик читен. Үзәк стадион тукталышы.

“Киртәләрсез шәһәр” иҗтимагый төркеме инвалидларга йөрергә кыенлыклар тудырган урыннарны чагылдырган фотолар туплауны төгәлләде. Фотолар Казанның моңа кадәр сөйләнмәгән кулайсызлыкларын да ачкан. Социаль яклау министры Татарстанны инвалидларга җайлау эшләре яхшы бара дип хисап тота.

“Киртәләрсез шәһәр” инициатив төркеменә керүчеләр 13 март көнне бергә җыелып фотоларны барлады. Сурәтләр инвалид арбаларында йөрүчеләрнең, бала арбасы белән урамга чыгучыларның һәм шулай ук хәрәкәт итү кыен булган кешеләрнең Казанда кулайсызлыкларга очравы турында.

“Киртәләрсез шәһәр” башкаланың кулайсызлыгын күрсәтүче фотолар туплауны 23 февраль көнне башлаган иде. Бу хәлгә битараф булмаганнар егермедән артык фото җибәргән. Фотога төшерә алмаганнар шәһәрдә йөрергә кыенлыклар тудырган җайсызлыкларны телефон аша да сөйләп биргән.

Казан ишетмәүчеләргә дә җайсыз

“Киртәләрсез шәһәр” төркеме координаторы Искәндәр Ясәвиев, бу эш белән озаграк шөгыльләнгән саен яңадан-яңа җитешсезлекләр ачыла бара, дип әйтә.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев
“Соңгы эшләрнең берсен күзләре начар күргән инвалид ханым җибәргән. Ул үзенең фотолары белән шәһәрдә кая да булса барырга туры килгәндә шактый кыенлыкларга очравын дәлилләргә тели. Казандагы күп кенә тукталышларда автобус маршрутлары язылган такталарга реклам кәгазьләре ябыштырып куйганнар. Бу тукталышка нинди санлы автобусның киләчәге күренми. Начар ишетүче, я бөтенләй ишетмәүче әлеге тукталышлардан нинди автобусның кайсы якка баруы турында сорап белешә дә алмый бит. Әгәр автобус эчендә тукталышларны күрсәтеп баручы язу булмаса, шулай ук ишетмәүчеләр кайда төшеп калырга белмичә аптырыйлар”, ди Ясәвиев.

Казан университеты студентлары төшергән фотолар инвалидларга гына түгел, ә өлкәнрәк яшьтәгеләргә дә керергә кыенлыклар тудырган текә баскычлар турында сөйли. Метрода инвалидлар өчен лифтларның эшләмәве, кайбер станцияләрдә һәм җир астыннан үтү урыннарында пандусларның булмавын чагылдырган фотолар да бар.

Фотоларны депутатларга да күрсәтергә телиләр

“Без әзерләячәк фотолар күргәзмәсе түрәләрнең “Ачык мохит” ("Доступная среда") програмы яхшы тормышка аша дип белдерүләре белән чын хакыйкать арасында зур аерма булуны тагын бер тапкыр дәлилләячәк. Казанда инвалидларга кая да булса бару шулкадәр кыен”, ди Ясәвиев.

Алар күргәзмәне башта Казан федераль университетының төп бинасында күрсәтергә телиләр. Әлегә уку йорты җитәкчелеге белән бу хакта килешенмәгән. Каршы килмәсләр дип өметләнәләр. Шулай ук бу фотолар җыелмасын күчмә күргәзмә итеп эшләп, аны Татарстанның социаль яклау министрлыгы бинасына да, Татарстан дәүләт шурасының фойесына, хөкүмәт бинасына куярга теләкләре бар.

Калашников: "Түрәләр мактанып арттырып җибәрә"

Александр Калашников тумыштан гарип. Хәзер аңа 27 яшь. Ул Азино-2 бистәсендә яши. Өйдә арбада үзе йөрсә дә, урамга чыккач барыбер читтән ярдәмгә мохтаҗ. Үзләре яшәгән тирәдәге бер генә кибеткә керә ала ул. Калганнарына, бигрәк тә кечерәкләренә пандуслар бөтенләй эшләнмәгән. Даруханәләр белән дә нәкъ шул ук хәл. Почтага керү инвалидларга бөтенләй җайланмаган. “Фатирга түлисе, хат җибәрәсе булса, мин танышларымнан аларның почтага барып килүен сорыйм”, ди Калашников.

Калашников, узган гасырның 90нчы еллары белән чагыштырганда хәзер инвалидларга йөрергә кулай булсын өчен ниләрдер эшләнә, әмма түрәләрнең сүзләре белән хакыйкать аермасы бик зур, дип әйтә.

“Бездә проблемнар бар. Метрода да нәрсәдер эшлиләр, әмма барсы да бик акрын бара. Автобус тукталышларының кайберләре арбалыларга җайланган, әмма күп очракта йөртүчеләр дөрес туктамый, шуңа күрә арбада йөрүчене күтәрергә туры килә.

Элекке вакыт белән чагыштырганда үзгәрешләр бар, әмма түрәләр бездә барсы да әйбәт дип мактанып күпкә арттырып җибәрә”, ди Калашников.

Казан метросы бер яктан мактала, икенче яктан хурлана

Русиянең Беренче дәүләт каналы узган айда Казан метросын күрсәтеп, монда барсы да инвалидларга җайлаштырылган дип сөйләде. Ясәвиев, без бу хәбәрне дөреслеккә туры килмәгәнгә шикаять итәчәкбез, дип әйтә. Хәзер алар федераль канал җитәкчелегенә һәм башка матбугат чараларына махсус хат әзерли.

Узган елның декабрь аенда Казан транспорт комитеты метродагы күп станцияләр инвалидларга җайлаштырылды дип хисап тотты. “Горки”, “Сукно бистәсе”нә күтәргечләр, “Җиңү урамы”на лифт куелды, “Әмәт” станциясендә менә лифт эшли башлаячак дип хәбәр ителде.

“Җиңү урамы”нда әлегә кадәр лифт эшләми, пандуслар да бер генә чыгышка ясалган. “Горки”да күтәргеч эшләми. “Әмәт”тә дә кыл да кыймылдатылмаган. “Тукай мәйданы”, “Кирмән” тукталышларында күтәргечләр дә, лифт та юк. Башка җитешсезлекләр дә бар.

Зур сумнар бирелә, ә алар кая?

Татарстан узган ел “Ачык мохит” програмын тормышка ашыру өчен696 миллион сум акча алды. Аның бер өлеше федераль казнадан, бер өлеше республика казнасыннан бирелде. Бик күп эшләр планлаштырылды.

Метроларны җайлаштыру, пандуслар эшләү, лифтлар, күтәргечләр кую һәм башка эшләргә 25 миллионнан артык акча каралды. Аның өстенә “Тукай мәйданы” станциясендә җир астыннан үтү юлына ике лифт һәм пандуслар кую өчен тагын 11 миллион 400 мең сум бүленде. Акчалар бирелде, әмма планлаштырылган эшләрнең бик аз өлеше генә тормышка ашты. Башка корылмаларны инвалидларга җайлауга килгәндә дә програмда язылганнарның тулысынча тормышка ашмавы билгеле.

Министр сенаторларга борчак чәчте

Эшләр ярым-йорты гына башкарылуга карамастан, Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин 1 февральдә үк “Ачык мохит” програмы уңышлы башкарыла дип Русия федерация шурасында хисап тотты инде.

Ул анда хакыйкатькә туры килмәгән сүзләр сөйләде. “Яңа ысуллар кулланып Казан метросындагы бөтен эшли торган станцияләрдә дә җайлаштыру эшләре башкарылды һәм инвалидларның иҗтимагый оешма вәкилләре тикшергәннән соң аларга уңай бәя бирде”, диде Шәфигуллин.

Министрның гел купшы сүзләргә генә корылган, башка урыннарда да эшләрнең уңышлы баруы турында сөйләгән чыгышы “безнең эшебез бөтен илгә үрнәк булыр” дип тәмамланды.

Нәкъ шул ук утырышта Русиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова да катнашты. Ул 2012 елга Татарстанга федераль бюджеттан инвалидларның яшәешен җайлаштыру өчен тагын 283 миллион сумнан артык акча бүленәчәген һәм нәкъ шуның кадәр үк республика да бирәчәген игълан иткән иде.
XS
SM
MD
LG