Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары "Назарбаев гаскәренә" керү мәсьәләсен тикшерде


ТИҮ утырышы
ТИҮ утырышы

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге идарәсенең киңәйтелгән утырышы узды. Анда Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаевның сенсацияле белдерүе дә тикшерелде.

Утырыш оешма әгъзаларына яңа булдырылган таныклык тапшыру белән башланды. Аны оешма рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов тапшырды. Шуны да әйтергә кирәк, моңа кадәр ТИҮдә әгъзалык юк иде. Беренче санлы таныклык рәссам, милли хәрәкәттә башлап йөрүчеләрнең берсе Роберт Яруллинга тапшырылды. Киләчәктә күкрәккә тага торган билге эшләү дә планлаштырылган.

Беренче санлы таныклык иясе рәссам Роберт Яруллин
Беренче санлы таныклык иясе рәссам Роберт Яруллин
Арытаба узган елның октябрендә Казакъстан-Төркия бизнес форумындагы Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаевның сенсацияле белдерүе тикшерелде. Ул форумда Казакъстан президенты дөньяның барлык 200 миллион төрки халыкларын берләштерү мәсьәләсен күтәргән иде. Инде Назарбаев башлангычында төрки дәүләтләр җитәкчеләре шурасы төзелгән, Бакуда төрки дәүләтләрнең парламент ассамблеясы эшли, Астанада төрки халыклар академиясе эшли башлаган.

Татар иҗтимагый үзәге төрки халыклары шурасы төзелүен хуплап, Казакъстан президентына хат күндерергә булды. Аның эчтәлеге белән Сабит Хамаев таныштырды:

“Хөрмәтле президент әфәнде! Без төрки халыклары шурасы төзүегезне хуплыйбыз һәм анда ассоциацияле әгъза булып керү теләген белдерәбез”.

“Сезнең оешмага керү теләге” дигән сүзләр тирәсендә кызу бәхәсләр дә булып алды. Берәүләр аны оешмага керүне мескенлек дип, сүз тигезлек турында барырга тиеш дип санаса, икенчеләр әлеге хатны хуплавын белдерде. Милли-мәдәни мохтарият шурасы әгъзасы Шамил Нәҗметдинов моны "Нурсолтан Назарбаев гаскәренә керү" дип атады.

ТИҮ рәисе урынбасары таныклык тапшыра
ТИҮ рәисе урынбасары таныклык тапшыра
Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов исә моны мескенлек дип бәяләде: “Без бу хат белән халкыбызны кимсетәбез. Без заманында зур территорияләргә ия булган дәүләтле халык булганбыз. Алар Русиянең чигендә булу сәбәпле дәүләтле булды. Хатта “сезнең оешмага керү” дигән сүзләр аларны өстен итеп күрсәтә. Без тигез булырга тиеш”.

Җыелучылар хатны өлге буларак кабул итте һәм аны берникадәр тулыландырып Нурсолтан Назарбаевка җибәрергә карар итте.

Утырышта катнашучылар республикадагы барлык татар гимназияләрендәге тактаташларны татар телендә яздыруны контрольгә алу турында да карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG