Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның башкорт корылтае бер еллыгын үткәрде


Нинель Юлтыева әтисе Давыт Юлтыйны искә алу кичәсендә Казанда укучы башкорт яшьләре белән
Нинель Юлтыева әтисе Давыт Юлтыйны искә алу кичәсендә Казанда укучы башкорт яшьләре белән

28 апрельдә Казанның башкорт корылтае Дуслык йортында бер еллыгын үткәрде. 18 апрельдә Тукай музеенда язучы Давыт Юлтыйны искә алдылар.

Казанның башкорт корылтае лидеры Раиф Тукташев яшьләр милли тормышны үз кулларына алып китәргә әзер булырга тиеш дигән карашта. Шунлыктан әле бер ай элек кенә үткәргән җыелышларында оешма рәисе итеп Казан федераль университеты студенты, тумышы белән Нефтекамски шәһәреннән булган Алмаз Мортазинны сайлап куйганнар. Раиф әфәнде үзе хәзер оешманың рухи лидеры булып калган. Азатлык радиосына ул: "Соңгы араларда оешмабызның эше җанланганнан-җанлана бара", дип белдерде.

Раиф Тукташев корылтайның бер еллыгына багышланган кичәдә
Раиф Тукташев корылтайның бер еллыгына багышланган кичәдә
28 апрель көнне Дуслык йортында корылтай оешуга бер ел тулуны билгеләп үткәннәр. Бу чарага Чаллыдагы һәм Түбән Камадагы башкорт иҗтимагый оешмалары вәкилләре, сәнгать төркемнәре дә килгән. "Без бер-беребез белән аралашып торабыз. Әле бер ай элек Чаллыдагы "Гөлнәзирә" бию ансамбленә 20 ел тулды. Без аларның бәйрәмнәренә барып котлап кайттык", диде Тукташев.

18 апрель көнне Казанның башкорт оешмасы Тукай музеенда башкорт язучысы Давыт Юлтыйның тууына 120 ел тулуны үткәрде. Бу чарага Казанда укучы башкорт милләтеннән булган студентлар, олы яшьтәгеләр дә килгән. Тукташев сүзләренчә, бүген Казанда Башкорстаннан 700-ләп студент белем ала. Аның яртысы башкорт милләтеннән дип белдерә ул.

Казан башкорт якшәмбе мәктәбе биючеләре. Җитәкчесе Динә Мамбеткулова
Казан башкорт якшәмбе мәктәбе биючеләре. Җитәкчесе Динә Мамбеткулова
Давыт Юлтыйга багышланган кичәдә язучының тормышын, иҗатын искә алганнар. Шагыйрь Руф Зиннуров соңгы иҗат җимешләре белән таныштырган. Яшьләр дә үзләре язган шигырьләрен укыган. Бу кичәдә Давыт аганың кызы, Казан балет мәктәбен үстерүгә зур өлеш керткән Татарстанның, Башкортстанның һәм Русиянең халык артисты, Казан хореография училищесы сәнгать җитәкчесе Нинель Юлтыева да катнашкан. Нинель ханым әтисе турында истәлекләре белән уртаклашкан.

Казанның башкорт корылтае киләчәктә "Озон көй" бәйгесен үткәрергә тели. "Универсиада шау-шуы узып, Казан тынычлана төшкәч бу эшкә керешербез дип торабыз", ди Тукташев.

Курайда Гали Хәсәнов, баянда Ринат Мөхетдинов, Фәниля Хабирова башкорт халык җырын башкара
Курайда Гали Хәсәнов, баянда Ринат Мөхетдинов, Фәниля Хабирова башкорт халык җырын башкара
Аның сүзләренчә, Казан корылтае Татарстан башкортлары милли-мәдәни автономиясе канаты астында түгел. "Без алар белән сүлпәнрәк хезмәттәшлектә. Үз планнары белән эшләп ятсалар да безнең чара булган вакытта аларны да чакырабыз, килми калганнары юк. Элек автономиянең рәисе Фирдәвес Бәширова иде. Узган елдан бирле автономиягә Гали Хәсәнов җитәкчелек итә. Үзе Түбән Камада яшәсә дә, Казанда еш була. Оешмабызның туган көне уңаеннан үткәргән чарада да катнаштылар. Безне котлап курайда уйнадылар", ди Тукташев.

Казан корылтае Башкортстан ягы белән элемтәдә. Дөнья башкортлары корылтае, Башкортстан хөкүмәте, Уфа шәһәре хакимияте дә Казан оешмасының эшчәнлеген таный. Казан оешмасы Башкортстан ягының ярдәмен тоямы?

Казан консерваториясе студенты Артур Гыйниятуллин
Казан консерваториясе студенты Артур Гыйниятуллин
"Килгәндә китаплар алып киләләр. Әмма финанс яктан ярдәм күргәнебез юк. Үзебез дә нык итеп сорамыйбыз. Безгә сәхнәдә чыгып сөйли торган башкорт хатын-кызы киеме бирделәр. Без Татарстан халыклары ассамблеясы белән элемтәдә торабыз. Дуслык йорты белән дә хезмәттәшлектә. Киемнәр, милли китаплар кирәк булса гозерләребезне аларга җиткерәбез. Финанс яктан да ярдәм итәргә әзерләр", ди Тукташев.

Казан шәһәре башкортлары 1998 елда оеша башлый. 1992 елда күренекле рәссам Рәшит Имашев җитәкчелегендә Башкорт Йорто оешмасы теркәлә. Ул вакытта төрле чаралар оештырыла, Казан оешмасы вәкилләре Дөнья башкортлары конгрессы корылтайларында катнаша.

"Оешма эшчәнлеген яңартып җибәргәнгә кадәр ни сәбәпле эшчәнлегегез сүлпәнәйгән иде?" дигән сорауга Тукташев: "Ул халыктан гына тормый. Монда сәясәт тә кысылып китә, матди ягы да бар. Шул араларда без Башкортстан телевидениесен караудан мәхрүм булдык. Элекке Дуслык йортында безгә бүлмәләр дә җитмәде. Ул вакытларда башкорт милли мәктәбе дә ябылды. Бу хәлләр барсы да безгә дә йогынты ясады. Элек җәмгыятькә актив йөргәннәр, Башкортстаннан чыкканнар да олыгайды, кайберләре бакый дөньяга да күчте", диде.
XS
SM
MD
LG