Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа стадион төзелешенә авыл халкы да кушылды


Бу атна башында мәгълүмат чараларында Казандагы яңа стадион төзелешенә авыл кешеләре мәҗбүриләп китерелә дигән хәбәр таралды. Төзелеш министрлыклары моны кире какса, рәсми булмаган чыганаклар киресен язды. Азатлык радиосы да бу сорауга җавап табарга тырышты.

Атна башында Балык Бистәсе районының берничә авылыннан ир-атлар Универсиада стадионына эшкә килгән. Сак хезмәте аша үткәндә кем нинди һөнәр кешесе дип берәү дә сорамаган. Аларны билгеләнеп куйган мәйданчыкка алып кереп кар чистартырга кушалар. Һәр районның төзелештә үз урыны бар икән. Һәр җирле үзидарә рәисләренә район идарәсеннән бишәр кеше алып килергә әмер бирелгән. Акча түләү, өстәмә ташламалар хакында бернинди сүз булмаган, кеше җыеп, Казанга барып көне буе стадионда эшләп кайтырга кирәклеге генә әйтелгән. Алар исем фамилияләрен яздыртырга теләмәсәләр дә, 45 мең кеше сыйдырышлы спорт сараенда булуларын дөнья күреп кайту белән чыгаштырдылар.

"Универсиада ачылачак иң зур стадионда күпчелек эшләр кул хезмәте белән башкарыла, техника заманы диләр, ә анда әле элекке заман. Чит илләрдән килеп эшләүчеләр күп, үзбәк, таҗик, төрек милләтләрен күрдек. Эшнең очы-кырые күренми. Ничек өлгертерләр, белмим", ди авыл ир-атлары. Аларны стадион зурлыгы гына түгел, төзүчеләрнең 15 градус салкында юлга таш җәюләре, плитә ябыштырулары да гаҗәпкә калдырган. Эшчеләр арасында: "Иң мөһиме - вакытында төзелеп бетсен диләр, монда уеннар булмаячак, Универсиада ачылып ябылачак кына, аңа түзәр әле", дигән сүзләр дә ишетелгән.

Атна уртасында без иң зур стадионны төзүче оешма хезмәткәре белән элемтәгә кердек.

"Төзелеш бик кызу темп белән бара, стадионның 80%ы эшләнде инде, шуңа куркырга сәбәп юк дип саныйм", ди "КамГэсэнергострой" оешмасы хезмәткәре Руслан Әхмәтҗанов. Ул стадионны төзүче төп оешмада куратор булып эшли. Аның сүзләренчә, эшчеләргә акчалар вакытында түләнә, финанс яктан кытлык юк. Эшче куллар җитмәгән, шуңа да бүген стадионга өч мең тирәсе кеше җәлеп ителгән, ди ул. Руслан Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның яңа футбол сараен төзергә бөтен республика катнашырга тиеш дигән сүзләрен дә искә алды. Авыл ир-атлары бушка эшләдек дисәләр, төзүче оешма хезмәткәре сүзләренчә, стадионда эшләгән районнарга имеш субсидия бирәчәкләр. Район идарәсенәме, әллә төзелештә катнашкан кешеләргәме, ул сорау ачык калды.

Без үзебез әлеге объектка кермәдек, эшчеләр белән төзелеш читендә сөйләштек. Универсиада сарайларына гадәттә теркәлгән рәсми журналистларга гына ишекләр ачыла. Анда үз-үзеңне төшерергә дә ярамый. Яңа аренаны читтән фотога төшергәндә Татарстанның төзелеш министры Ирек Фәйзуллин утырган BMW X5 машинасы кырыйдан сызгырып үтте. Ул эшнең барышын ныклы күзәтү астында тота. Эшчеләр сүзләренчә, яңа спорт сараеның төзелеш барышы белән танышырга 3 мартта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, 15 мартта Русия президенты Владимир Путин килергә тиеш икән.
XS
SM
MD
LG