җомга, 31 октябрь 2014, Казан вакыты 06:56

комментар

Гафу ит безне, Динә!

Динә Гарипова ярымфиналда чыгыш ясыйДинә Гарипова ярымфиналда чыгыш ясый
x
Динә Гарипова ярымфиналда чыгыш ясый
Динә Гарипова ярымфиналда чыгыш ясый
Евровидение дия торгач, килеп тә җитте, узып та бара. Их, вакыт дигәнне кире әйләндереп, берничә көн өстәрлек булсын иде дә бит ул! Бәлки татарлар да, мыштыртый торгач, оешып җитәрләр иде, яшелле, кызыллы-аклы байракларын күтәреп, түбәтәй-калфак, читекләрен киеп, чәк-чәкләрен төяп, Швециянең шул Мальмесына “яу төшәрләр” иде. Күп итеп, сабантуй хәтле халык җыеп, мәйданнарын тутырып йөрерлек итеп.

Ну, татар иптәшләр, хөрмәтле милләттәшләр, нәрсә комачаулады соң безгә дөньяның якасына ябышып, гармуннар тартып, Европа урамнары буйлап рәхәтләнеп бер киерелеп җырлап кайтырга? Динәгә татарларның ярдәме, теләктәшлеге, янәшәдә булуы кирәк идеме? Кирәк иде! Татарлар, татарлар дип лаф орабыз, милли үзаңны үстерергә, милләт белән горурланырга өндибез. Шулай булгач, татарларның үзләре өчен кирәк идеме Швециягә барып, Динәнең чыгышын куәтләп кайту? Кирәк иде, әлбәттә! Ну, ник соң татарның акылы арттан йөри?

Хәзер интернетта “их, ник бармадык соң, ник Динәгә теләктәшлек күрсәтергә җыелышып китмәдек соң” дигән комментарлар күренә башлады. Их шул. Барыбызга да оят булырга тиеш! Яп-яшь, саф балакаебыз, үзебезнең татар кызыкаебыз, йомшак куянкаебыз берүзе Швециядә көрәшә, экраннардан күренеп тора – аның тирәли әллә-нинди куркыныч абзый-түтәйләр акырыша, һәркем үзенең байракларын, маскаларын, киемнәрен сөйрәп килгән. Урам тутырып төркем-төркем булып, бөтен илләр җырлашып йөри, үз җырчыларының исемен кычкыралар, фото-рәсемнәрен күтәрәләр. Ә мескен татар баласы турында искә алучы да юк.

Шулай инде, татар кызы өчен урыслар, яисә яһүдиләр акырып йөрергә тиеш түгелдер. Кемгә кирәк ул синең татарың. Болай да бит инде интернетта мәскәүләрнең эче кайный – Динәне ничек кенә чәйнәргә белмиләр, киеменнән башлап, кыяфәтенә кадәр тәнкыйть утына тоткан булып, бетереп аталар, кабәхатләр. Фейсбук тулы. Үзләре беләләр югыйсә – Динә иң шәп җырчы, җиңеп үзен күрсәткән кыз. Ә юк, чәйнәргә кирәк, чөнки ул – татар! Дөрес эшлиләр, татарларга тагын бер каты сабак – татарны татардан башка кеше якламаячак, һәм үзебез оешмаганда, беркем дә безне оештырмаячак.

Ә бит Евровидениегә Динәнең барачагы билгеле булгач ук, татар яшьләренең актив өлеше арасында ыгы-зыгы булып алды, шул ук көнне: “Динәбезне яклап торырга, байраклар күтәреп көч-куәт биреп торырга җыелышып барырга кирәк!” – дип яндылар алар. Шул ук көнне маршрутны ук билгеләделәр, ничек барсаң, уңайлырак килеп чыгар микән дигән әңгәмәләр дә китте. Хәзерге заманда актив яшьләрнең барып җитәчәгенә бөртек кадәр шигем дә юк иде мәсәлән минем. Күпләп барырлар, экраннардан Татарстан байракларының җилфердәп торуын, татарларның бердәмлеген күреп горурланачагымны күз алдыма китереп бетергән идем бит инде югыйсә. Тәки оешып бетә алмадык шул. Динәне үзен генә калдырдык. Динә кире кайткач, күзләренә ничекләр карарбыз? Гафу ит безне, Динә, әкрен кыймылдый торган халык шул инде без – татарлар!

Юк, чыннан да, татарлыкны, “Менә, без – татарлар! Безнең кызыбызның тавышы Русиядә иң шәп тавыш! Без үзебезнең милләтебез белән горурланабыз!” – дип күкрәк киереп, Европа тутырып йөрерлек форсатның шушыннан да яхшырагын кайчан табар идек әле? Бу мөмкинлек гасырга бер генә мәртәбә бирелсә биреләдер, ә күпчелек халыклар мондый бәхет турында хыялланып та карамый! Хәзерге мөмкинлекләр заманындамы? Чык та кит бит инде. Яндекс картасыннан караганда, 3300 чакрым тирәсе, тәгәрмәчтә ике көн тирәсе барасың инде рәхәтләнеп.

