Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (112)


Уфа шәһәре. XX гасыр башы
Уфа шәһәре. XX гасыр башы

Уфадагы җыен чит илләрнең дә игьтибарын җәлеп итә. 10 сентябрьдә делегатларга Русиядәге Чехословак милли советыннан, АКШ, Италия, Франция, Япония, Бельгия, Британия һәм Сербия җитәкчеләреннән килгән котлау телеграммалары укылган.

Уфада Дәүләт киңәшмәсе җыелышы (II)

Исемлектә күрсәтелгәннәрдән тыш, эсерлар РСДРП(б)дан аерылган "Единство", "Трудовая народно-социалистическая партия”, “Партия народной свободы" кебек сәяси фиркаләрнең вәкилләре, чит илләрдән исә эстон, чехословак милли советы вәкилләре, Америка консуллыгы секретаре Н.Н.Карпов һәм Француз миссиясе шефы Л.Л.Жано да җыелышта катнаша.

Гомумән, Уфадагы җыен чит илләрнең дә игьтибарын җәлеп иткән. 10 сентябрьдә делегатларга Русиядәге Чехословак милли советыннан, АКШ, Италия, Франция, Япония, Бельгия, Британия һәм Сербия җитәкчеләреннән килгән котлау телеграммалары укылган.

Шул ук көнне Галихан Бүкәйханов Учредительное Собраниенең мөселман әгъзалары, Төркестан һәм Башкортстан автономияләре, Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарлары Милли Идарәсе һәм "Алаш Урда" җитәкчелеге исеменнән сүз алып чыгыш ясый. "Без Русиянең бер өлеше, Русиянең федератив, демократик һәм унитар булуын, рус халкы белән бердәм рәвештә хәрәкәт итеп бөек Русияне төзергә телибез", ди ул. Монда Бүкәйхановның башы буталган булырга тиеш, чөнки бер ил һәм унитар һәм дә федератив була алмый.

Хакимиятне яңадан формалаштыру максатында 13 сентябрьдә Дәүләт киңәшмәсе тәэсис, ягъни оештыру комиссиясен төзү турында карар чыгара. Аңа түбәндәге кешеләр кул куя:
  1. М.Чукаев (Төркестан вакытлы хөкүмәте)
  2. Е.П.Березовский (Себер казаклары гаскәре)
  3. Кругликов (Себер, Урал һәм Идел төбәкләрендәге шәһәр һәм земство съездлары)
  4. Шеварев (Елисей казак гаскәре)
  5. И.Е.Марков (Халык социалистлары партиясе)
  6. Болдырев (Русияне берләштерү советы)
  7. М.К.Крол (Халык хөррияте партиясе)
  8. Войтов (Урал өлкәсе идарәсе)
  9. Анисимов (Оренбур казак гаскәре җитәкчелеге)
  10. Астахов (Әстерхан казак гаскәре җитәкчелеге)
  11. Шендриков (Семиречье казак гаскәре җитәкчелеге)
  12. Пеженский (Урал казак гаскәре җитәкчелеге)
  13. Каэлас (Эстон вакытлы хөкүмәте)
  14. Мәмлиев (ЭРСМТТ Милли Идарәсе)
  15. З.Вәлиди (Башкорт җитәкчелеге)
З.Вәлиди утырышларның берсендә чыгыш ясап, башта хакимият мәсьәләсе чишелсен; Башкорт хакимияте Бөтенрусия хакимиятен Оештыручы мәҗлесне яклап чыга, дип белдерә.

14 июльдәге утырышта Бүкәйханов большевикларга каршы көрәштә башкорт, казакъ, кыргыз гаскәри берләшмәләрен кулланырга була, рус армиясендә милли бүлекләр төзергә кирәк дигән тәкъдим белән чыга, ләкин Комучның Халык Армиясе исеменнән генерал Б.Болдырев аңа тискәре җавап бирә. Шунысы ачык: рус офицерларының төрки халыклары гаскәренә ышанычы булмаган. Хәлбуки кызыллар төрки хәрби берләшмәләрен сугышта кулланганнар, гәрчә куркыныч янамый башлагач аларны таратсалар да. Аклар бу җәһәттән большевиклардан нык калышкан.

Акларның төрки халыкларын коралландыруга карата уйлары беленгәннән соң, төрки вәкилләре кайбер утырышларда, мәсәлән, 22 сентябрь көнне иртәнге һәм кичке утырышларда катнашмаган.

Дәүләт киңәшмәсе кабул иткән уртак карарга төркләрдән түбәндәге шәхесләр кул куя:
Г.Исхакый, С.Җантурин һәм С.Мәмлиев (Милли Идарә)
М.Чукаев, Г.Уразаев, С.Мөфтизадә (Төркестан вакытлы хөкүмәте)
Г.Бүкәйханов һәм И.Галимбәк (Алаш Урда идарәсе)
И.Солтанов (Башкортостан җитәкчелеге)

Киңәшмәнең соңгы утырышында, шулай ук Г. Терегулов, В.Таначев, Ф.Төхфәтуллин һәм И.Әхтәмовлар катнаша.

Кызыллар Самараны алып Уфага якынлашу сәбәпле, Дәүләт киңәшмәсе Омскига күчеп китә. Ләкин яңа төзелгән "Учредительное Собрание әгъзалары конгрессы" дигән оешма Екатеринбурга юнәлә. Аңа Туктаров, Терегулов, Сәмигулла Салихов һәм Мостафа Чукаев иярә. Милли Идарә исә Кызылъяр (Петропавловски) шәһәренә барып урнаша.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG