Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиаданы танытучы велосипедчылар Атлантага җитте


Татарстан велосипедчылары Атланта теш табибы белән
Татарстан велосипедчылары Атланта теш табибы белән

Велосипедчыларның берсе – Павел Грачев АКШның Атланта шәһәрендә тешен яматкан.

Татарстаннан велосипедта дөнья буйлап сәфәргә чыгып киткән Павел Грачев һәм Ален Хәйруллин гыйнвар азагыннан сәяхәтне Америка кыйтгасында дәвам итә.

АКШның Атланта хәбәрләр сәхифәсе хәбәр итүенчә, Павел Грачевка ашыгыч теш табибы ярдәме кирәк булып ул Атланта теш медицина үзәгенә барган. Аңа кирәкле ярдәмне Джоел Бенк исемле табиб күрсәткән. Бенк шулай ук Джорджия штатының Наркотикларга каршы көрәш фонды җитәкчесе.

Грачев һәм Хәйруллин сигез ай эчендә дөньяның 13 иле аша 21 мең км юл үтеп Универсиада барган көннәрдә Казанга кайтып җитәчәк.

“Велоясәяхәтчеләрнең төп максатлары - Универсиаданы популярлаштыру, Татарстан, Казан, татар халкы турында сөйләү. Алар педаль әйләндерү өчен генә велосипедка утырган кешеләр түгел”, дигән иде Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рәфис Борһанов аларны озатканда.

Павел Грачев - инглиз теле, тарих һәм социаль фәннәр укытучысы. Русия велосипед ярышында бронза медаленә ия булган 47 яшьлек Грачевның 22 еллык велосипедта сәяхәтләр тәҗрибәсе бар.

Ален Хәйруллин - мәгълүмат технологияләре белгече. Хәйруллинның ун еллык велосипед ярышларында катнашу тәҗрибәсе бар.
XS
SM
MD
LG