Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан галимнәре Себердә Радлов китабын тәкъдим итте


Казан галиме Фәрит Йосыпов Василий Радлов китабын тәкъдим итү вакытында
Казан галиме Фәрит Йосыпов Василий Радлов китабын тәкъдим итү вакытында

9-10 ноябрь көннәрендә Омскида эшлекле сәфәр белән татар галимнәре булып китте. Казан кунакларының төп максатлары Василий (Вильгельм Фридрих) Радловның 140 елдан соң быел Татарстан китап нәшриятендә кабат басылып чыккан “Көньяк Себердә һәм Жунгар далаларында яшәүче төрки кавемнәрнең сөйләме” дигән китабын тәкъдим итү иде.

Казан галимнәре белән очрашуны Омскиның татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды. Бу вакыйганың кыска гына тарихы да бар. Мохтарият каршында эшләүче “Умырзая” коллективы быел апрель аенда концерт белән Казанда булган иде. Концерттан соң Татарстан республикасының атказанган фән эшлеклесе төрки телләр белгече, филология фәннәре докторы, профессор Фәрит әфәнде Йосыпов сәхнәгә күтәрелеп, Русия тюркология мәктәбенә нигез салучы галим, төрки халыкларны һәм көнчыгышны өйрәнүче, этнограф, археолог һәм укытучы Василий (Вильгельм) Радловның китабы кабат басылып чыгуы турында сөйләп, бер нөсхәсен бүләк иткән иде.

Шул вакытта Омскиның татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре Фәрит әфәнде Йосыповтан Радловның Себер татарлары фольклоры буенча эшләнгән бу хезмәтен Себердә яшәүче татарларга да җиткерүен сорадылар.

Омскига килү

Ярты елдан артык вакыт узганнан соң әлеге китапны Омски төбәге татарларына тәкъдим итү мөмкинлеге туды.

Тарада татар үзәге активы белән
Тарада татар үзәге активы белән
Омскига Фәрит әфәнде Йосыпов, Казан Федераль университетының филология һәм сәнгать институты татар филологиясе бүлеге мөдире, профессор Флера Сәйфуллина, университет доценты, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров Василий Радловның китабын тәкъдим итәргә килделәр.

Казан галимнәре Омскида ике генә көн булдылар. Шундый чагыштырмача аз вакытта алар себер татарлары тематикасы буенча эшләүче кайбер Омски галимнәре белән очрашырга, өлкәнең Тара шәһәрендә һәм Омскида татар җәмәгатьчелеге белән аралашырга өлгерделәр, һәркайда көтеп алынган кадерле кунаклар булдылар.

Омски дәүләт университетында очрашу

Беренче очрашу Омски дәүләт университетының этнография һәм музей белеме кафедрасында узды.

Светлана Корусенко (с) һәм Фәрит Йосыпов, Илһам Гомәров (уртада)
Светлана Корусенко (с) һәм Фәрит Йосыпов, Илһам Гомәров (уртада)
Очрашуда төрки халыкларның, шул исәптән себер татарларының тарихын, генеологиясен, мәдәниятен өйрәнүче Омски галимнәре – Русия фәннәр академиясенең Себер бүлеге археология һәм этнография институты кафедрасы галим-сәркатибе, тарих фәннәре кандидаты Светлана Корусенко, шул ук уку йортының археология һәм этнография бүлекчәсе мөдире, тарих фәннәре кандидаты Александр Селезнев һәм башка белгечләр булды.

Омски галимнәре Радлов китабын көтеп алды

Омскиның “Татар дөньясы” газетасы мөхәррире Гөлсинә Әхмерова "Казан галимнәрен бездә көтеп алдылар", ди.

Этнография кафедрасы галимнәре белән
Этнография кафедрасы галимнәре белән
"Археология һәм этнография институты кафедрасында себер татарлары буенча эшләүче галимнәргә Казан галимнәренең Радлов китабын тәкъдир итергә килүләре хакында әйткәч, алар шундук, Радлов китабын китерәләрме, ничәне китерәләр дип зур кызыксыну белдерделәр. Кунаклар белән кафедрага килгәч, китапны кулларына алып, шундый игътибар белән алар берничә минут беркем белән сөйләшмичә китап белән танышулары, бу китапның аларга кирәк икәнлеге дә, китапның әһәмияте дә аңлашылды", ди Гөлсинә ханым.

