Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (115)


"Зөләйха" әсәрен сәхнәләштерү. Уртада - Гаяз Исхакый, аның уң ягында - Рокыя Мөхәммәдиш. Токио, 1934
"Зөләйха" әсәрен сәхнәләштерү. Уртада - Гаяз Исхакый, аның уң ягында - Рокыя Мөхәммәдиш. Токио, 1934

Милләт Мәҗлесе әгъзаларыннан унысы чит илгә кача, шуларның җидесе төрле илләрдә яшәгәннән соң Төркиягә барып төпләнә. Араларында Милләт Мәҗлесе, төрки-татар һәм Идел-Урал идеяләрен яшәткән бердәнбер кеше – Гаяз Исхакый була.

Милләт Мәҗлесе әгъзаларының язмышлары

Милләт Мәҗлесенең күпчелек әгъзаларының язмышлары ничек булып беткәне мәгълүм түгел. Ләкин шунысы билгеле: ул күпчелек Русиядә кала. Галимҗан Ибраһимов, Газыйм Касыйми, Абруй Сәйфи, Сәлахеддин Атнагулов, Гыйлемдар Баембәтов, Шәһид Әхмәдиев, Сәгыйт Янгалычев, Фатих Мөхәммәдьяров, Фатих Сәйфи-Казанлы кебек 20 чамасы кеше большевик булып китә. Ильяс Алкин, Гатаулла Бәһаэддинов, Хәрби Шураны Милләт Мәҗлесенә каршы куеп, Зәки Вәлиди исә башкортчылык хәрәкәтен башлап җибәреп, белеп яки белмичә, Милләт Мәҗлесенә зарар китерәләр. Болар һәммәсе Милләт Мәҗлесе идеалларының тормышка ашмавында зур роль уйныйлар.

Шуны әйтергә кирәктер: Милләт Мәҗлесенең язмышы Русия шартларында демократия принципларына нигезләнгән милли хәрәкәткә урын юклыгын бик ачык күрсәтә. Идел-Урал төбәгендә яшәүче татар-башкортларның милли теләкләрен тормышка ашырырлык кораллы көчләре булмаган. Зәки Вәлидинең кораллы көрәш юлын сынап та уңышка ирешә алмавы моны исбатлый.

Инде әйтеп үткәнебезчә, Милләт Мәҗлесенең бер төркем әгъзалары бу парламентка аны эчтән таркату, яшәтмәү максаты белән кергәннәр һәм теләкләренә ирешеп большевиклар партиясе ягына күчкәннәр. Ләкин алар да шул ук большевизмның корбаны булганнар.

Башкаларга килсәк, С.Максудиның Русиядә калган абыйсы Һади Максуди яки Фатих Кәрими кебек күренекле зыялыларның большевистик Русиядәге (СССРдагы) тормышлары һич тә әйбәт булмаган. Солтанбәк Мәмлиевне 1920 елда ук атып үтерәләр, Гази Салихҗан озак вакыт төрмәдә ятканы сәбәпле тифтан үлә, шулай ук мөфти Галимҗан Баруди да 1922 елда Мәскәүдә тифтан үлеп китә. Милли Идарәнең мәгариф нәзарәте башлыгы Нәҗип Корбангалиев 1919 елда кызыл террор корбаны була, малия назыйре Ш.Алкин басым-җәбергә түзә алмый 1930 елда Оренбургда вафат була.

Милләт Мәҗлесе әгъзаларыннан чит илгә кача алганнары – Садри Максуди, Закир Кадыйри, Гариф Кәрими, Латыйф Яушев, Зәйнеддин Гафуров, Фуат Туктаров, Гомәр Терегулов, Габдулла Баттал, Зәки Вәлиди һәм Гаяз Исхакый.

Боларның җидесе, төрле илләрдә яшәгәннән соң, Төркиягә барып төпләнә. Араларында Милләт Мәҗлесе, төрк-татар һәм Идел-Урал идеяләрен яшәткән бердәнбер кеше – Гаяз Исхакый. Бу идеяләрне ул 1929-1939 елларда чыгарган "Яңа милли юл" журналында һәм янә аның әйдәләве һәм әнием Рокыя Мөхәммәдиш белән әтием Ибраһим Дәүләткилденең гамәли катнашы белән, Маньчжуриядә (Мукден шәһәре) чыккан "Милли байрак" газетасында пропагандалый.

Икенче бөтендөнья сугышы башлангач әлеге идеяләр, фикерләр юкка чыккан кебек була. Ләкин 1955 елда "Идел-Урал төркләре" исемле журналның ике саны чыгуы, Али Акышның шул ук исемдә берничә әсәр язуы, "Идел-Урал төркләре" журналының оешманың 1980 елга кадәр нәшер ителүе, хәзерге заманыбызда инде берничә елдан бирле кабат бу исем белән кечерәк бер оешманың (түгәрәкнең) эшләп килүе һәм хәтта Татарстанда да янә бу исемдә вакытлыча газета чыгарыла башлавы бөек идеянең, мәгънәви учакның әле сүнмәвен күрсәтәләр. Тик шунысы бар: бу очкыннар тоташ бер фикри ялкынга әверелерме, билгеле түгел. Хәер, моны бары тик вакыт күрсәтә алачак.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG