Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарчадан “зыян күргәннәр” - урысчаны иң шәп белгәннәр


Урыслар татар теле урысчаны өйрәнүгә комачаулый дип зарланганда, Татарстан Русиядә урысчаны иң яхшы белүчеләр рәтендә

“Урыс теле – Русия Федерациясе халыкларының илкүләм байлыгы исемле бәйгедә дистәләрчә мең русияле катнашты. Ун номинациянең иң популяры - “Урыс теле белгече” номинациясе.

“Урыс теле белгече” номинациясендә баш эксперт, Мәскәү дәүләт һуманитар университетының урыс теле кафедрасы мөдире, профессор Наталья Ковалева әйтүенчә, быел беренче тапкыр үткәрелгән бу бәйгедә иң актив катнашучы төбәкләр Татарстан, Краснодар крае, Ульян һәм Волгоград өлкәләре, Мәскәү шәһәре булган.

Татарстан укучылары”Урыс теле белгече” номинациясендә хәтта Русия башкаласы Мәскәүне дә шактый артта калдырып дүртенче урынга чыккан. Беренче урында Волгоград өлкәсе. Аннан соң Краснодар крае белән Ростов өлкәсе килә.

Шулай итеп, Татарстан урыслары мәктәпләрдә балаларга татар телен укыту урыс телен өйрәнүгә зыян китерә дип протест чаралары оештырып килгәндә, Русиякүләм бәйге республикада урыс теленең башка төбәкләрдәгедән ныграк укытылуын күрсәтте дияргә мөмкин.

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән, Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт һуманитар университеты оештырган бәйгенең беренче туры интернетта 20 февральдән 20 майга кадәр узды. Анда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 500 кеше Мәскәүгә чакырылып 3-6 июльдә икенче турда катнашты.

Урыс теленә багышланган мондый бәйге-фестивальләр киләчәктә һәр ел саен оештырылачак.
XS
SM
MD
LG