Моңа кадәр фәнни хезмәтләре аша таныш булган Омски һәм Казан галимнәре ике сәгатьтән артык аралаштылар, омскилар зур кызыксыну белән Радловның китабын карасалар, казаннар себер татарлары темасы буенча Омскида нәшер ителгән китаплар белән таныштылар, кафедра каршында эшләүче себер халыклары музее экспонатларын карадылар.

Тара шәһәренә сәяхәт

Шул ук көнне кунаклар өлкә үзәгеннән 300 чакрым ераклыкта булган Тара шәһәренә юл тоттылар, әйтергә мөмкин, кайчандыр Радлов йөргән юллардан үттеләр. “Татар дөньясы” газетасы мөхәррире Гөлсинә Әхмерова:

Тарада
Тарада
“Мондый зур эш алдан планлаштырыла – програм төзедек һәм анда ничектер Тара якларын керттек. Чөнки юл баткак булса, олы юлдан ерак авылларга, татар авылларына барып җитә алмабыз дип курыктык, уңайлы дип Тара ягын уйладык. Өйгә кайтып, Радловның китабын ачып, анда китерелгән экспедиция картасын карагач, Тарага баруны планлаштырып ялгышмаганыбызны аңладым, чөнки Радлов юллары шул яклардан да үткән.

Тара ягында ул нәкъ шул юллардан йөргән, Тарлык ягы дип аерым бүлек тә бирелгән. Туралы, Хуҗа авыллары аның юлында бар. Ни өчен без үзебез дә белмичә Тара ягын сайлаганбыз? Бәлки Радлов рухы юнәлткәндер дигән уй килә, без нәкъ шул якларда булып кайттык.

Радлов китабы белән танышу вакытында
Радлов китабы белән танышу вакытында
Фәрит әфәнде Тарада ясаган чыгышы белән Радлов хезмәтенә, шәхес буларак Радловның үзенә шуның хәтле соклану хисе уятты, аның бөеклеген Тарага барып кайткач кына аңладым. Югыйсә, студент елларында без себер татарлары фольклорын өйрәнүче Радлов бар дип белә идек, аның хезмәтен өйрәнә идек, мин үзем Казан дәүләт педагогия институтының татар бүлеген тәмамладым, ул вакытта уйлаганым да булмаган икән, нинди себер татарлары турында язган ул, нәрсәгә таянып язган – томандагы кебек иде. Фәрит әфәнде чыганакларга таянып, аның нинди ат белән, нинди арбада йөрүен сөйләде, мин боларның барысында шул кадәр күз алдына китердем, Тара юлыннан кайтканда, Радловны, аның хатынын шул юлларда очраткан кебек булдым”, дип сөйли Гөлсинә ханым.

Тарада халык белән очрашу

Казаннан килгән галимә Флера Сәйфуллина Тарада булган очрашу турында дулкынланып сөйләде:

Флера Сәйфуллина сөйли
Флера Сәйфуллина сөйли
“Ерак булуына карамастан, шул ук көнне Тара шәһәренә – атаклы сәүдәгәрләре, китапханәсе, татар җанлы, татар рухлы кешеләре, татар мәктәбе булган милли үзәккә бару мөмкинлеге тугач, бик шатланып, рухланып бардык. Туганнары кебек каршы алдылар. Шушы китапны тәкъдим иттек, Радлов турында сөйләдек. Туган иленнән баш тартып, себер татарларын, төрки халыкларны өйрәнергә килгән галим булуы турында ишеткәч, гади халыкта шул кадәр җылы хисләр, җылы тәэсирләр туды”.

Тара шәһәрендә татар җәмәгатьчелеге белән очрашу Дуслык йортында узды. Халык диккать белән тыңлады, аеруча Радловның тормыш юлы күпләрне тетрәндерде, ирексездән күз яшьләрен сөртеп утыручылар күп булды. Бер яктан караганда фәнни китап бит, ә халык үзенең киләчәге турында уйлый, тарихы белән кызыксына – нишләп бик аз санда алып килгәнсез бу китапны, безнең өебездә Коръән бар, аның янында торырга тиешле китап бит бу, безгә ничек тә аны булдырырга кирәк, диделәр очрашуга килгән татарларыбыз.

