Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар Болгарга сынны куйдырмауга ирешерме?


Бурят сынчысы Даши Намдаковның иҗат җимеше – канатлы барс Италия осталары тарафыннан эшләнеп беткән. Бронзадан коелган 12 метр биеклектәге һәйкәлне 21 майда Болгарда урнаштырылачагы турында Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев “Яңарыш” фондының җыелышында игълан итте.

Сын мәчет белән "Хәтер билгесе" арасына урнаштырылачак. 12 метрлы һәйкәлне дөньядагы иң зур Коръән урнаштырылачак "Хәтер билгесе"н, мәчетне, гомумән, Болгарны саклаучы дип тәкъдим итәләр.

Болгарда бурят сынчысы ясаган һәйкәл куелачагы турында моңа кадәр хәбәр ителде, ләкин аның нинди кыяфәттә булганын киң җәмәгатьчелек белмәде. Миңтимер Шәймиев рәсми рәвештә куанычлы хәбәре белән уртаклашкач, интернет киңлекләрендә аның фоторәсеме дә пәйда булды, бик тиз таралды. Социаль челтәрләрдә бу сынның кыяфәте тәнкыйть ителде. Татар мөселманнары өчен ислам дине бишеге булып саналган Болгарда урын алачак һәйкәл шау-шу, ризасызлык тудырды.

Миңнехановка ошады, татарларның гайрәте чикте

"Саклаучы" сыны. Авторы - Даши Намдаков
"Саклаучы" сыны. Авторы - Даши Намдаков
Яшьләр хәбәр булу белән Рөстәм Миңнехановка Твиттердан “Бу сын ислам диненә туры килми”, “Хәшәрәт барсны Болгарга куя күрмәгез, зинһар. Рөстәм Нургалиевич, Болгарда куела торган һәйкәл бигрәк ямьсез! Урынын үзгәртегез! “Сезгә борынгы Болгарда куелачак “Хранительница” сыны ошыймы?” дигән язмаларга Татарстан президенты кыска гына “Ошый” дип җавап бирде, бу турыда артык сүз куертмады.

Татарстан Диния нәзарәтенә бу сорау буенча көн дәвамында шалтыраткан булсак та, алардан рәсми фикер алып булмады. “Азатлык” татар яшьләре берлегендә Болгарда урнаштырылырга тиешле сынны куйдыртмас өчен мөрәҗәгатьләр кабул итәргә, пикетка чыгарга планлаштырсалар, Татарстан Диния нәзарәте дә, аның каршында эшләүче дини яшьләр оешмасы да бернинди дә мөрәҗәгать кабул итмәячәк дигән сүзләр килеп иреште. Бөтендөнья татар конгрессы да бу уңайдан комментар бирергә ашыкмый.

"Болгарга аяк та басмаячакмын!"

Татарстан руханилары авызларына су капкандай ләм-мим. Кемгә генә шалтыратсак та, “Татарстан мөфтиеннән алда җавап бирә алмыйбыз” диделәр. Яшерен бер фәрман бар, күрәсең.

Шулай да Изге Болгар җыенына берничә автобус яллап, халыкны оештырып шунда алып барган имам: “Әгәр бу сын куела икән, Болгарга аяк та басмыйм һәм башкаларны да анда барудан тыячакмын” диде, ләкин үз исемен атамаска сорады.

“Моңа кадәр Болгар җиренә баруны ширк дип тыючылар күп булды, ничәмә-ничә еллар аның мәгънәсен халыкка аңлаттык, яшьләрне бу җирләрне бары тик тарихи урыннар итеп кабул итәргә күндердек, алар да өлкәннәргә ияреп йөри башлады. Һәм нәрсә күрәбез?! Мөселманнарны мыскыл итеп, шушы куркыныч сынны урнаштырырга телиләр.

Кыяфәтенә карагыз, чып-чын шайтан бит! Барлык диннәрдә шайтан тояклы итеп сурәтләнә. Әгәр җеннәр кешеләр хәленә керсә дә, аякларына карагыз, алар урынына тояк кала дип өйрәтәләр иде. Ә бу җанварның тәпиләре дуңгыз тоягы итеп ясалган. Колаклары тырпаеп тора, канатлары куркыныч, тешләре ыржаеп тора. Шушыны татар мөселманнарын саклаучы символ буларак безгә тәкъдим итмәкчеләр.

Болгарны дини үзәк итеп торгызабыз дип чын күңелдән ышандык, ул фондка гади халык, мөселманнар да үз акчаларын бирде, ислам динен кабул иткән урынны чәчәк ясыйбыз дип өметләндек. Ә бу сынны китертеп утырту татар мөселманнарының битенә төкерү булачак.

Cынны урнаштырачаклар икән, Болгарга аяк та басмыйм һәм халыкны да анда барудан тыячакмын. Бүген сын куярлар, иртәгә нәрсә? Безнең өчен бу куркыныч. Динебезне яклап моңа руханилар каршы чыкмаса, безнең имам исемен йөртергә хакыбыз булмаячак”, диде рухани.

"Сынның башка җирдә урнашуы хәерле"

Мөфтиләрнең барыннан да беренче булып бу мәсьәләгә Әлбир хәзрәт Крганов үз фикерен җиткерде. Чуашстан татарлары ел саен Изге Болгар җыенында зур делегация буларак катнаша, җәйләүләр оештыра, корбаннар чалып, халыкны ашата.

Әлбир хәзрәт Татарстан җитәкчелеге бу сынга Болгардан тыш башка урынны сайлар дип өметләнә.

Әлбир Крганов
Әлбир Крганов
“Һәйкәлләр мәсьәләсе диндә билгеле, ул үзгәрешсез кала. Дөньяви дәүләттә яшәгәч, шәхесләргә куелган сыннарга каршы чыкмасак та, аларны мөселманнар кабул итми.

Болгар – ул дини үзәк, мәҗүсилектән тазарынып, татарларның Аллаһы Тәгаләгә кайткан урыны. Бабаларыбызның ислам диненә кайтуын вакыйга итеп кабул иттек. Болгарның дәрәҗәсен күтәрер өчен бөтен көчебезне куябыз. Бу сын Болгарга туры килми. Анда баруыбызны болай да гаеп итәләр, әгәр бу сын анда урнаштырылса, татар мөселманнарын потка табынучы милләт дип атарга мөмкиннәр. Ә бу уен эш түгел.

Сын канатлы барс кебек эшләнгән, бу җанвар – Татарстанның символы. Дәүләтчелек тамгасы буларак, ул Казанның берәр җирендә урын алса, хәерлерәк булыр.

Гомумән, мондый эшләр киң җәмәгатьчелек белән фикерләшеп башкарылырга тиеш. Шәймиевның хезмәтен таныйбыз, ул ашыкмыйча карар кыла белгән ил агасы, Болгар шәһәрен күтәрүдә аның роле зур. Миңтимер Шәрип улы ашыгыч адымнар ясый торган шәхес түгел. Ул мөселманнарның фикеренә колак салмый калмас дип өметләнәм”, диде Әлбир хәзрәт Крганов.

Шәймиев үз иткән, ә ник башкалар каршы?

Даши Намдаковның остаханәсенең коммерция мөдире Мункожап Бадмаев белән сөйләштек. Ул Дашиның чит илдә булуын, шул сәбәпле аның белән элемтәгә керү мөмкин түгеллеген белдерде.

Мукожап әйтүенчә, Даши Намдаков бу сынны сигез-тугыз еллар элек үк ясаган. Былтыр, аның күргәзмәсен караганда бу сынны Миңтимер Шәймиев күргән һәм шунда ук: “Бу бит безнең канатлы барс!” дип ошаткан. Сынны Болгар шәһәренә кую идеясен дә ул әйткән.

Бу сынны Болгарда урнаштыруга каршы кешеләр барлыгы хакында Намдаковның да, Бадмаевның үзенең дә моңарчы ишеткәне булмаган.

Мункоҗап Бадмаев гаиләсе белән
Мункоҗап Бадмаев гаиләсе белән
“Бу сын – авторның иҗат әсәре. Ул аны кемнеңдер заказы белән эшләмәде. Намдаковның күргәзмәләре мөселман илләрендә дә яратып кабул ителә, бөтен дөньяда аның иҗаты югары бәяләнә. Ни өчен сездә аның әсәренә карата шундый караш, аңламыйм. Согуд Гарәбстанының мәдәният министры күргәзмә оештыруыбызны үтенде, аларда тыелган булырга тиеш бит, ләкин гарәпләрнең безгә карашы нормаль. Монда сәясәт эзләргә кирәкми. Бу бит символик образ, ни өчен аңа баштан ук шундый шайтан тамгасы тагыла?

Сын мәҗүсилек элементы түгел. Мин моңа хәтта комментар да бирә алмыйм. Бу хакта мөселман дини лидеры булган кеше әйтергә тиештер. Мин үзем мондый комментар бирүдән әлегә тыелып торыр идем”, ди сынчының администраторы.

Мункожаптан “Әгәр бу сынны урнаштыру халыкның бер өлешендә тискәре караш тудырган икән, бәлки, җәмәгатьчелекнең фикерен ишетергә кирәктер. Аеруча дин кебек четерекле өлкәдә ыгы-зыгы тудырырга мөмкин булган әйберне киңәшләшмичә эшләү дөрес түгел" дигәнгә ул болай диде: "Без бит сезне шулай эшләгез дип өндәмибез. Инициатива сездән булды. Бу әйберне, мөгаен, вакыйга булачак урында хәл итәргә кирәктер. Һәм бу фикер алышуда безнең фикер иң соңгысы булырга тиештер дип уйлыйм”.

Җәмәгатьчелек бу мәсьәләдә каты торырга ниятли. Хакимиятнең карарына каршы тору җиңел булмаса да, халыкның фикеренә колак салып эш иткән очраклар бар. Мәсәлән, Казанның меңьеллыгы алдыннан Петербур урамына Петр Iнең һәйкәле куелырга тиеш иде, ләкин татарлар үз сүзен сүз итте. Нәтиҗәдә урыс патшасы урынына Лев Гумилев сыны урнаштырылды.

Шушы көннәрдә Болгарда куелырга тиешле сын турында җитәкчеләр янә фикер алышачак дигән сүзләр килеп иреште.

Рөстәм Миңнеханов та сын мәсьәләсендә Твиттерда бу кадәр зур шау-шу кубар дип көтмәде булса кирәк, ул соңыннан "уйлашырга кирәк" дип җавап бирде.
XS
SM
MD
LG