Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау сәнгать мәктәбендә татар бүлеге ачылырмы?


6нчы мәктәп укытучысы Лилиана Сабирҗанова шәкертләре белән
6нчы мәктәп укытучысы Лилиана Сабирҗанова шәкертләре белән

Ижауның 6нчы сәнгать мәктәбенә инде өч дистә ел булуына карамастан үз бинасы юк. Шәһәр хакимиятендә күп еллар бу мәсьәләне хәл итү кичектерелеп килә.

Ижау шәһәренең 6нчы санлы сәнгать мәктәбендә белем алучы балаларның утыз проценты татар гаиләләреннән. Биредә малай-кызларның күңелләренә кечкенәдән милли көйләрне сеңдерү, татар композиторлары әсәрләре белән таныштыру инде күптән җайга салынган. Төрле уен коралларында уйнаучы балалар арасында ТИҮ уздырган конкурска алтынчы сәнгать мәктәбе укытучылары шәкертләрен беренчеләрдән булып һәм күпләп әзерләп алып килде.

Ижауның 6нчы сәнгать мәктәбенә инде өч дистә ел булуына карамастан аның үзенең аерым бинасы юк. Сәнгать мәктәбе Ленин районында урнашкан 17нче гомуми белем бирүче мәктәп белән бер бинаны бүлешә. Сәнгать мәктәбе бүгенге заман таләпләренә туры килми. Рәсем ясарга, музыка уен коралларында уйнарга теләүче балаларның барысын да кабул итү һич мөмкин түгел – мәйдан җитми. Бүлмәләр дә бик кечкенә.

Әлеге проблемны хәл итү өчен мәктәпкә аерым бина кирәк. Әмма шәһәр администрациясендә күп еллар бу мәсьәләне хәл итү кичектерелеп килә. Дөрес, Удмуртия республикасының 2013-2019 елларга билгеләнгән социаль-икътисади планына Ижау шәһәренең Ленин районында сәнгать мәктәбенә аерым бина төзү кертелгән. Әмма ул булырмы?

Кирилл Галимов
Кирилл Галимов
6нчы санлы сәнгать мәктәбе директоры Алексей Захаров сүзләренчә, мәктәптә ике йөзгә якын бала сәнгать белеме ала. Алар төрле уен коралларында уйный, хорга йөри, рәсем ясарга өйрәнә. Укучыларның өчтән бер өлешен татар балалары тәшкил итә. Шуңа да мәктәп директоры Алексей Захаров татар иҗтимагый үзәге белән элемтәгә керде. Әлеге проблемны хәл итүдә ул ярдәм сорый. Татар үзәге әгъзалары белән киләчәккә планнары белән дә уртаклашты Алексей Захаров.

Алсу Фәхразиева укытучысы Елена Ленская белән
Алсу Фәхразиева укытучысы Елена Ленская белән
“Мәктәпнең аерым бинасы булса, хореография бүлеген ачу мөмкин булыр иде. Ансамбльләр оештыру, иң мөһиме - татар гаиләләреннән балаларның күпсанлы булуын истә тотып, мәктәптә татар бүлеген дә ачарга ниятебез бар”, диде мәктәп директоры Алексей Захаров.

Дөрестән дә, мәктәптә татар балалары саны байтак. Булачак рәссамнар бүлегендә бары тик утыз гына бала. Шул ук проблем – урын юк. Сәнгать белгече Алексей Свешников сигез ел элек мәктәптә рәссам бүлеген ачуга ирешкән.

Розалина Насирова һәм Аделина Александрова (у)
Розалина Насирова һәм Аделина Александрова (у)
“Бирегә шушы тирәдә яшәүче балалар йөри. Аларга мәктәптә рәсем ясау сәләтен ачарга ярдәм итәләр. Бүлектә укыган балалар югары уку йортларында биредә алган белемнәрен тирәнәйтә, шулай итеп мәктәп һөнәр сайларга этәргеч бирә, диде рәсем укытучысы Алексей Свешников.

Кыллы уен коралларын җигәрләргә теләүчеләр саны да күп. Балаларны мандолина, думбрада уйнау серләренә Лилиана Сабирҗанова өйрәтә. Татар балалары теләп татар көйләрен уйный.

