Accessibility links

"Мин татарча сөйләшәм" яңа рухта үтәчәк


Татар теленә, татар милләтенә хөрмәттәгеләр 26 апрельдә 14 сәгатьтә Бауман урамындагы сәгать янына "Мин татарча сөйләшәм" бәйрәменә җыелачак. Монда җырчыларның чыгышы, төрле викториналар оештырылачак. Татарча яхшы сөйләшкән ширкәтләргә, оешмаларга рәхмәтләр, ә дәүләт телен санламаганнарга кара кәгазьләр тапшырылачак.

Дөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге координаторы Гөлсәрия Нәбиуллина сүзләренчә, әле яңа гына Тукай истәлегенә оештырылган "Печән базары" чарасы яшьләр арасында шулкадәр җанлану тудырган ки, 80-ләп егет һәм кыз "Мин татарча сөйләшәм"не волонтер булып үткәрешергә теләк белдергән.

Быел күп нәрсә яңача булачак, ди Нәбиуллина. Яшьләр әлеге чараның билгесен, ягъни логотибын да үзгәрткәннәр. Шаян һәм креатив "Ә" хәрефе "Мин татарча сөйләшәм шул", дигән сыман телен күрсәтеп тора. Бу яңа билге элекке елларда әлеге чараны оештырып, башлап йөргәннәргә башта бик үк ошап та бетмәгән. Яшьләр чара да, билге дә яңача булырга тиеш дигән карашта. Бу яңа логотип яшьләргә күбрәк ошар дип өметләнә алар.

Тукай туган көндәге яшьләр бәйрәме - "Мин татарча сөйләшәм" элекке елларда Островский урамы чатында үткәрелә иде. Бу урамнан машиналар йөри башлаганга Бауман сәгате янына күчәргә ниятләгәннәр. Зур сәхнә куелачак һәм анда "Иттифакъ", "Әйдә!", Исмаил, Илгиз Шәйхразиев, Гүзәл Батталова һәм яшьләр үз иткән башка җырчылар һәм төркемнәр чыгыш ясаячак.

Бәйрәм вакытында татар тарихына, телгә, мәдәнияткә багышланган бәйге-ярышлар үткәреләчәк. Шулай ук татар телен кулланган ширкәт, оешмаларга рәхмәт хатлары, ә үз итмәүчеләргә анти-приз тапшырылачак. Узган ел анти-призга, ул "Тяжело с татарским" дип атала, Универсиаданы оештыру комитеты лаек булды.

Быел яшьләр Татарстан мәгариф министрлыгы белән бергәлектә "Мин татарча сөйләшәм"не алдан республикадагы татар мәктәпләрендә дә үткәрде. Татарча яхшы сөйләшкән һәм "Мин татарча сөйләшәм" чарасын әйбәт итеп итеп үткәргән җиңүче биш мәктәп сайлап алыначак. Җиңүчеләр Казанга килеп әлеге чарада катнашу хокукы бирелә. Аларга бүләкләр дә тапшырылачак.

Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин сүзләренчә, быел "Мин татарча сөйләшәм"дә үтә торган "Интернет татарча сөйләшә" чарасы май аена күчерелгән.

"Интернет татарча сөйләшә" безнең өчен бик мөһим акция. Моңа аерым һәм җитди игътибар бирәсебез килә. Шуңа күрә аерым үткәрергә булдык һәм ул ике өлештән торачак. Башта социаль челтәрләрдәге иң зур татар төркемнәре арасында бәйге үткәреләчәк. Аннары ябык төркемнәрдә җәмәгатьчелекне туплап сайтларында татарча интерфейслары булмаганнарга хатлар яудырачаклар. Дәүләт оешмаларына, музейларга, китапханәләргә караган һәм сәхифәләрен татарча да алып бармаганнарның махсус исемлекләрен төзибез. Әлеге кара исемлек хөкүмәт җитәкчелегенә тапшырылачак", диде Яруллин.

Яшьләрнең тагын көзләргә таба "Мин татарча сөйләшәм" чараларын дәвам итеп Казанда ярминкә үткәрергә теләкләре бар. Бу ярминкәдә "Мин татарча сөйләшәм" логотиплары төшерелгән алкалар, футболкалар, кул эшләре әйберләре һәм башка кызыклы һәдияләр дә сатарга ниятлиләр.

21 апрельдә "Мин татарча сөйләшәм"нең чаралары башланды инде. Казанда "Татар-дозор-2013" үтте.
XS
SM
MD
LG