Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары корылтайда проблемнарын сөйләргә өметләнә


Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте конференциясе, Уфа, 21 апрель 2012
Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте конференциясе, Уфа, 21 апрель 2012

6-9 декабрь Казанда узачак V Дөнья татар конгрессы корылтаенда Башкортстаннан йөзгә якын кеше катнаша.

Башкортстаннан сайланган делегатлар 6 декабрь иртәсендә Казанга юлланды. Ике автобус йөзгә якын кешене алды. Вәкиллектә 73 делегат һәм хөрмәтле кунак сыйфатында чакырылган тагын 25 кеше.

Башкортстаннан сайланган вәкилләр арасында БР Татар конгрессы әгъзалары гына түгел. Республикада егермегә якын татар җәмәгатьчелек оешмалары исәпләнә. Шуңа күрә алардан да корылтайга вәкилләр тәкъдим ителде. Казанга юлланучылар арасында төрле яшьтәге милләттәшләр һәм төрле һөнәр ияләре бар. Милли хәрәкәттә татар мәнфәгатьләрен яклап ныклы сүзен әйтә һәм тәгаен эшләр башкара торган шәхесләр байтак. Шул ук вакытта вәкиллеккә очраклы гына кертелгән кешеләр булуын да инкяр итми төркемне әзерләүчеләр.

Римма Үтәшева
Римма Үтәшева
Корылтайның пленар утырышында Башкортстан ягыннан да кемдер чыгыш ясарга тиеш. Әлегә аның Башкортстан милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Римма Үтәшева булачагы хакында әйтелә. Әмма аның әзерләгән чыгышы күпләргә ошамады. “Бездә һәммәсе дә ал да гөл” кебегрәк фикерләр белән тулы, дип аңа каршы чыгучылар булды. Нәтиҗәдә чыгышны ныклап әзерләп бетерү өчен бер эшче төркем дә төзелде. Хәзер инде нотыкның ничек килеп чыгуын корылтайда гына белеп булачак.

Үтәшеваның чыгышын соңгы тыңлауда катнашкан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов сүзләренчә, ул чыгыш "йомшак" булу сәбәпле секцияләрдә булса да ясар өчен чыгышлар әзерләнә. Шуларның берсен Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Айрат Гыйниятуллин әзерләгән.

Шунысы да мәгълүм, секцияләрдә Башкортстаннан кемнәрнең чыгыш ясаячагы да билгеләнгән. Алар - Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмов һәм Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов. Татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең чираттагы утырышында ул чыгышларның да "йомшак" булачагы фаразланды. Конгресста ике кеше Башкортстан проблемаларын күтәреп сүз алырга җыена. Алар - “Азатлык” тыңлаучыларына яхшы таныш милли-мәдәни мохтарият шурасы әгъзасы Кәрим Яушев һәм ТИҮ рәисе урынбасары Айрат Гыйниятуллин. Без Айрат Гыйниятуллиннан әгәр сүз алу мөмкинлеге булса, ниләр сөйләргә җыенуын белештек.

Айрат Гыйниятуллин
Айрат Гыйниятуллин
“Башкортстан татарлары проблемнарын корылтайда телгә алып кына узырга була, чөнки аларны конгресс хәл итми, алар - безнең эш”, диде Айрат Гыйниятуллин. Аның сүзләренчә, федераль проблемнар мөһимрәк. Ул шуларның берсе - субьектларны эреләндерү мәсьәләсендә дә позициясен белдерергә җыена.

"Русия - демократик ил дип атала. Әгәр шулай икән субъектларны берләштергәндә Татарстанга чиктәш өлкә-республикаларның татар районнарын кушканда бик яхшы булыр иде. Татар-башкорт мәсьәләрен чишүнең иң яхшы юлы, гомумән, ике республиканы кушу булыр иде", диде Азатлыкка Айрат Гыйниятуллин.

Корылтайның секция утырышларында башка чыгыш ясарга теләүчеләр дә бар. Шуларның берсе Уфа шәһәренең 42нче урта мәктәбе мөгаллимәсе, “Башкортстанның халык укытучысы” исеменә лаек булган Лиза Әгадуллина. Аны мәгариф өлкәсендәге проблемнар гына түгел, ә авылларның сүнә баруы да борчый. “Авыл бетсә, милләтебезнең дә хәле хөрти була, телебез әлегә шунда гына саклана бит”, ди Лиза ханым.

Лиза Әгадуллина
Лиза Әгадуллина
Лиза Әгадуллина 70 яшьтән үтсә дә, һаман да укытучылык эшендә. Гомере буе химия фәнен укыткан тынгысыз шәхес зур абруй яулый. Аның 200гә якын укучысы төрле дәрәҗә олимпиадаларда беренче урыннарны алган. Җиңүчеләр арасында дөньякүләм ярышмаларда өстен чыккан укучылары да бар.

“Һәр эшне күңел биреп башкару зарур, - ди Лиза ханым. - Татар милли хәрәкәте эшчәнлегенә дә кагыла бу. Чын-чынлап милли мәнфәгатьләребезне яклаучылар булырга тиеш татар җәмәгатьчелек оешмаларында. Милли эшчәнлек Уфада гына кайнарга тиеш түгел. Районнарда, авылларда да татар оешмалары бүлекләренең гөрләп эшләве кирәк. Татар мәктәпләре, татар сыйныфлары ябыла. Оптимальләштерү дигән бер әйбер уйлап таптылар. Дөрес түгел бу. Кечкенә авылларда да мәктәпләр калырга тиеш. Бу мәсьәләдә дә татар оешмалары үзләренең катгый сүзен әйтергә бурычлы. Шул чакта гына киләчәгебез өметле була”.
XS
SM
MD
LG