Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сан-Франциско татарлары Сабантуена әзерләнә


Америка төрек-татар берләшмәсе әгъзалары Татарстан кунаклары белән, 20 май 2012
Америка төрек-татар берләшмәсе әгъзалары Татарстан кунаклары белән, 20 май 2012

Кушма Штатларның Сан-Франциско шәһәрендәге Америка төрек-татар берләшмәсе әле күптән түгел генә Сәйдәш кичәсен үткәргән иде. Тын океан буенда гомер итүче милләттәшләребез шушы көннәрдә Филүс Каһиров иҗаты белән танышкан. Хәзер алар Сабантуена әзерләнә.

Берләшмә рәисе Җүнәйт Чапаноглы Азатлыкка хәбәр итүенчә, күптән түгел аларда кунакта талантлы яшь җырчы Филүс Каһиров, баянчы Рөстәм Рәхмәтуллин һәм Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды рәисе, Филүс Каһировның продюсеры Рифат Фәттахов булып киткән.

Татарстан кунаклары ике көн рәттән концерт куйган. Беренчесе 19 майда Төрек мәдәният үзәгендә узган. Тамаша һәркем өчен ачык булганга анда күп кенә американнар да килгән, барлыгы җитмешләп кеше булган. Тамашачылар татар җырларын бик җылы кабул иткән. Җүнәйт әфәнде әйтүенчә, концертка килгән бер галим, Стэнфорд профессоры, Филүс Каһировны хәтта “киләчәкнең Лучано Павароттисы” дип атаган.



Икенче көнгә тамаша төрек-татар берләшмәсе бинасында дәвам иткән. Бу концерт махсус татарлар өчен булган, анда да җитмешләп кеше җыелган.



Рифат Фәттахов Рәшит Ваһапов фестивале турында мәгълүмат биргән. Филүс Каһиров татар җырлары белән бергә неополитан җырларын да башкарган.



Җүнәйт әфәнде әйтүенчә, тамашачылар бу тамашадан бик канәгать калган, һәр җырны алкышларга күмгән. Бу уңайдан ул шушы сәфәрне оештыруда ярдәм иткән Татарстан мәдәният министрлыгына рәхмәтен белдерә.



Татарстан кунаклары Сан-Францискодан соң Вашингтонга барып андагы Сабантуенда катнашкан. Бу сәфәрне оештыруда аларга Америка төрек-татар берләшмәсе ярдәм иткән.

Бу көннәрдә Сан-Франциско татарлары үзләре дә Сабантуена әзерләнү мәшәкатьләре белән яши. Сан-Франциско Сабантуе 30 июнь көнне Флад паркында үтәчәк. (Flood Park, Bay Road, Menlo Park, California)
XS
SM
MD
LG