Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (110)


Казан. XX гасыр башы
Казан. XX гасыр башы
Соңгы талпынулар. Көрәш дәвам итә

а) Аклар-кызыллар сугышы

Вакытлы хөкүмәт җыйган Учредительное Собрание куып таратылса да, әгъзаларының бер өлеше көрәшне дәвам итә. Алар арасында күпчелекне меньшевиклар һәм эсерлар ягъни милли азчылыклар белән килешергә әзер торган кешеләр тәшкил итә. Нәкъ менә шулар 1918 елның 3 июнендә Комуч, ягъни Комитет членов Учредительного Собрания исемле оешма төзиләр һәм эре тимер юл үзәге Самарда җыелышалар. Аларның кораллы отрядлары Сембер һәм Сызрань шәһәрләрен дә ала.

Август аенда Комучның кораллы көчләрендә 8500 үзирекле сугышчы һәм 22 мең солдат исәпләнә. Шул ук вакытта, герман фронтында файдалану максаты белән, Владивостоктан поезд белән килгән 40-50 мең чехословак корпусы Самардан үткәндә большевикларга каршы күтәрелә, мөстәкыйль көчкә әверелә һәм аклар (Комуч) ягына чыга. Әлбәттә, бу хәл аларга артыгы белән ярап куя. Комучның үз берләшмәләренә Халык армиясе исеме бирелә. Чех һәм словаклар белән бергә бу гаскәр 5 августта Казанга юнәлә. Казан-Мәскәү тимер юлы тупка тотыла. Кызылларның 5 нче армиясе командующие Вацетис көнбатышка таба чигенергә мәҗбүр була, Казан исә чехлар-аклар берләшкән гаскәре тарафыннан алына.

б) Эшчәнлек яңартыла

Форсаттан файдаланып, Казанда яңа шәһәр идарәсе төзелә, аңа Ильяс Алкин да әгъза булып керә. Җамаледдин Вәлиди, Гыйлаҗеддин Әхмәтов, Гыйззеддин Сәйфелмөлек, Каюм Мостакаев һәм Габдулла Баттал яптырылган "Корылтай" гәзитен яңадан чыгара башлый. Фуат Туктаров иптәшләре белән "Алтай"ны нәшер итүгә керешә.

Гаяз Исхакый, мең бәла белән Мәскәүдән качып, шулай ук Казанга килә. Милләтпәрвәрләр Милли Идарәне торгызырга тырыша. Ул арада 11 мең татар-башкорт сугышчысына большевиклардан тартып алынган корал бирү мәсьәләсе көн тәртибенә менгән була. Аны хәл итү өчен Уфадан ике офицер килеп җитә (аларның берсе - Әкрәм Биглов). Тик алар Казандагы Народная армия вәкилләрен бу эшенең кирәклегенә ышандыра алмыйча Милләт Мәҗлесе әгъзалары белән бергә Самарга китеп баралар. Учредительное Собрание әгъзасы Гомәр Терегуловтан Казанга "төрк-татар вәкилләренең Самарага җыелулары мәслихәт, кичекмәстән монда килегез!" дигән телеграмма килгәч, Ф.Туктаров белән Г.Исхакый да Самарга юнәләләр.

Комуч әгъзалары төрк-татар гаскәрләрен коралландыру турындагы карар кабул итүне җыелачак Дәүләт киңәшмә карамагына калдыра. Ә инде 10 сентябрьдә 62 меңлек хәрбие, 124 артиллерия коралы булган кызыл гаскәр Казанны кире ала. Казан Советы һәм Вакытлы халык революцион комитеты хакимиятне араларында бер татар да булмаган 25 кешедән торган башкарма комитетына тапшыралар.

Фуат Туктаров
Фуат Туктаров
Гаяз Исхакый белән Фуат Туктаров, вакытында Милләт Мәҗлесе кабул иткән Милли-мәдәни мохтарият әсасларын һәм Идел-Урал проектын Комуч вәкилләренә таныту өчен, күп тырышлык куя, бу документларны бастырып чыгару өчен көрәшәләр. Фуат Туктаров бу эштә аеруча активлык күрсәтә. Тик ул көннәрдә Тухачевский командалыгындагы 1 армия Сембергә якынлаша башлый, Самарга да кызыл яу яный. Комуч әгъзалары һәм төрк-татар милләтпәрвәрләре Уфага китәләр. Милли Идарә рәисе Садри Максуди ул вакытта большевиклар күзәтүе астындагы җирләрдә булган Себердә дәвам итәчәк көрәштә катнаша алмый.

Үз чиратында, халык теләр-теләмәс ике лагерьга бүленә. Аның берсенә керүче кешеләр кызыллар хакимиятендәге төбәкләрдә яшәп теләпме яки теләмичә дә булса большевиклар тарафына күчә.

Мөселман комиссариаты һәм аны яклаучылар бер тарафтан Милләт Мәҗлесен һәм Милли Идарәне яманласалар, икенче җәһәттән большевиклар биргән вәгъдәләрне гади халык арасында пропагандалау белән шөгыльләнәләр. Һәртөрле оппозицион фикерле матбугат органнары яптырылу сәбәпле, җәмгыятьтә бары тик аларның идеяләре тарала. Халык исә инфляциядән, эшсезлектән, сугыштан, билгесезлектән тәмам интегеп аптырап бетә, аны ниндидер гали идеяләр өчен көрәшү кызыксындырмый, аңа тыныч һәм тук тормыш кирәк була. Бөтен илләр өчен уртак күренеш бу: революция шартларында сәяси вакыйгаларның барышын лидерлар - зыялылар һәм хәрбиләр билгели. Русия дә бу кагыйдәдән читтә кала алмаган.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG