Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (109)


Уфа шәһәре, Александровская урамы, 1914-1918 еллар
Уфа шәһәре, Александровская урамы, 1914-1918 еллар



Милли Идарәне куып тарату. 25 апрель 1918 (III)

Милли Идарә әзерләгән хисаптан шуны күрәбез ки, касса дәфтәренә керем-чыгым тиене тиененә язылып барган. Шуңа күрә ниндидер кырын эшләр эшләнгән дип әйтеп булмый. Киресенчә, фиананслар хәле турында хисап биргәндә комиссия үзе буталган. Мәсәлән, докладның бер җирендә кулга төшкән акча күләме түбәндәгечә күрсәтелә:

1. Малия нәзарәте кассасыннан чыккан 6 593,31
2. Агымдагы хисапта (1301 номерлы) 10 520
3. Назыйрның өстәленнән чыккан 500
4. Диния нәзарәтенә бирелгән, ләкин алынмаган 29 700
5. Кооператив акчасы 86 000
Барлыгы 132 813,31
(Ялгыш сумма: 133 313,31)


Докладның башка бер урынында исә комиссия үзләштергән акча түбәндәге рәвештә:

1. Кассаны ачкач, алынган саф акча 2 593,31
2. Агымдагы хисапта (52 биттә 10 020) 10 520
3. Халык банкында (54 тиббә 313 386,56) 397 376,56
4. Кооператив хисабында 86 000
Барлыгы 496 489,87


Ягъни комиссиянең һәр ике хисабы арасында 353 176,56 сумлык аерма булуы күренә.

Мөселман комиссариаты Милли Идарәнең ярты миллион сум күләмендәге акчасын конфискацияләгән. 24 июльдә бу акча рәис Мулланур Вахитов, әгъзалар Галимҗан Ибраһимов, Мостафа Сөбхи һәм Гомәр Ульвига тапшырылган.

Керем-салым җәдвәленә караганда, финанс нәзарәтенә иң күп акча 1917 елның декабрендә (114 396,60 сум) һәм 1918 елның февралендә кергән. Хәтта иң буталчык һәм болгавыр апрель аенда да керем шактый ук күләмне тәшкил иткән (36 376,46 сум).

Бу фактлар халыкның милли салым түләү яки бүләк бирү рәвешендә Милләт Мәҗлесен чыннан да яклавын исбатлый.

Большевикларның Милли Идарәне бетерүе аның тарафдарлары арасында зур борчылу тудыра, билгеле, ләкин ниндидер күзгә күренерлек каршылык гамәлләре булмый. Бу аңлашыла да. Милләт Мәҗлесе һәм Милли Идарә һәрвакыт көч кулланмaу ягында тора, халыкны бары тик кануннар кысасында хәрәкәт итәргә чакыралар. Революция шартларында кораллы көрәш кебек җитди чарадан баш тарту сәясәте халыкның милли оешмаларны куып таратуга карата мөнәсәбәтенең бик зәгыйфь булуына китерә. Бәлки Милләт Мәҗлесе Русиянең 900 еллык тарихына һич булмаган ирекле парламентар демократиянең үрнәген, русларга да юл күрсәтергә теләгәндер.

Ләкин күп гасырлар дәвамында тоталитар режим шартларында яшәргә күнеккән урысларның һәм аларның хакимияттәге вәкилләре большевикларның күп партияле системага әзер булмаулары көн кебек ачык була. Алар фәкать кораллы көчкә, җәбер-золым көченә ышана. Милләт Мәҗлесе исә үзен якларлык һәм сакларлык хәрби берләшмәләр дә төземи. Моны ул вакыт шартларыннан чыгып карасаң, зәгыйфьлек, йомшаклык дип тә бәяләү мөмкин, әлбәттә. Икенче яктан, мондый хәлне әле кайчандыр Исмәгыйль Гаспринский (Гаспралы) алга сөргән "урыслар белән тату яшәү", ягъни хакимиятне алар белән бүлешү, тынышып көн күрү өметен һәм аның алымнарын гамәлгә ашырырга тырышу итеп аңларга нигез бар.

Австро-Венгрия империясе XX гасырда Чехословакия, Бельгия, Швейцария кебек илләр хакимиятне бүлешү ягыннан үрнәк булып тора. Тик Русия империясендә руслар бөтен халыкның 50, хәтта 45 процентын гына тәшкил итүләренә карамастан, аның идарәче даирәләре кем беләндер хакимият бүлешү турында уйлап та карамый.

Милли Идарә куып таратылган дигән хәбәрне алгач, Гаяз Исхакый үзенең "Ил" газетында "большевизм – рус шовинизмы ул; Совет өчен көрәш исә русларның милли хәрәкәте, бу кызыл байрак астында төрк халыкларын йоту өчен оештырылган хәрәкәт, ул төрк-татар халкын юк итү өчен туган" дип язып чыга. Аның сыйфатламасы бик дөрес була ки, бераздан "Ил" газеты яптырыла.

"Иттифак" газетында 1918 елның 3 маенда "Алтын тукмагыбыз ватылды" дип исемләнгән мәкалә басыла һәм анда, җөмләдән, болай диелә: "Аны, Милли Идарәбезне Мәскәүдәге мөселман эшләрен караучы үз яшьләребез, үз большевикларыбыз юк итте".

Милли Идарәнең бетерелүенә мөфти Галимҗан Баруди кискен каршы чыга. Ул һәм диния нәзарәтенең тагын алты казые кул куйган ризасызлык белдерүе 28 апрельдә "Тормыш" газетында басыла. Хәер, тиз арада "Тормыш" та большевиклар тарафыннан яптырыла.

Кулга алынып, трибунада хөкем ителү куркынычы янаган Милли Идарә әгъзалары төрлесе төрле якка китә.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG