Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда атом энергетикасына каршы пикет узды


Казанда атом энергетикасына каршы пикет
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:25 0:00

Казанда атом энергетикасына каршы пикет

Энергетика ихтыяҗын атом станцияләре ярдәмендә канәгатьләндерү – проблемны киләчәк буыннар исәбенә хәл итү, ди активистлар.

26 апрельдә Казанда атом станцияләре төзелешенә каршы урам чарасы узды. Бауман урамында урнашкан Федор Шаляпин һәйкәле янындагы пикетка 10-15 кеше килде. Активистлар чараны Чернобыль фаҗигасенә 27 ел тулу уңаеннан оештырды.

"Без барлык яңа атом электр станцияләре төзелешенә каршы чыгабыз. Әлбәттә, иң элек үз төбәгебез турында кайгыртабыз. Башкортстан, Түбән Новгород, шулай ук Ульяновск өлкәсендәге атом станцияләре төзелешенә без каршы", - ди пикетны оештырган Татарстанның атом станцияләренә каршы җәмгыять рәисе Альберт Гарапов.

Аның сүзләренчә, атом энергетикасын туктатуга ике җитди сәбәп бар. "Беренчедән, атом станцияләрнең ышанычлыгы тәэмин ителә алмый. Чернобыль, Фукусима фаҗигаләре моны күрсәтте. Шулай ук радиоактив маддәләр барлыкка килә. Аны йөзләгән, меңләгән ел сакларга кирәк. Димәк, без бүгенге проблемны киләчәк буыннар исәбенә хәл итәбез. Икенчедән, атом энергетикасына альтернатива да бар. Бу – кире кайтарылучы ресурслар, газ. Икътисадый яктан караганда да, АЭСлар бит газда эшләгән электр станцияләреннән кыйммәткәрәк төшә. Аны төзү, куллану, чыккан маддәләрне күмү – тулы энергетик цикл. Шуңа күрә үсеш кичергән илләрнең атом энергетикасыннан баш тартуына гаҗәпләнәсе юк. Германия, Японияне алыйк. Япония илле атом блогыннан икесен генә калдырды", – диде Альберт Гарапов.
XS
SM
MD
LG