Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кечкенә Мәрьямгә ярдәм чаралары башланды


Казанда хәйрия дискәтүге узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:45 0:00

Казанда хәйрия дискәтүге узды

Казанда яшь автор-башкаручы Миләүшә Сафинаның кызы Мәрьямгә ярдәм йөзеннән 31 гыйнварда Казанда беренче хәйрия татар дискәтүге үтте. 2 февральдә Сафиналарның туган ягы, Татарстанның Балтач районда да ярдәм концерты узды. Киләсе хәйрия тамашасы 10 февральдә Казанның филармония залында булачак.

31 гыйнварда Мәрьям Сафинага ике яшь тулды. Туганда аның баш мие һәм умыртка сөяге җәрәхәтләнгән була, табиблар Веста синдромы дигән диагноз куя. Иң элек бу гаилә кызларын бер елдан артык үзләре дәваларга тырыша, тик көчләре җитмәячәген аңлагач кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр булалар.

Казанның Оут-хол төнге клубында "Бердигән шоу" кысаларында узган татар дискәтүген автор-башкаручы, эшкуар Илназ Сафиуллин оештырды. Бу чарага Мәрьямнең әтисе Хаят белән әнисе Миләүшә дә килгән иде. Алар, без бүген барлык ярдәмне кабул итәргә әзер, диләр. Дискотекада Миләүшәнең иҗатташ дуслары, яшь башкаручылар: Илназ Гарипов, Илгиз Шәйхрәзиев, Рүзәл Әхмәдиев, Рамил Закиров чыгыш ясады. Бу чараны оештырган Илназ Сафиуллин сүзләренчә, дискотекада 54150 сум акча җыелып Мәрьямнең әти-әнисенә бирелгән.

2 февральдә Балтачта үткән хәйрия концертында 105900 сум җыелган. Гомумән Мәрьям өчен 700 меңләп акча тупланган, ә аларга миллион сум кирәк икән.

Мәрьямнең әтисе Хаят һәм әнисе Миләүшә
Мәрьямнең әтисе Хаят һәм әнисе Миләүшә
Киләсе ярдәм чарасы 10 февральдә Казанның филармония концертлар залында булачак. Анда Венера Ганиева, Вил Усманов, Бәширә Насыйрова кебек билгеле җырчылар, "Мунча ташы" көлке театры, яшь башкаручылар чыгыш ясаячак. Миләүшә Сафина белдергәнчә, бу чараларны рекламалау, оештыру буенча җаваплылыкны "Болгар" радиосы директоры Илнур Фәйзрахманов һәм аның тормыш иптәше Гөлназ Фәйзрахманова үз өстенә алган. Ярдәм итүчеләр арасында төрле кешеләр бар, ди Миләүшә. Балтачтагы күршедән башлап "Татмедиа" җитәкчесе Ирек Миннәхмәтовка кадәр үз өлешен керткән.

Сафиналарның алдагы көннәргә планнары белән дә кызыксындык.

"Якын арада виза әзер булгач Парижга барырга җыенабыз. Башта Германия дип уйлаган идек, тик күп әниләр анда бармагыз, акча гына әрәм итәсез дип яздылар. Франциядә якташыбыз, Балтачтан күчеп киткән Светлана Хөрмәтова исемле ханым элемтәгә чыкты, ул анда табиб булып эшли икән. Аның белән танышкач чит илгә курыкмыйча чыгабыз Алла боерса, телне аңлау мәсьәләсендә дә кыенлык булмас", диде Миләүшә.


Мәрьям Сафинага ярдәм итү юллары:

СБЕРБАНК:
Получатель: Сафина Миляуша Рустамовна
Банк получателя: Волго-Вятский банк Сбербанка РФ г.Нижний Новгород
БИК 049205603
ИНН 7707083893
КПП 163502001
Кор/счет 30101810600000000603
рас/счет 30301810442006006210
НОМЕР КАРТЫ:4276 8620 1183 1114
действует до 01/16

ЯНДЕКС ДЕНЬГИ:
410011721176776

WebMoney
R327644824079 рубли
E101180933499 евро
Z169293447158 доллары

КИВИ КОШЕЛЕК
9509491936

БИЛАЙН-ДЕНЬГИ
Мобиль телефон номеры: 89625559064
-----------------
Миләүшә Сафинаның номеры: 89509491936
XS
SM
MD
LG