Омскида халык белән очрашу

Омскида очрашу "Кызыл Гвардия" мәдәният сараенда узды. Концертлар үтә торган залны тутырып килгән халык тын да алмыйча Фәрит Йосыповның чыгышын тыңлады, хәтта тәнәфестә дә янына килеп аралашырга тырышты, сораулар бирде. Дөрестән дә Радлов турында Фәрит әфәнде мавыктыргыч итеп сөйләде:

"Радлов үзе булган татар авылларында халыкның тук булуына, ризыкның ләззәтле булуына, бай булуына, ир белән хатын мөнәсәбәтләренә соклана, себер татар авылларында үксезләр юк, авыл аларны үз химаясенә ала, олыны-олы итә белә. Бүтән халыкларга бер җавап алыр өчен 10 сорау бирелсә, себер татарлары Радловка чират торып әкиятләр, дастаннар сөйли, шулай итеп 1-2 килүендә ул китап бастырып чыгарлык материал җыя".

Радлов китабы белән танышу
Радлов китабы белән танышу
"Себердә үзем бик еш булам, - ди Фәрит әфәнде. - Беренче тапкыр Себергә 1957 елда, профессор Диләрә Тумашева белән экспедиция составында килгән идем. Шуннан бирле һәр ел дип әйтергә ярый, Себергә киләм, халык белән аралашам, себер халкына сокланам, чөнки ул телен дә сакларга тели, милләт буларак та сакланырга тырыша.

Максатым - милли хис алып килү, татар халкының терәге булган себер татарларына күңелемдәге сүзләремне әйтү, милләтебезнең бер өлеше булып яшәргә тырышулары өчен рәхмәтемне әйтү. Тагы бер сәбәп – шушы себер халкын дөньяга беренче мәртәбә матур итеп таныткан бик зур галимебез Вильгельм Радлов, немец милләтеннән булган галим, шул кадәр матур хезмәт калдырган, аның хакында халыкка җиткерү", диде Радлов хезмәтен кабат нәшер итүгә ирешүче галим.

Этнография кафедрасында
Этнография кафедрасында
Радлов китабының кабат басылып чыгуына Фәрит Йосыповның керткән өлеше хакында Гөлсинә Әхмәрова белән әңгәмә корабыз. Гөлсинә ханым аның фидакарьлеге турында сөйли:

“Бөек Радлов юлының ниндидер өлешен үтеп, Тара якларыннан, әйләнеп кайткач, мин Фәрит Йосыповның бу китапка керткән өлешен тагы да күбрәк аңладым. Иң беренчеләрдән булып башлап йөрүче ул булган, китапны яңадан бастырырга кирәклеген Татарстан хөкүмәтенә ул җиткергән, һәм китапның төзүчесе буларак та бик зур эш башкарган. Себер халкы да бу китап турында белергә, аның кыйммәтен аңларга тиеш дип, безгә, себер татарларына килеп шуны сөйләве дә, аның чын татар җанлы кеше икәнлеген, халык өчен эшләгәнлеген раслаган бер дәлил булып тора.

Фәрит Йосыповның чын татар җанлы кеше икәнлегән, халык өчен эшләгәнлеген Омскига килеп шушы китапны тәкъдир итүдән генә дә аңларга була. Мин аны ирексездән Радлов белән чагыштырам – ул 1957 елдан бирле ничә тапкырлар себер ягына килгән, халыкны өйрәнгән, мәдәниятен, тел байлыгын саклауга өлеш керткән. барлык эшләгән эше – халык өчен”, ди Гөлсинә ханым.

Казан галимнәре Омскига килү файдалы булды дип саный

Фәрит әфәнде үзе дә, аның белән килгән галимнәр Флера Сәйфуллина һәм Илһам Гомәров та Омски татарлары, татарларның тарихын, тамырларын өйрәнүче галимнәр белән очрашудан канәгатьләр.

Этнография кафедрасы музее
Этнография кафедрасы музее
Илһам Гомәров: “Себер үзенең тарихы белән, үзенең кешеләре белән тартып китергәндәй була, без Төмән, Тубыл якларында күп йөрдек. Экспедиция составында Фәрит абый белән дә килгәнем булды. Омскига беренче килүем, бик хәйран калып китәбез, мондагы халыктан, очрашулардан. Безнең электән килгән бәйләнешләребез бүген дә сакланып калган, бүгенге көндә дә мондый очрашулар, аралашулар зарур икән, дигән уй белән китәбез", диде.

Казан галимнәренең Омски җәмәгатьчелеге белән очрашулары "Умырзая" татар-башкорт фольклор халык ансамбленең һәм “Өмет” балалар үрнәк фольклор студиясенең зур концерты белән тәмамланды.
"Умырзая" ансамбле Казан кунаклары белән
"Умырзая" ансамбле Казан кунаклары белән
XS
SM
MD
LG