Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге татар мәдәни үзәге тирәсендә ыгы-зыгы дәвам итә


Мәскәүдәге татар мәдәни үзәгендәге элмә такта
Мәскәүдәге татар мәдәни үзәгендәге элмә такта

27 октябрьдә Мәскәүдәге татар мәдәни үзәгенә бер төркем яшьләр килеп йортның ишекләрен каерып, тәрәзә, көзгеләрне ватып, йорт эчен тар-мар иткән дигән хәбәр килде. Азатлык хәбәрчесе үзәккә барып андагы вазгыятьне тикшереп кайтты.

Соңгы көннәрдә Мәскәүнең мәдәни үзәгендәге хәлләр фронт сызыгын хәтерләтә. Хакимият көн аралаш үзгәреп тора. 26 октябрь көнне яңа хуҗаларны куып чыгарганнар, хәзер инде йортка яңадан Акчурин тарафдарлары хуҗа булган дип әйткәннәр иде. Ә инде 27 октябрьдә йортка бандитларча һөҗүм ясалган.

Ишекләр җимерелгән булса да, эчке якта җимерүчеләрдән беркем дә калмаган иде. Эчтән бикле ишек янында безне бер төркем кырымтатарлары гына каршы алды. Алар 27 октябрьдә мәдәни үзәктә Корбан бәйрәменә багышланган очрашу уздырырга тиеш булган. Кырымтатарлары җитәкчеләренең берсе булган Мостафа Мөхтәрәмов: “Безнең бүген биредә бәйрәм булырга тиеш. Без бу хакта ике ай алдан белдерткән идек. Без 8 ел буена барлык очрашуларны да шушы татар йортында уздырабыз. Хәзер бирегә Кырымнан, сөргендә төзелгән данлыклы “Хайтарма” төркеме, безнең танылган җырчыларыбыз, артистларыбыз, 300гә якын тамашачы килергә тиеш. Иртәгә безне Петербурда көтәләр. Хәзер инде безгә нәрсә эшләргә кала, без ул очрашуны уздырырга тиеш. Бәйрәм ашлары, пылаулар да пешкән”, дип үзенең борчылуын белдерде.

Мәдәни үзәктә ул вакытта мөрәҗәгать итәрдәй бары тик “Татар дөньясы” гәзите хезмәткәре Әлфия Кәримова һәм китапханәче Нурзидә Чанышева гына бар иде. Алар, “бәйрәм дип ишекләрне ачсак, тагы да җимерүчеләр кереп бер-бер хәл ясарлар”, дип куркуларын белдерде.

Мәдәни үзәкнең каерылган ишеге
Мәдәни үзәкнең каерылган ишеге
Шул вакытта яңа хуҗаларның берсе булган Рамил Әбдүшев та килеп җитте. “Без тимибез, уздырыгыз, кирәк булса, полиция дә чакырта алабыз”, диде ул. Рамил Әбдүшевтан, “йорт эчендәге тар-марны сезнең кешеләр ясаган дип әйтәләр, ни өчен?” дип сорадык. Ул: “Ә нигә ишекне бикләгәннәр, бикләмәсеннәр иде. Без монда канунлы утырабыз. Эшкә дип килдек. Бәйрәм арасында тагы нидер эшләп куйганнар. Май аеннан бирле беркемнең дә килеп караганы юк иде. Без инде биредә ничә ай буе эшлибез. Дөреслек безнең якта”, диде. Шул ук вакытта Акчуринның кулында кирәкле документлар булуын да кире какмады. “Менә очрашырбыз, сөйләшербез, ә бүген кырым татарлары уздырсыннар бәйрәмнәрен”, диде ул. Бу хәлгә сөенечен белдергән Мостафа Мөхтәрәмов: “Сез, татарлар, бер дә тынышып кына яши алмыйсыз. Кырымтатарларсыз башкарып чыга алмассыз инде. Элек тә Казанга хан кирәк булса, Кырымга мөрәҗәгать иткәннәр, анда да безнекеләрне чакырганнар. Без озак көттермәбез”, диде ул уены-чыны белән.

Мәдәни үзәктә бүгенге көндә аренда белән бүлмәләр биләп утыручы бер генә оешма да калмаган, аларны да чыгарганнар. Хәтта беренче катта урнашкан “Идел” ресторанын да япканнар. Кайбер бүлмәләр биктә, ә кайберләре каерылып ачылган, ишекләре ватылган, концерт костюмнары сакланган бүлмә ишеге дә каерылган.”Кайбер костюмнар югалган”, диде Нурзидә ханым. Ә инде тар-мар ясаучылар спорт залындагы көзгеләрне чәлпәрәмә китергәннән соң, тәрәзәне ватып, шул тәрәзәдән чыгып качканнар.

Мәдәни үзәкнең ватылган тәрәзәсе
Мәдәни үзәкнең ватылган тәрәзәсе
Яңа милли мәдәни мохтарият теркәгән, бүгенге көндә мәдәни үзәккә дәгъва белдергән Рамил Әбдүшев, Фаиз Шәйхетдиновлар һәм башкалар мәдәни үзәкнең күршесендә генә булган Тарихи мәчетнең багучылары икәнлеге дә билгеле.

Тагы шунысын да өстик. Кырым татарлары үзләренең очрашуларын уздырган. Бәйрәм вакытында андый-мондый начар хәл булмаган.
XS
SM
MD
LG