Accessibility links

Кайнар хәбәр

Google Nexus 7 планшетын күрсәтте


Nexus 7 планшетында Google хариталары
Nexus 7 планшетында Google хариталары

Узган төндә Сан-Францискода Google ширкәте Nexus 7 дип аталган яңа “тактасын” (планшетын) тәкъдим итте. Ун көн элек кенә Microsoft Surface тактасын күрсәткән иде. Планшетлар базарында кызу көрәш башлана.

Nexus 7 җиһазы Android 4.1 Jelly Bean исемле яңа операцион систем нигезендә эшләячәк. Бу яңа систем да узган төндә бәян ителде.

Android 4.1 Jelly Bean операцион системы
Android 4.1 Jelly Bean операцион системы
Планшетның ал ягына 1.2 мегапикселлы камера куелган. Bluetooth, Wi-Fi, NFC әсбаплары бар. Хәтер күләме – 8GB йә 16GB. Экран зурлыгы – 7 дюйм (1280x800 нокта). Гомум зурлыгы – 199x120x10 мм. Авырлыгы – 340 грамм. Бу яңа җиһазны Asus ширкәте ясаячак.

Яңа җиһазда Google ширкәтенең Chrome гизгече (browser), моннан тыш, Google Play, YouTube һәм хариталары алдан куелган булачак.

Nexus 7 планшетының бәясе – $199 (8GB) йә $250 (16GB).

Google вәкилләре әйтүенчә, бу җиһаз Google-Play кибетеннән әйберләр сатып алу өчен уңайлы булачак – програмнар гына түгел, китап, музыка, видеолар.

Һәр сатып алучыга Google-Play кибетендә куллану өчен $25 биреләчәк.

Nexus 7 планшетын сатулар июль уртасында башланыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG