Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар журналистикасы тарихына багышланган академик басма юк"


Васил Гарифуллин
Васил Гарифуллин

КФУның социология һәм журналистика факультеты институтка әйләнгәч, татар журналистикасын өйрәнүче махсус фәнни-тикшеренү үзәк ачылырга мөмкин. Факультет деканы Васил Гарифуллин татар журналистикасының фәнни яктан бик аз өйрәнелгәнлеген белдерде.

Университетта журналистика факультетының 50 еллыгы уңаеннан 18-20 октябрь көннәрендә "Хәзерге Русиядә мәгълүмат кыры: тәҗрибә һәм нәтиҗәлелек" дип аталган IX халыкара фәнни-гамәли конференция үтә. Васил Гарифуллин әлеге чарада чыгыш ясаганда факультетның озакламый институтка әйләнәчәген белдерде. Азатлык радиосына ул факультет институт булып үзгәргәч, татар журналистикасын фәнни яктан өйрәнүгә дә мөмкинлекләр туачагын әйтте.

– Социология һәм журналистика факультетын институт итү идеясе кайчанрак барлыкка килгән иде?

– Моннан өч ел элек Казан федераль университеты төзелү турында карар кабул ителгәч, һәр факультет үзенең киләчәген әлеге югары уку йорты кысаларында ничек күрәчәге турында үсеш програмын эшләде. Без дә үзебезнең нинди юнәлештә үсәчәгебезне, нинди лабораторияләр, фәнни үзәкләр кирәк булачагын да күрсәттек. Якын киләчәктә факультет түгел, ә гаммәви коммуникацияләр институты буларак күз алдына китердек һәм институтка шундый исем тәкъдим итеп алга шундый максат куйдык.

Университетта күп кенә факультетлар эре институтларга әверелде инде. Моңа берничә югары уку йорты берләшү дә сәбәп булды. Бер үк төрле булган белгечлекләр бергә кушылды һәм бу эре институтлар тудыруга җирлек булды. Инде безгә килгәндә дә, институт булырга нигез бар. Студентлар саны шактый күп, меңләп кеше белем ала. Факультетта 80ләп укытучы белем бирә. Алар арасында 12 профессор һәм 40тан артык доцент, фәннәр кандидатлары бар. Өч төрле юнәлештә белем бирәбез һәм алга таба инде моны тагын да киңәйтергә мөмкинлекләр булыр дип уйлыйбыз. Бүген университетта өч кенә факультет яшәп калды. Алар: без, юридик факультет һәм философия факультеты. Алар да бер төрле структур юнәлешне саклап институтка әверелер дип уйлыйм мин.

– Исеме гаммәви коммуникацияләр институты булачакмы?

– Исәп шулайрак. Анда берничә төрле тәкъдим бар. Гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты да булырга мөмкин ул. Хикмәт исемдә генә түгел. Институт булгач аның беркадәр мөмкинлекләре дә киңәячәк. Институт эчендә укыту гына түгел, ә фәнни эзләнүләрне дә активлаштырырга һәм киңәйтергә, төрле лабораторияләр һәм фәнни үзәкләр төзергә мөмкинлек туачак. Безнең өчен журналистиканы фән буларак өйрәнү бүген бик актуаль.
Эмиграциядәге газет-журналлар да өйрәнелмәгән

Татар журналистикасы тарихын ныклап өйрәнәсе бар. Ул тарих безнең гомумән булдырылмаган әле. Безнең татар журналистикасы тарихын чагылдырган зур бернинди академик басмабыз да юк. Узган гасыр башыннан ук өйрәнәсе бик күп басмалар, газетлар-журналлар бар. Күпчелеге китапханәләрдә тузан җыеп, ә тарихта ак тап булып ятып кала. Эмиграциядәге газет-журналлар да, Русиянең башка төбәкләрендә чыга торган татар басмалары шулай ук өйрәнелмәгән.

Мәгълүмат кырында булган бүгенге үзгәрешләр дә өйрәнүне, анализлауны көтә. Бүгенге мәгълүмат кыры ничек яшәвен, ул сәясәткә, икътисадка һәм җәмгыять тормышына нинди йогынты ясавын да фәнни яктан өйрәнү кирәк. Фәнни күзлектән бәя биреп, алга фаразлар ясалырга тиеш. Менә шушы эш белән шөгыльләнә торган фәнни лабораторияләр һәм үзәкләр безгә бик кирәк. Яңа институт кысаларында моны эшләргә мөмкин булыр дип уйлыйм мин. Шулай да бу юнәлештә күпмедер дәрәҗәдә эш бара. Август аенда без социология лабораториясе ачтык. Аннан соң PR консалтинг лабораториясе булдырдык. Белем бирү лабораторияләребез дә бар, әмма алардан тыш фәнни юнәлештәге үзәкләр дә булдыру кирәк. Институт моңа мөмкинлек бирер дип уйлыйм мин.

– Сез татар журналистикасын фәнни өйрәнүгә игътибар кирәклеген әйтеп киттегез. Бу эшне алып барырга галимнәр җитәрлекме?

– Галимнәр бар. Беренчедән, бу юнәлештә эшләүче галимнәр башка югары уку йортларында, фәнни үзәкләрдә дә эшли. Икенчедән, безнең аспирантурабыз, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау шурасы бар. Аның аша бүген күп кенә яшьләр укып чыга. Әлбәттә, аларның күбесе практикада эшли, үзебездә белгечләр җитәрлек булганга әлегә монда килә алмый. Алга таба шундый фәнни үзәкләр булса, киләчәктә үзебезгә яшь белгечләрне дә тарта алыр идек.
XS
SM
MD
LG