Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (106)


Казан, XX гасыр башы
Казан, XX гасыр башы
Ирекле матбугатны яптыру

Большевиклар хакимиятне алгач та, матбугат чараларын кулга төшерү, яңа хакимияткә аз гына булса да каршы килүче газетларны яптырту эшенә керешә. Фикер төрлелеге, большевикларча, яңа шартларда һич кирәкми.

Татарларда беренче газетлар XX гасыр башында күренә башлый. 1905 елгы революциядән соң, милли газетлар саны бик кыска вакыт эчендә ишәеп китә. 1917 елгы инкыйлабка кадәр татарлар барлыгы 44 газет һәм 35 журнал чыгара.

Идел-Урал тулысынча большевиклар хакимияте астына кергәнгә кадәр исә газетлар саны 63кә, журналларныкы 34кә чаклы үсә.

1917 елгы февраль революциясеннән соң күбесе социалистик рухтарак бер төркем яңа газетлар дөнья күрә. Әлбәттә инде, революциягә кадәр үк югары абруйга ирешкән басмаларның да чыгуы дәвам итә.

Бигрәк тә фронтта һәм тылда татар-башкорт солдатлары өчен шактый санда газетләр чыга башлый. Бу татар матбугаты өчен яңа күренеш була. Түбәндә андый газетларның тулы булмаган исемлеге бирелә.

Басылган урыны Исеме Аңлатма
Казан "Известия Всероссийского мусульманского Военного Шуро" Мөселман хәрби шурасы органы (1918-1918)
Казан "Идел-Урал Өлкәсе" II Бөтенрусия мөселман гаскәри корылтай карары белән чыга башлаган (1918-1918)
Казан "Безнең тавыш" (29.5.1917-13.4.1918)
Казан "Чыңгыз баласы" (1918-1918)
Уфа "Уфа Мөселман гаскәри шурасы хәбәрләре" (29.1-1918-28.3.1918, 36 сан)
Уфа "Солдат теләге" "Безнең юл" белән берләшкән (21.9.1917)
Уфа "Авыл халкы" "Безнең юл" белән берләшкән (1917-1917)
Уфа "Ирек" Безнең юл" белән берләшкән (30.3.1917-21.9.1917, 35 сан)
Әстерхан "Солдат ялкыны" (1918-1918)
Оренбур "Безнең теләк" (1918-1918)
Уральски "Урал тавышы" (С.Сәедгалиев чыгарган сулчы газета, 1918-1918)

Бу солдат газетларының һәммәсен дә большевиклар яптырган. Түбәндәге киң җәмәгатьчелек матбугат чаралары да шундый ук язмышка дучар булган.

Басылган урыны Исеме Аңлатма
Казан "Йолдыз" (1906 елдан башлап чыккан, барлыгы 1868 саны басылган)
Казан "Кояш" (1912-1918)
Казан "Аң" (журнал) (1912-1918)
Казан "Мәгариф"( журнал) (1909-1918)
Казан "Балалар дөньясы"(журнал) (1917-1918)
Казан "Мәктәп"( журнал) (1913-1918)
Казан "Ак юл"( журнал) (1913-1918)
Казан "Сөембикә"( журнал) (1913-1918)
Казан "Русия сәүдәсе" (1912-1917)
Казан "Корылтай" (1917-17.4.1918, 54 сан)
Казан "Алтай" (1918-30.5.1918, 13 сан)
Уфа "Тормыш" (1914-28.4.1918, 832 сан)
Уфа "Мохтарият"( журнал) (10.10.1917-1/13.41918,9 сан)
Уфа "Алга" (4 һәм 24.8.1917дә 2 саны чыккан)
Уфа "Безнең юл" (29.1.1918-28.3.1918, 36 сан)
Уфа "Көрәш" (1918 елның гыйнвары -1918, 68 саны чыккан;
Уфа революцион комитеты органы)
Уфа "Иттифак" (1918, май)
Оренбур "Вакыт" (1906-1918)
Оренбур "Яңа вакыт" (1918)
Оренбур "Шура"( журнал) (1908-1918)
Оренбур "Дин вә мәгыйшәт" (журнал) (1906-1918)
Оренбур "Кармак" (журнал) (15.1.1915-1917, 60 сан)
Мәскәү "Ил" (1913-12.4.1918)
Мәскәү "Чулпан" (17.1.1918-12.3.1919, 45 саны чыккан;
Мөселман комиссариаты басма органы)
Әстерхан "Сарай" (1918-12.5.1918)
Әстерхан "Азат халык" (1918)

Күргәнебезчә, революция чорында төрк-татарлар 35тән артык газет һәм журнал чыгарган. Аларның һәммәсе дә (бигүк танылмаган "Чулпан"нан башка) большевиклар тарафыннан яптырылган һәм шул рәвешле оппозицион фикерләр дә юкка чыгарылган.

Югарыда күрсәтелгән газет-журналлардан унбиш чамасы революциягә кадәр үк чыккан, калганы инкыйлаб көннәрендә чыга башлаган.

Әлеге басмаларның эчтәлеге Идел-Уралдагы татар, башкорт һәм хәтта башка халыкларның да большевик хакимиятенә өстенлек бирмәүләре хакында сөйли. Әгәр бу халыклар эчендә социализм (большевизм) тарафдарлары күп булса, ул мәгълүматлар, һичшиксез, матбугатта чагылмый калмас иде.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG