Accessibility links

Кайнар хәбәр

Измирдә татарча шигырь бәйрәме узды


Татар җәмгыяте җитәкчелеге алмашыну белән Төркиянең Измир шәһәрендә милли тормыш җанланып китте. Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулуга багышланган шигырь бәйрәме дистәләрчә җирле татарны бергә җыйды.

5 майда Төркиянең Эге диңгезе янында урнашкан Измир шәһәрендә татарча шигырь бәйрәме узды. Мәдәни чарада Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Айдар Гашыйгуллин, Измир татар җәмгыяте җитәкчесе Бехзат Акташ, Казаннан профессор, филология фәннәре докторы Фәрит Хәкимҗанов, җирле диаспора вәкилләре катнашты. Бәйрәмне оештыруга шулай ук Измирдә укучы Татарстан студентлары да зур өлеш керттеләр.

Шигырь бәйрәмендә катнашучылар
Шигырь бәйрәмендә катнашучылар
Шигырь бәйрәмен Измир татар җәмгыяте рәисе Бехзат Акташ сәламләү чыгышы белән башлап җибәрде. Айдар Гашыйгуллин, чарага килүчеләрне Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов исеменнән сәламләде. Казан федераль университеты профессоры Фәрит Хәкимҗанов үзенең чыгышын Габдулла Тукай шигъриятендәге табигать мотивларына багышлады. Татарстан кунагы шулай ук катнашучыларның шагыйрь турында сорауларына да җавап бирде. Көнчыгыш Төркестанның Өремче шәһәреннән килеп егерме елдан артык Измирдә яшәгән Рауза һәм Мөслих Вәли, Габдулла Тукай шигыйрьләренә язылган җырлар башкардылар.

Бердәнбер юаныч – авыл моңнары

Чарада шулай ук Измиргә ике йөз километр ераклыктагы Гүрсү дип аталган татар авылыннан килүчеләр авыл моңнарыннан үрнәкләр бирде.

Бехзат Акташ
Бехзат Акташ
“Без, Төркиядәге татарлар, милли үзаңыбызны ничек югалтмадык икән, дип сорау бирсәк, шушы авыл моңнарының ярдәме һәм тәэсире күп булгандыр, дип җавап бирер идем”, - ди Бехзат Акташ. “1990 елларга кадәр бер генә татар моңына зар булып, хәсрәт булып яшәгәндә, әби-бабаларыбызның шушы көйләрне көйләп-моңлап җибәргәннәре һаман искә төшә. Җиңел түгел бит ул ватаныңнан, туган туфрагыңнан читтә 120 ел яшәү”, - дип сөйли ул.

Шигырь бәйрәме татар милли ризыклары авыз итеп чәй эчү белән тәмамланды.

Татар мәчете ачылуга Татарстан мөфтие чакырыла

Чарага килгән Гүрсү авылы җитәкчесе Хәмит Айһан катнашучыларга куанычлы хәбәр җиткерде: авылда инде берничә ел төзелеп килгән мәчет май аенда ачылачак. Татарстан вәкиллеге, Измир татар җәмгыяте һәм Гүрсү җитәкчелеге бу хакта фикер алышып, гыйбадәтханә ачылуына Татарстан мөфтие Илдус Фәизне чакырырга карар иттеләр. Гүрсүдәге татар мәчетенең ачылуы 20-21 майга планлаштырылды.
XS
SM
MD
LG