Биш ел элек “Задоринки” дип аталган кыллы уен кораллары ансамбленә балалар тупланган. Алар ел саен республика һәм Русиякүләм музыка бәйгеләрендә катнашып, дәрәҗәле урыннар яулаган. Лилиана ханым үзе дә ТИҮ оештырган беренче бәйгеләргә шәкертләрен әзерләп килде.

Сабир Мөхәммәтшин укытучысы Людмила Бонькина белән
Сабир Мөхәммәтшин укытучысы Людмила Бонькина белән
Баян сыйныфына йөрүче Сабир Мөхәммәтшинның укытучысы Людмила Бонькина татар гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар үз моңнарын белеп үсәргә тиеш дигән фикердә. Шуңа үз сыйныфына йөрүче шәкертләренә татарча көйләр өйрәтүне үзенең бурычы итеп саный.

Хор классында да, фортепиано бүлегендә дә татар балалары саны күп. Бу бүлек укытучылары да балалар Удмуртиядә яшәүче халыкларың мәдәнияте, сәнгате белән танышып үсәргә тиеш дип, укыту програмнарына татар, удмурт композиторлары әсәрләрен керткән. Фортепиано классы педагогы Ольга Зайкова сүзләренчә, татар көйләрен балалар зачетларда уйный, иң мөһиме - төрле конкурсларда башкара. Әйтергә кирәк, хәтта Казанда, башка республикаларда уздырылган бәйгеләрдә җиңүчеләр исемлегендә атала. Шундыйлардан Розалия Насирова һәм Аделина Александрованы атады укытучы.

Динә Тимергалиева
Динә Тимергалиева
Динә Тимергалиева - фортепиано классы педагогы. Шәкертләре инде югары уку йортларын тәмамлап, танылган музыка коллективларында эшли. Татарстанда туып үскән, татар моңнарына гашыйк укытучы, укучыларын бик теләп татар композиторларының әсәрләре белән таныштыра.

Сәнгать мәктәбендә татар бүлеге ачылса солистлар белән генә түгел, ансамбльләр булдырып, эшне тагын да киңрәк алып барырга риза Динә Тимергалиева.

Илнар Зәйнәгетдинов укытучысы Мария Повышева белән
Илнар Зәйнәгетдинов укытучысы Мария Повышева белән
Розалия Насированың әнисе Светлана ханым мәктәптә татар бүлеге булса, барлык ата-аналар да ярдәм итәр иде дигән фикердә. Шулай ук мәктәпне төзү эшенә иганәчеләрне табарга да кирәк, диде Светлана Насирова.

Сәнгать мәктәбендә татар бүлеген ачу – хыял гына булып калмасмы, аның өчен нигез бармы? Әлеге сорауга җавапны музыка белгече, Удмуртиянең атказанган укытучысы Гайсә Талипов бирде.

Фортепиано укытучысы Ольга Зайкова
Фортепиано укытучысы Ольга Зайкова
“Бу мәктәп республикада татар музыкасын пропагандалауда иң беренчеләрдән кушылды. ТИҮ оештырган төрле уен коралларында уйнаучы татар балаларын ел саен бәйгегә әзерләп алып килде. Алар Казаннан ноталар алып кайтты. Беләм, бик тырыш педагоглар эшли. Безнең милләттәшләребез генә түгел, башка милләт вәкилләре дә бу юнәлештә бер дә калышмый. Татар бүлеге ачылса, алар эшләрен тагын да киңрәк җәелдереп алып барыр дип ышанам”, диде ул.

Удмуртия ТИҮ әгъзасы Алия Абдуллина да балаларга туган телләрендә аралашу мөмкинлеге дә артыр дигән фикердә.

Мәктәп җитәкчеләре, укытучылар, ата-аналар һәм иҗтимагый үзәк вәкилләре бергәләп алынган очракта сәнгать мәктәбенең үз бинасы да, татар бүлеге дә булыр. Бу эшкә иганәчеләр дә кушылса, һичшиксез, хыял тормышка ашар.
XS
SM
MD
LG