Accessibility links

"Татар теле – татарларның паспорты ул"


Европа татар яшьләренең беренче форумы. Латвия. Лира уң яктагы рәттә икенче. 2012, апрель
Европа татар яшьләренең беренче форумы. Латвия. Лира уң яктагы рәттә икенче. 2012, апрель

Чехиянең аграр университетын тәмамлаучы Лира Фәсхетдинова, телне белмичә мин татар дип сөйләнеп йөрү генә татарлык түгел, дип белдерә. Лира "Татар милләте һәм татар теленең Татарстандагы һәм Европадагы ассимиляциясе" дигән темага диплом эше язды.

Лира Фәсхетдинова тумышы белән Әлмәттән. Алар моннан 12 ел элек гаиләләре белән Прагага күчәләр. Лира быел Чехия аграр университетын тәмамлый. Диплом эшен ул "Татар милләте һәм татар теленең Татарстандагы һәм Европадагы ассимиляциясе" дигән темага яза. Татар теленең Татарстандагы хәлен Европада яшәүче татарлар арасындагы хәле белән чагыштыра.

"Татар теле белән проблемнар бар. Иң беренче чиратта, яшьләр татарча сөйләшми һәм татар теле белән кызыксынмый дип әйтер идем. Татарстаннан киткән вакытта миңа 11 яшь иде. Шушы 12 ел эчендә Татарстанда татар телен куллану дәрәҗәсе кимегәнен сизәм. Минем дусларымның 90%-ы татарлар, без үзара бары тик русча гына сөйләшәбез. Тагын шунысы да күзгә чалына, хәзер урта буын да ярым татарча, ярым русча сөйләшә", ди Лира.

Лира Фәсхетдинова
Лира Фәсхетдинова
Аның сүзләренчә, татар теленә ихтыяҗ булмау аның югала баруына төп сәбәп булып тора. Татар теленнән башка эшкә урнашырга да, тормыш итәргә дә була. Диплом эшен язганда ул тикшерү үткәргән. 15 яшьтән 60 яшькә кадәр төрле илләрдә яшәүчеләр Лира җибәргән сораулыкларга җавап биргән. Җавап бирүчеләр арасында укытучылар, журналистлар, менеджерлар, студентлар да бар.

"Мин бу анкеталарны тараткан вакытта олырак кешеләр татар телендә генә сөйләшәбез, ул тормышта кирәк дип язарлар дип өметләнгән идем. Җавапларга нәтиҗә ясаганнан соң укытучылар һәм журналистларның гына татар теле белән яшәгәннәрен аңладым. Алар өчен татар теле беренче урында, чөнки татар теле акча китерә. Баксаң, ничә яшьтә булуның татар теленә бернинди катнашы юк дип әйтергә була", ди Лира.

Бер яктан карасаң, Европада яшәүче татар яшьләренә татар теле кирәкми дә кебек. Алар Европа мәдәниятен, үзләре яшәгән илнең тарихын белә. Иң кимендә өч телдә яхшы сөйләшә. Әмма хәзер ана телләрен белергә теләгән, аны өйрәнүче яшьләр дә арта бара. “Алар туган телләре ярдәмендә татар халкының гасырлар буе тупланган байлыгын үзләштереп тагын да белемлерәк, зыялырак булулары турында аңлый. Мин аларны эчләрендә геннары уянганнар дип әйтәм. Һәм бу халәт аларга тыныч кына яшәргә, битараф булырга ирек бирми", ди Лира.

Аның сүзләренчә, әлеге яшьләргә өлкәннәр алдында оят, алар үзләренең балаларына татар милләтенең нинди кыйммәтләрен тапшырырбыз икән дип борчыла. "Туган телне белмичә, мин татар дип кенә сөйләнеп йөрү бернәрсә дә бирми. Тел - иң беренче чирата ул безнең милләтнең паспорты. Башкалардан үзгә булуның күрсәткече", ди Лира.

Лира диплом эшен үзе сайлап алган. Беренчедән, татарларның бай тарихы турында күбрәк белергә теләгән. Икенчедән, эзләнүләре, тикшеренүдән соң ясаган нәтиҗәләре телне саклап калу өчен ниндидер юллар да ачар дип өметләнә. Диплом эшенең темасын фәнни җитәкчесе дә хуплаган.

Лира икътисад факультетында мәдәни һәм икътисади идарә белгечлеген үзләштерде. Аларның төркемнәрендә башка милли темаларга язучылар да бар. Кыргызстаннан килгән бер кыз үз илләрендәге хокук системасын өйрәнгән, берәү фәнни хезмәтен Франциягә багышлаган.

Лира Прагадагы үзе укыган югары уку йортында төрле илләрдән килгән яшьләр белән аралаша. Аларның татар теле белән кызыксынуларын әйтә. Сөйләтеп тә караганнар, рус теленнән һәм башка телләрдән нәрсәсе белән аерыла дип тә сораганнар. Шуннан соң гына әңгәмә татарлар тарихына, мәдәниятенә күчә, ди Лира.
XS
SM
MD
LG