Accessibility links

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (116)


ТАССРны оештыру корылтаенда катнашучылар, 1920 ел
ТАССРны оештыру корылтаенда катнашучылар, 1920 ел
Хыялга каршы чынбарлык: Башкорт һәм Татар АССРлары

1919 елның 13 декабрендә Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты 1918 елның 22 мартында Татар-башкорт Совет Республикасын төзү турындагы карар юкка чыкты дип игълан итә. Хәер, 1919 елның 23 мартында Зәки Вәлиди командалыгындагы башкорт гаскәрләре большевиклар ягына күчә һәм шул вакытта төзелгән килешү буенча Башкорт автономияле совет социалистик республикасы игълан ителә.

Мөселман комиссариаты 2 майда Милләтләр эшләре буенча комиссариаттан Мөселман Кызыл армиясен төзүгә рөхсәт ала. Чехословак корпусының фетнәсе Вахитов, Солтангалиев һәм башкалар өчен яңа форсат тудыра һәм Русия мөселман коммунистларының беренче съезды 1918 елның июнендә Казанда уздырыла. Мөселман хәрби коллегиясе башлыгы итеп Мирсәед Солтангалиев сайлана. Июльдә бу коллегия карамагында 6нчы армия составында 50 мең чамасы татар-башкорт сугышчысы була. Көнчыгыш фронтында чехословак бүлекләрен һәм Колчак армияләрен җиңү, Казанны аклардан азат итү Мөселман комиссариаты һәм аның аша Сталин позициясен ныгыта. Яулаган абруеннан файдаланып, Сталин Мөселман коммунистлары партиясен тарата һәм 1919 елның башында бөтен мөселман оешмаларын РСДРП(б) структурасындагы Көнчыгыш халыкларының коммунист оешмалары үзәк бюросында туплый. Мөселман гаскәрләр дә турыдан-туры Кызыл Армиягә буйсындырыла.

Мирсәет Солтангалиев
Мирсәет Солтангалиев
Икенче төрле әйткәндә, Татар-башкорт җөмһүрияте турындагы карарны юкка чыгарып, хәтта 1919 елның мартында Башкорт җөмһүриятен игълан итеп, Мөселман комиссариатын зәгыйфьләндерәләр, аның канатын сындыралар. М.Солтангалиев, И.Фирдәвес, Ш.Госманов, И.Казаков, М.Бурундуков, Г.Янбаев һ.б. Татар-башкорт республикасы турындагы карарны юкка чыгаруга каршы чыгалар, ләкин файдасы булмый.

Татар-башкорт җөмһүрияте проектының тормышка ашмавы буталчык вәзгыять тудыра. 1919 елның мартыннан бирле Башкорт автономиясе яшәп килә (шактый дәрәҗәдә формаль булса да). Татарлар исә һаман да әле үз республикаларына ия була алмый. Бу мәсьәләне хәл итү процессына татар коммунистларын кушмыйлар. Татар автономиясен төзү турында Казан губисполкомы рәисе И. Ходоровский, Халык комиссарлары советы (Совнарком) рәисе В.Ленин, Милләтләр эшләре буенча халык комиссары И. Сталин, Казан губкомы секретаре Гордеев һәм Уфа губисполкомы рәисе Ельцин җыелышып сөйләшәләр. Ходоровский "татарлар арасында республика белән идарә итү эшен тапшырырлык сәләтле коммунистлар юк, республиканы төзү икътисадны какшатыр, чөнки Казан губернасы 10 миллион пот бодай җитештерә" дигән дәлилләр китереп, җөмһүриятне төзүгә каршы чыга. Ләкин Ленин белән Сталин шул булган коммунистлар белән эш йөртербез дип бу фикерне кире кагалар.

Әлбәттә, Татар автономияле совет социалистик җөмһүриятен төзү эше шактый ук тайгак, тотрыксыз җирлектә башкарыла. Русларның Идел буенда күпчелекне тәшкил иткән татарларны тар-мар итәрбез дигән фикерләре һәм теләкләре коммунистларның, шовинистларның һәм демократларның бер үк дәрәҗәдәге диярлек тарихи куркулары һәм шул ук вакытта нәфрәтләре белән аңлатыла ала.

ТАССРның беренче хөкүмәте башлыгы С.Сәедгалиев
ТАССРның беренче хөкүмәте башлыгы С.Сәедгалиев
1920 елның май ае ахырында ВЦИК рәисе М.Калинин, В.Ленин һәм ВЦИК секретаре Енукидзе Татар автономияле совет социалистик республикасын төзү турындагы декретка кул куялар.

Җөмһүриятне төзүгә багышланган җыелышта 59 кеше катнаша. Алар арасында С.Сәедгалиев, Б.Мансуров, Гайнуллин, Г.Баембәтов, Г.Ибраһимов, А.Бочков, Догадов, М.Рошаль, А.Гордеев, Конов, Ненотьев, Хәмзин, Денисов, Ходоровскийларны аерым күрсәтергә мөмкин.

1917 елның статистика мәгълүматларына караганда, яңа республикада 3,120,215 кеше яшәгән (сигез проценты шәһәрләрдә, калганнары - авылларда). Барлык халыкның 51 процентын татарлар, 39ын руслар, 10 процентын башка халыклар тәшкил иткән.

Аннан соңгы елларда алып барылган сәясәт нәтиҗәсендә татарларның чагыштырма нисбәте кими барган.

Галимҗан Шәрәф
Галимҗан Шәрәф
Шулай итеп, милләтчеләр барлыкка китерербез дип планнарын корган бөек Идел-Урал дәүләте, татар-башкорт большевиклары хыялланган зур Татар-башкорт совет җөмһүрияте - барысы да хыял булып калган. Бу проектларны гамәлгә кую өчен, Милләт Мәҗлесендә, аннары Хәрби Шурада, ниһаять, Мөселман комиссариатында бик нык тырышкан бичара Галимҗан Шәрәфнең ТАССР төзелгәннән соң "шулай итеп Татар җөмһүриятенең төзелүе без татар-башкортлар өчен гомумән милли мәсьәләнең хәл ителүе җәһәтеннән иң мөһим адымнардан берсе" дип язарга мәҗбүр булуы үзе үк бик гыйбрәтле.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG