Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (117)


"Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарларының Милләт Мәҗлесе" китабы тышлыгы
"Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарларының Милләт Мәҗлесе" китабы тышлыгы
Йомгаклау сүзе (I)

"Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарларының Милләт Мәҗлесе" китабында тарихның кыска, ләкин Идел-Урал буйларында яшәгән татар-башкортлар һәм хәтта башка халыклар өчен дә бик мөһим дәвернең томан эчендә калган өлешен күрсәтергә тырыштык. Якынча ике-өч ел дәвам иткән дәвер тарих өчен бик кыска булуына карамастан, бу төбәк халыкларының язмышы өчен ул зур әһәмияткә ия була. Аны яктыртырга тырышуыбызның нәтиҗәсе нинди булачагын да кистереп әйтү кыен. Мин тик шуны әйтә алам: бу дәвернең ничаклы мөһим булуын ассызыклап күрсәтү мөмкинлеген таба алмаган булсам, тарих алдындагы бурычымны тулысынча үтәмәвем өчен күңелем бик тә әрнер иде.

XVI гасырның икенче яртысында рус хакимиятенә буйсындырылган төрки кавемнәр бары тик XX йөзнең беренче чирегендә сәяси хәрәкәт кузгату мөмкинлеге ала. Эчке Русия вә Себер төрк-татарларының Милләт Мәҗлесе - бу хәрәкәтне сынландыра-чагылдыра торган тарихи оешма. 365 ел Русия эчендә яшәгән Идел-Урал мөселманнары XVIII гасыр азагына кадәр хәтта дини хокуклардан мәхрүм була. Екатерина II дәверендә үткәргән реформа вәзгыятьне бераз гына җиңелләштерә.

Мөселманнар мәдәният, социаль һәм икътисади тормыш ягыннан артта кала. Аларның 95 проценты авыл җирендә яши (Русиядә бу процент 75 процент булган). Билгеле ки, рәсми рус сәясәте Идел-Урал мөселманнарының матди һәм рухи-мәгънәви үсешен күтәрүне күздә тотмый, киресенчә, сәяси һәм хәрби ысуллар кулланып, аны тоткарлый. Патша режимының тоткыны булган халык бирелгән кадәресе белән канәгатьләнү мәҗбүриятендә кала. Хәер, үз бәйсезлеген, үз азатлыгын саклый алмаган кавемнәр, гадәттә, нәкь шундый язмышка дучар була. Киләчәктә дә шулай булачагына шик юк.

Кешелек дөньясы тарихында формалашкан кагыйдәләр, язылмаган кануннар нигездә үзгәрми: идарәчеләр һәм идарә ителүчеләр, изүчеләр һәм изелүчеләр һәрвакыт бар. Идарә, басым алымнары гына үзгәрә. Әлбәттә, һәр кавем, һәр милләт исән калу өчен көрәшә. Тарихка карасак, бер төркем халыкларның юкка чыкканны, башка, зуррак халыкларгa кушылганын, алар эчендә эреп беткәнен күрәбез. Ягъни алар яшәү мөддәтен тәмамлый. Идел-Урал төркиләренә дә шундый ук куркыныч яный дип фаразлана иде.

1905 елгы инкыйлабтан соң, Русия төркиләре җанланып китә, тәүге сәяси җыелышлар ясыйлар, мәгариф һәм матбугат өлкәләрендә ислах-реформа хәрәкәтен көчәйтеп, билгеле дәрәҗәдә тәрәкъкый итәләр. Татарларда һәм aзәриләрдә икътисадди вәзгыять тә яхшыра. Татарга күп кенә гәзит һәм журнал нәшер ителә башлый. Тик болар барысы да сан ягыннан чагыштырмаслык дәрәҗәдә күбрәк булган һәм хакимиятне кулларында нык тоткан русларның көче белән чагыштырганда канәгатьләнерлек казанышлар дип санала алмый.

Татар-башкортлар, төрле сәяси һәм икътисади сәбәпләр аркасында, Русиянең бик күп төбәкләренә таралып яши, тарихи җирләрендә исә шактый санда рус халкы төпләнә. Инде әйткәнебезчә, татар-башкортның 95 проценты авылларда яшәп иген игеп, терлек асрап көн күрә, калган 5 проценты эшчеләр, вак һөнәрчеләр, кече һәм урта дәрәҗәдәге сәүдәгәрләр һәм аз гына зыялылар тәшкил итә. Зыялыларның зур өлеше җәдитчеләрдән тора. Югары белемле татарлар бик аз була, ихтимал бер меңгә дә тулмый. Әгәр шәһәр татарларын якынча 300 мең дип фараз итсәк, шуларның 5 процентын зыялы, укымышлылар дип кабул итсәк, барлыгы 15 мең тирәсе зыялы булган дигән нәтиҗәгә киләбез.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG