Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар кызы Канада гаиләсендә бәхетле


Русанна (уңда) Канададагы әнисе, Мари Ли һәм Габриэлла исемле сеңелләре белән
Русанна (уңда) Канададагы әнисе, Мари Ли һәм Габриэлла исемле сеңелләре белән

Русанна үзен татар дип саный. 22 ел элек бер-берсеннән аерылган ана белән бала әле дә күрешмәгән. “Ачу юк, ләкин ярату да юк”, диде ул Азатлыкка.

Тугыз яшендә Самар шәһәреннән асрамага алынган хәзер Канаданың Квебек төбәгендәге Римуски каласында яшәгән 22 яшьлек татар кызы Русанна Бриссон үз әнисен дүрт ел элек тапкан булса да, әле дә аны кайтып күрә алмаган. Русанна өчен ана теле – француз теле. Инглизчә барган сөйләшү вакытында кыска-кыска гына җаваплар биргән, хисләргә бирелмәгән бу яшь кызның үз гомерендә инде күпләрне күргәне сизелә иде. Шулай ук ул Русиядә булып яткан хәлләрдән хәбәрдар.

Русанна 5 яшендә Самарның балалар йортында
Русанна 5 яшендә Самарның балалар йортында
Русиядә яшәгән еллардан ниләр хәтерлисең? Ни сәбәпле балалар йортында тәрбияләнгәнеңне беләсеңме?

– Мин әниемне белми үстем. Өч ел элек кенә әнине табарга ярдәм иттеләр. 5-6 яшемдә мине кечкенәләр йортыннан зуррак балалар булган ятимнәр йортына күчергәннәр. Беренче тапкыр мине асрамага Русиядә бер гаилә алды, ләкин алар белән яшәп булмады.

– Нигә?

– Андагы "әти" бик сәер иде. Хәзер белмим дә инде. Мин әле мәктәпкә йөрми идем. Шуннан алар мине кире балалар йортына кайтарды. Анда мәктәптә укый башладым, шунда икенче сыйныфны башлаганда Канададан килгән бер гаилә алып китте.

– Алар белән очрашу ничек булды?

– Ул гаилә минем рәсемнәрне күргән булган, мине алырга дип Квебектан килгәннәр. Канадага 9 яшь тулганда киттем. Мин французча да, инглизчә дә сөйләшә белми идем. Бары тик русча гына, телләрне өйрәнергә ике ел кирәк булды.

Русанна Канадага китәр алдыннан балалар йортында
Русанна Канадага китәр алдыннан балалар йортында
– Тугыз яшеңдә булган бу хәлне инде бик яхшы хәтерлисеңдер.. Бәхетле идеңме?

– Бик яхшы хәтерлим. Туктый алмыйча еладым, бик күп еладым. Мин аларның гаиләсенә "керә алмадым", алар минем белән якын була алмады. Туры килмәдек бер-беребезгә. Шуннан соң алар мине кире социаль хезмәтләргә тапшырды. Мине үстергән гаилә Русиягә барып алучылар түгел.

– Хәзерге гаиләң - кемнәр алар? Алар сине кайдан тапты?

– Квебекта DPJ (Direction de la protection de la jeunesse) дигән бер оешма бар. Бу балалар һәм яшьләр хокукларын яклаучы хөкүмәт оешмасы. Алар балаларны гаиләдә көч куллану, җенси эзәрлекләүдән яклый һәм ярдәм итә.

– Сине Русиядән килеп алган гаилә ничек тә булса эзәрлекләдеме? Басым ясадымы?

– Русиядән килеп бер ай узгач бу гаилә мине шул оешманың балалар йортына китерде. Моның сәбәбен мин беркайчан да белмәдем. Ләкин мин алар белән барыбер яши алмас идем. Анда китерелгән балаларга яңа гаиләләр эзлиләр.

– Кардәшләрең бармы бу яңа гаиләдә?

– Әйе, ике сеңлем бар. Берсе Кытайдан асрамага алынган, икенчесе бу гаиләнең үз кызлары. Миңа 22 яшь, сеңелләремә 18 һәм 21. Без бергә яшәмибез. Әти-әниләребез аерылган. Мин әтием белән яшим. 18 яшьлек сеңлем бер атна әнидә, бер атна безнең белән тора. Олырак сеңлем Квебек шәһәрендә тора, ул анда укый. Бу бездән бер 3 сәгатьлек юл. Без барыбыз да университетларда укыйбыз.

Русаннаның Комъязы авылындагы әнисе Рәинә Шәрифгалиева һәм аның гаиләсе
Русаннаның Комъязы авылындагы әнисе Рәинә Шәрифгалиева һәм аның гаиләсе
– Әниеңне кайчан эзли башладың?

– Мин үземнең татар икәнемне белеп яшәдем. Үземне хәтерли башлаган чактан бирле татар икәнемне белдем. Балалар йортында барысы да сары чәчлеләр, мин генә кара чәчле, кара күзле идем, миңа "син татар" дип әйтә иделәр. Мине асрамага биргәндә тапшырылган кәгазьләрдә дә "татар" дип язылган иде. 15 яшь тулгач интернетта татарлар турында мәгълүмат эзли башладым. Шунда Ирек Биккининның татарлар турындагы мәкаләләрен таптым. Аның шул мин туган якларда яшәвен дә укып белдем, шуннан соң ярдәм сорап аңа яздым. Әниемне табарга ул булышты.

– Әниеңнең кем икәнен, кайда яшәгәнен кайчан белдең?

– Миңа 18 тулган иде.

– Сез әле аның белән әле очрашмаган дип беләм. Сөйләшәсезме? Хат алышасызмы?

– Юк сөйләшмибез, хат та язмыйбыз. Мин урысчаны оныттым, ул инглизчә сөйләшми. Татарча мин беркайчан да белмәдем, минем белән татарча сөйләшүче булмады, балалар йортында минем белән урысча гына сөйләштеләр.

– Әниең сүзләренә караганда, аңа имеш, син туганда үлгәнсең дип әйткәннәр. Табиблар аңа шулай дип әйткән.

– Әйе, имеш шулай. Моңа ышаныргамы? Белмим. Ләкин минем исән икәнне белгәч, нигә әнине эзләп тапмаганнар? Шуңа бик ышанмыйм мин моңа.

Русанна ике кечкенә энесен сагына
Русанна ике кечкенә энесен сагына
– Әниең тугач та сиңа Резедә исемен биргән булган, сиңа Резедә дип дәшүче булдымы?

– Юк сездән беренче ишетәм.... (нык гаҗәпләнде - А.К.) Юк, белмәдем, балалар йортында мине Русанна дип дәштеләр.

– Әтиеңне дә табарга телисеңме?

– Әйе, аны да табасым килә. Ләкин аның исемен генә беләм, башка берни белмим. Аның исеме Василий Вәлиев.

– Ни өчен әлегә кадәр Русиягә кайтмадың?

-- Документларны ясау бик авыр. Русия илчелеге - Монреальдә. Бу бездән алты сәгатьлек юл. Алар көненә өч кенә сәгать эшли. Минем анда барырга вакытым әлегә юк, укыйм, эшлим. Аннан соң минем очрак шулкадәр катлаулы. Мин инде ничә гаилә алмаштырдым. Гаиләне алмаштырган саен фамилиям үзгәртелде. Моның өчен бик күп яңа кәгазьләр эшләнде. Аларга моны ничек аңлатырга да белмим. Русия паспортын алырга телим, шунда туган кеше буларак моңа хокукым бар. Канада ватандашы буларак барсам, анда бер генә ай кала алам, бер ай минем өчен бик аз. Русиягә барсам, озаграк торасым килә. Яңадан рус телендә сөйләшәсем, аны искә төшерәсем килә.

– Русанна, Русиядә булган яңалыкларны, соңгы хәлләрне карап барасыңмы?

– Әйе, Твиттерда.

Русаннаның энесе Айдар да элек балалар йортында тәрбияләнгән
Русаннаның энесе Айдар да элек балалар йортында тәрбияләнгән
– Русиядә ятим балаларны АКШ гаиләләренә асрамага бирүне туктату турында канун кабул ителде...

– Беләм. Бер әйбер искә төшә. Русиядән килеп алган беренче гаилә мине Канадада ташлагач, алар илкүләм телевидениегә чыгып бер тапшыруда бу турыда сөйләделәр. Бөтен Канадага. "Яшүсмерләре асрамага алмагыз, алар белән проблема күп була" дип сөйләделәр алар. Төрле гаиләләр була. Канадада да, АКШта да. Балаларны асрамага алу бизнесында бик күп ришвәтчелек, алдау да була торгандыр. Канадада асрамага бала алган гаиләләргә социаль ярдәм бирелә, аңа кызыгып алучылар да була. Ләкин сез әйткән бу канун күңелләрне болгата. Балаларның бер гаебе дә юк. Мескен ятим балаларны зурлар акча эшләр өчен куллана, хәзер менә тагын аларны сәясәттә дә кулланалар. Яхшы ниятле гаиләләр бик күп. Алар күбрәк. Алар балаларны алып мәктәптә укыта, кеше итә, аларга яхшы тәрбия бирә.

– Башкортстанга әниең янына кайтуны ничек күз алдыңа китерәсең? Аның белән нәрсә турында сөйләшергә телисең?

– Үзем турында чынбарлыкны беләсем килә, әлбәттә. "Ни өчен ташладың мине?" дип сорыйсым килә.

Русанна Бриссон
Русанна Бриссон
– "Әнине яратам" дип әйтә аласыңмы?

– ...яратаммы? Яхшы сорау...Мин аның кем икәнен дә белмим бит. Әйе, ул мине бу дөньяга китергән. Моның өчен генә кешене яратып була микән? Белмим...Ул бит мине теләмәгән, калдырып киткән. Мин аның өчен бер хата булганмын...Менә ике энемне яратам дип әйтә алам. Аларны әле күрмәсәм дә, нык сагынам. Ярый әле мине Канадага алып киткәннәр, мин монда бәхетле. Алар шактый ярлы яши кебек күренә.

– Синең спортта уңышларың турында ишеттем...

– Әйе, мин сигез ел каратэ белән шөгыльләндем. Дөньяга булган ачуны эчемнән чыгарырга каратэ булышты. Элек ачу күп иде. Кара билбау алдым, халыкара ярышларда катнаштым, бүләкләр алдым.

– Яңа елга планнарың нинди?

– Мин гап-гади студент, хыялларым да бик гади. Укыйм, төннәрен эшлим. Быел укуны тәмамлагач, Русиягә виза артыннан йөрергә җыенам. Мәскәү университетында укыйсым килә. Мәктәпне бетергәч сәяхәт итәсем килә. Элегрәк максатлар югары иде, хыяллар күп иде.Соңгы елларда үзгәрде.

* * * *

2010 елның җәендә Азатлык хәбәрчесе Ирек Биккинин Башкортстанның Балтач районы Комъязы авылына барып 1999 елдан бирле Канадада асрамада яшәүче Русанна Бриссонның әнисе һәм энеләре белән очрашты. Русанна аларны шушы видеодан гына күреп белә.

Канададагы Русаннаның Башкортстандагы гаиләсе
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:37 0:00
XS
SM
MD
LG