Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш турындагы фильмнарда татарларга урын юк


Ветераннар белэн очрашу. Уфа, 9 май, 2012 ел
Ветераннар белэн очрашу. Уфа, 9 май, 2012 ел

9 май башкортстанлылар Җиңүнең 67 еллыгын билгеләде. Әлеге көн уңаеннан республиканың барлык районнары һәм шәһәрләрендә дә чаралар узды. Ярмәкәй районында һәйкәл ачылды. Иң күп чаралар Уфада узды.


Башкаланың һәр мәйданында бәйрәм чаралары оештырылды. Иң төп чаралар Җиңү паркында һәм башкала хакимияте каршындагы Ленин мәйданында узды. Җиңү паркында Уфа гарнизоны катнашлыгында зур булмаган тантаналы йөреш үтте. Әлеге чараларда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов та катнашты. Ул Җиңү паркындагы мәңгелек утка чәчәкләр салды. Ветераннар белән “фронтовой” 50 грамм хәмер дә уртлады. Әлеге чарада 200 ветеран катнашты.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре әлеге бәйрәм уңаеннан милли хәрәкәттә катнашкан сугыш ветераннарын котлады. Дөрес, аларның саны зур түгел, нибары ике ветеран килгән иде. Алар: медицина фәннәре кандидаты Әсгать Минһаҗетдинов һәм Рифгать Урманов. Чарада ветераннар хәтирәләре белән бүлештеләр.

Әсгать Минһаҗетдинов шуларны сөйләде:

Әсгать Минһаҗетдинов
Әсгать Минһаҗетдинов
“Мин тугыз сыйныфны тәмамлаганнан соң Мәскәүнең хәрби инженер училищесына укырга кергән идем. Бер ел укыганнан соң, 1942 елны сугышка алдылар. Миңа ул вакытта 17 яшь иде.

Көнчыгыш фронты, Орлов-Курск дугасы һәм Икенче Беларус фронтларында сугыштым, разведчик булып хезмәт иттем. Сугыш 1918 көн һәм төн барды. Мин шуның 1003 көнендә сугыштым, өч тапкыр яраланып һоспитальләрдә ятарга туры килде. Һоспитальләрдән чыккач, гел үзем сугышкан хәрби бүлеккә эләгә алдым. Бу үзенә күрә зур бәхет. Чөнки бергә утны-суны кичкән дуслар, милләттәшләр бик якынаясың. Шунда бер дустым сугыш беткәч Уфада яшәргә чакырган иде. Мин үзем Татарстаннан.

Дүртенчегә яраланып һоспитальдә ятканда сугыш бетте. Әлеге дустым мәрхүм булган. Мин алдан килешкәнчә, аның туган җиренә барып әти-әниләре белән очраштым. Уфага шул баруымнан торып та калдым”.

Рифгать Урманов та хатирәләре белән бүлеште:

Рифгать Урманов
Рифгать Урманов
“Сугыш башланганда миңа 15 яшь иде. Хәтеремдә, ул көнне барлык халык күтәрелеп чыкты. Сугышның беренче көнендә үк үз теләкләре белән авылдан егерме ир-ат хәрби хезмәткә китте.

Мине 1943 елны алдылар. Минскида сугышка кердем. Артиллерия гаскәрләрендә элемтәче булып хезмәт иттем. Аркага кәтүк тагып элемтә сузып йөрдем. Сугыш беткәндә мин һоспитальдә идем. Аннан чыккач тагы алты ел хезмәткә калдырдылар”.

Татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре үз көчләре белән ветераннар өчен концерт куйды. Анда шигырьләр, җырлар яңгырады. Баян, тальян тарттылар, гитара чирттеләр. Сугыш ветераны Рифгать Урманов мандолинада уйнады. Чарада катнашучылар, аеруча, Уфа татарлары мәдәниятен һәм мәгарифен үстерү фонды рәисе Наил Хәкимовның, Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Салих Әмирхановның, Асия Чанышеваның, Фәрзәнә Галиеваларның үзләре язган шигырьләрен, Динә Габдрахманова, Венера Мостафина, Вил Латыйпов башкаруындагы җырларны яратып кабул итте.

Кем җиңде, кем җиңелде?

Чарада фикер алышулар да узды. Уфа татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы әгъзасы Вилдан Фәткуллин Русиядәге тормыш дәрәҗәсен ассызыклап, җиңелгән Германия һәм Япония белән чагыштырып: “Кем җиңде һәм кем җиңелде соң?” дигән сорау куйды.

Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы, рәссам Роберт Ярулла:

“Икенче дөнья сугышында батырлар саны буенча урыслар беренче урында тора. Аннан украиннар, белоруслар һәм дүртенче урында – татарлар. Халык саны нисбәтендә сугыш батырлары буенча без беренче урында торабыз. Күкрәге белән амбразура каплап батыр булып танылган Александр Матросов та татар. Чын исеме — Шакирҗан Мөхәммәтҗанов. Ул Сибай балалар йортында тәрбияләнгәндә Александр Матросов булып йөреп, шулай сугышка киткән булган.

Гази Заһитовның хатыны иренең һәйкәле янында
Гази Заһитовның хатыны иренең һәйкәле янында
Рейхстагка беренче булып байрак элүчеләрнең берсе – татар. Ул Башкортстанның Мишкә районының Янагыш авылыннан Гази Заһитов. Ул 1953 елда автомобиль һәлакәтендә мәрхүм була. Аны үзе исән чагында да, үзе үлгәч тә батыр исеменә тәкъдим итсәләр дә, ул тормышка ашмый. Гази Заһитов бернинди ташламалар ала алмый, кадер-ихтирам күрми китеп бара.

Рәсми булмаган чыганаклар “Советлар берлеге батыры” исемен татарлар сугышта күбрәк тә алу ихтималлыгы, ләкин татар сугышчыларына ул исемне бирүдә яшерен чикләүләр булуы турында хәбәр итте. Ул сүзләрдә дә чынлык булуы ихтимал.

Икенче дөнья сугышы турында айлар буе телевизордан кинофильмнар күрсәттеләр. Икенче дөнья сугышы турында ике мең фильм төшерелгән диләр. Шуларда гел беренче урында урыс сугышчылары күрсәтелә. Татарлар хәтта икенче, арткы планнарда да юк. Юләр, сантый образларны күрсәтү өчен генә татар кулланыла. Менә безгә мөнәсәбәт нинди”.

Бәйрәм чаралары кичен салют-фейерверклар ату белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG