Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Нәбиуллин яңа мөфти сайларга чакыра


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

Татарстан мөселманнарын тынычландыру өчен “Азатлык” татар яшьләре берлеге республикада яңа мөфти сайларга тәкъдим итә.

Соңгы айларда Татарстан мөселманнары арасында киеренкеләшеп киткән вазгыятьне тынычландыру өчен “Азатлык” татар яшьләре берлеге республикада яңа мөфти сайларга тәкъдим итә. Оешма җитәкчесе Наил Нәбиуллан чәршәмбе журналистлар белән очрашуда Татарстан мөселманнарының диния идарәсе башлыгы Илдус Фәиздән канәгать булмавын белдерде.

Нәбиуллин әйтүенчә, Илдус Фәиз мәчетләргә йөрүчеләрнең фикеренә карап тормыйча, үзенә ошамаган имамнарны вазифаларыннан алып, алар урынына үз кешеләрен куя һәм үзенә ошамаган имамнарга каршы махсус хезмәтләрне өстерә. Шул ук матбугат очрашуында бу фикерне Биектау мәчетенең элекке имамы, дини җитәкчеләргә һөҗүмнәрдә шикләнелеп бер ай чамасы тикшерү изоляторында утырып чыккан Айрат Шакиров та хуплады.

Нәбиуллин, шулай ук, Илдус Фәизне мөфти вазифасына сайлаганда тавыш бирүчеләргә басым ясалганлыгын да искә алып яңа мөфти сайлавы ирекле һәм демократик рәвештә үтәргә тиеш, диде. Аның фикеренчә, барлык мөселманнарны канәгатьләндерүче яңа мөфти халыкны тынычландыра алыр иде.

Илдус Фәиз бу вазифага узган елның апрелендә сайланды. Җитәкчелекне үз кулына алу белән ул диния нәзарәте низамнамәсенә үзгәрешләр кертеп мөселманнар сайлаган имамнарның мөфти тарафыннан раслануы кагыйдәсен кертте. Бу инде үзенә күрә Татарстан мөселманнарының рухи тормышына хакимият вертикален кертү иде. Бу хәлләр белән килешмәүче бер төркем мөселманнар Татарстанда икенче диния идарәсен теркәү эшенә алынып караса да, моңа ирешә алмады.

Нәбиуллин Илдус Фәиз җитәкчелеккә килү белән республика мөселманнары арасында киеренкелек артуына басым ясады, Казанда дини җитәкчеләргә булган һөҗүмнәр өчен федераль үзәкне гаепләде.

“Республикаларны бетерү өчен сәбәп буларак вазгыятьне тотрыксызландыру кирәк. Җирле хакимиятләрнең вазгыятьне кулда тота алмавын күрсәтү кирәк. Шуңа күрә радикал ислам куркынычы кебек нәрсәләр уйлап чыгарыла", ди Нәбиуллин.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте исә мөфтине имамнар корылтае сайлады, күпчелек аның өчен тавыш бирде дип яңа мөфти сайлау мәсьәләсен күтәрүне кискен кире кага.

Әйтергә кирәк, июль вакыйгаларыннан соң киеренкелек кисәк артып киткәч, Илдус Фәизне башка мөфтигә алыштыру тәкъдимнәре инде яңгыраган иде.
XS
SM
MD
LG