Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Мөхәммәд ханга һәйкәл куелырмы?


Рифкать Вахитов берничә ел элек Олугъ Мөхәммәд рәсемен ясаган
Рифкать Вахитов берничә ел элек Олугъ Мөхәммәд рәсемен ясаган

Татарстан, Казан җитәкчелеге бурят сынчысы Даши Намдаков иҗатына мөкиббән киткән арада татар рәссамнары, сынчылары башкаланы татар шәһәре итеп танытырлык милли һәйкәлләр юк дип борчыла. Рәссам Рифкать Вахитов башкалада атлы монументаль иҗат әсәре урнаштырылса, хәл яхшыга үзгәрер иде дип саный.

Рифкать Вахитов Казан ханлыгына нигез салучы Олугъ Мөхәммәд ханны мәңгеләштерергә хыяллана. Ул, һичшиксез, Татарстан үзәгендә атка атланган килеш булырга тиеш дип саный. Үз фикер-хыялларын Татарстан түрәләренә әйтеп караган, ләкин әлегә җитәкчелек ягыннан хуплау сүзләрен ишетмәгән. Рәссам "иҗтимагый резонанс тудырып, бу эшне алга җибәреп булмасмы" ди.

"Оят, Казанда атлы һәйкәл юк"

“Казанга килүчеләргә карарга урыннар әллә ни күп түгел. Ярый Казан кирмәне бар. Ә аннан кала шәһәрдә нәрсә карарга мөмкин? Бигрәк тә татар тарихын, мәдәниятен чагылдырган, татарның бөек шәхесләре белән таныштырган һәйкәлләр белән мактана алмыйбыз.

Казанның татарлыгы нәрсәдә чагыла? Оят, ләкин гомер бакый атта йөргән, тормышын ат белән бәйләгән татарның үз шәһәрендә бүгенге көндә атка багышланган яки җайдакның бер генә һәйкәле дә юк. Атлы һәйкәлләр Уфа, Бишкәк, Киев, Ташкент, Астанада бар. Богдан Хмельницкий һәйкәленнән башка Киевны күз алдына китереп булмый, Салаватны алып куйсаң, Уфа да тоныклана.

Казанда туристлар да килеп карарлык, янына басып фотога төшерлек һәйкәлләр булырга тиеш. Әйе, Казанның символы булган Сөембикә манарасы, кирмәндә Кол Шәриф мәчете бар, ләкин Казан ханлыгын оештырган Мөхәммәд ханның һәйкәлен урнаштырсак, бу шәһәребезгә дәрәҗә өстәр иде.

90нчы елларга кадәр атлы сынны эшләргә ният бар иде, сынчылар үз иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр, ләкин ул вакытта сәяси яктан курыктылар. Ә хәзер нәрсә? Тәвәкәлләргә дә куярга”, ди Вахитов.

"Мулланур Вахитов урынына Мөхәммәд хан"

Рәссам үз эскизларын Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга да күрсәткән, ләкин әлегә уңай җавап ала алмаган. Бер очрашуда Минтимер Шәймиевкә дә әйткән, ләкин ул “юк” та, “әйе” дип тә җавап кайтармаган.

Казанга нигез салучы Мөхәммәд хан һәйкәле рәсеме
Казанга нигез салучы Мөхәммәд хан һәйкәле рәсеме
“Ни өчен Мөхәммәд хан? Ул Казанны Казан иткән патша. Ханлыкның дәрәҗәсен күтәргән шәхес. Ул сәләтле идарәче була. Урыс елъязмаларында аны оста оештыручы, кыю гаскәр башлыгы дип тасвирлыйлар.

Олугъ Мөхәммәдкә һәйкәл куелса, аның иң яхшы урыны – Мулланур Вахитов торган калкулык. Атлы һәйкәл урынына менә дигән урын. Вахитовны мин аның исемендәге мәйданга күчереп утыртыр идем, анда вертикаль бер сын кирәклеге сорала. Мәрхүм Бакый Урманче дә әлеге һәйкәл шәһәргә матурлык өстәми дигәне истә.

“Бер татарны алып, икенчесен утырту дөрес түгел"

Татарстан дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин “бер татарны алып, аның урынына икенчесен утырту дөрес түгел. Куябыз дисәләр, урын Казансу буенда да, Казанга кергән җирләрдә табылыр” дигән фикердә.

“Казан – һәйкәлләрсез буш шәһәр. Кирмәне булмаса, гап-гади бер провинциаль урыс каласы булыр иде. Казанда ике атлы һәйкәл бар: берсе – кирмән төбендә Әсхәт абыйга, икенчесе – Казаның су каналы идарәсе янындагы су ташучыга багышланган кечкенә миниатюра. Менә шушы безнең дәрәҗәбез.

Татарлар дәүләтләр тоткан бөек халык, меңъеллык уздырдык дип мактанабыз, ә монументаль бер әйбер дә юк. Илшат Гафуровка рәхмәт, Алабугада меңъеллыкны да уздырды, шунда дәүләт җитәкчесен атка утыртып, һәйкәл дә куйды. Аннан башка Татарстанда андый масштаблы сын юк. Польшада татар яугирләренә һәйкәл куйдылар.

шагыйрь Роберт Миңнуллин
шагыйрь Роберт Миңнуллин
Ник бездә һәйкәлләр юк? Бу очракта Татарстан идеологиясен аңламыйм, атлы һәйкәл булмый торып суверенитет, меңъеллыгыбыз өч тиенгә дә тормый. Кемнән куркабыз? Моның өчен Мәскәүдән рөхсәт сорарга кирәкми.

Төрекмәнстанның башкаласы Ашгабадта булдым, мөстәкыйльлек яулаганнан соң алар 20 ел эчендә ап-ак мәрмәрдән яңа шәһәр ясаганнар. Матур урамнар, аллеяләр. Берсендә һәйкәлләр ансамблен ясаганнар, төрки шагыйрьләрне мәңгеләштерелгән. Алар берничә дистә, барысы да бар.

Ашгабадта Камаз офисы бар, бинасы пыяла кап кебек, бөтен архитектураны бозып тора. Әллә кайдан Русиянең зәвыксыз корылмасы итеп күзгә ташланып тора.

Киләчәктә татар президентларының һәйкәлләре булсын дисәк, без, һичшиксез, Олугъ Мөхәммәднең сынын куярга тиеш. Урынына килгәндә, бер татарны алып икенче татарны алып кую әхлак нормаларына сыймый. Казанда урыннар җитәрлек”, ди шагыйрь.

Роберт Миңнуллин моннан тыш, Казан Рудольф Нуриев, Чыңгыз Айтматов, Фәридә Кудашева һәйкәлләрен куеп, исемнәрен мәңгеләштерергә тиеш дип саный.

Хөрмәтле укучылар, сезнеңчә Казанда Мөхәммәд ханга һәйкәл булырга тиешме, булса, ул кайда куелырга тиеш? Фикерегезне безнең форумда һәм сораштыруда әйтә аласыз.
XS
SM
MD
LG