Юк, егетләр, юк, эшләп, оештырып бетермәгәнлекнең менә дигән гафу итмәслек мисалы. Әйтик, яшьләр берләшеп барабыз дисәләр, Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллинга мөрәҗәгать итсәләр, ул аларга автобус табып бирә алмас идеме инде? Татар конгрессы ни өчен соң ул алай булгач, шундый бик мөһим чакта да, татарлык факторын күтәреп чыкмаслык булгач? Автобус, бераз ярдәм сорасалар, Динәнең туган җире – Яшел Үзән җитәкчелеге зур бер автобус биреп тормыймы инде? Бирә, әлбәттә! Берне генә дә түгел, икене, өчне! Яшел Үзән халкын төяп җибәрә! Ахыр чиктә, баручылар үзара җыелышса да, әллә нинди куркыныч, күтәрә алмаслык чыгым да түгелдер әле ул. Тик, сорамадык, бармадык, уйламадык, бирмәлеләр, оешмадык, татар баласын якларга бармадык. Ташладык. Авыр, үтә җаваплы чакта үзен генә калдырдык.

Ә бит берничә автобус төялешеп барырга, Европа әйләнергә, бөтенебезгә дә Динә, татарлар, Татарстан, универсиада турында ТВ каналларына тик такылдап йөрергә була иде! Татар конгрессына – зур симез “икеле”! Чөнки яңача эшли башларга, хәрәкәтчәнрәк, мобильрәк була башларга күптән вакыт бит инде, чынлап та, иптәшләр! Зур, иске теплоход шикелле көчкә кымшанып, татарларны ничә елга бер Казанга җыеп лыгырдап утырганчы, заманына, вакытына, чарасына карап, эскренный, ашыгыч, “кызган табадан” төшкән җыен-конгресслар уздырырга өйрәнергә вакыт. Чөнки, иманым камил, Казанга килгән кадәр татарның яртысы, чиреге бүген Мальмеда булса, милләтебезне танытудагы файда дистәләгән, йөзләгән мәртәбә артыграк булачак иде!

Ә Европа яшьләре берлеге нишли соң әле анда? Алар кая? Ник тыннары да чыкмый? Соң, берләшергә, дуслашырга, җырлашырга, ”Без – татарлар!” – дип байраклар күтәреп йөрергә менә дигән мөмкинлек иде бит инде югыйсә? Инде шунда яшисез, кулларыгызда – шенген, эш белән уку арасында берничә сәгать табып әйләнеп килеп булмыймы, татарлык хисләре шулай бик бимазалагач? Әллә Европада татарлык модада түгел һәм татарлар үзләренең татарлыгыннан ояламы? Мальмеда байрак болгап, җырлап, Динәне яклап кайтсагыз, шундук: “Бер җүнле эш эшләделәр ичмасам, маладсылар”, –  дип мактарлар иде үзегезне.

Кыскасы, Европа кадәр Европада яшәп тә Динәкәйгә теләктәшлек белдерергә бармау – икеләтә, өчләтә, йөзләтә җинаятьлек, битарафлык. Ә мактаулы, “Бөтен дөньяга күрсәтә торган, бөтен дөньяны күрсәтә торган “Яңа гасыр” камералары, хезмәткәрләре кая? Кая ТНВ-Планета? Ник иң матур тавышлы татар баласы артыннан он-лайн ияреп йөрми ул?

Кыскасы, хәзер меңләгән сәбәпләр, акланулар уйлап чыгарып утырсак та, ачы чынбарлык шул – Швециядә Динә үзе генә көрәшә. Татар чираттагы мәртәбә үзенең бердәмсезлеген, милләтәшенең уңышына битарафлыгын, төкереп бирүен, бөтенләй кызыксынмавын һәм башка бик ямьсез якларын күрсәтте. Бәлки татарның чын йөзе шундыйдыр? Гафу ит инде безне, Динә! Син чын татар кызы – чибәр, көчле, сөйкемле, тыйнак, белемле, сәләтле, без синең белән горурланабыз, сокланабыз! Тик виртуаль рәвештә, читтән генә. Менә шундый инде без – татарлар. Их! Ә 18е – финал.

Лилия Сөнгатуллина
журналист, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр бите: (4)
    алга 
кем: казанлы
21.05.2013 13:18
"Независимая газета" Динәнең проект җитәкчесе Александр Градский карашын китерә: "Александр Борисович, конечно, известен своими резкими высказываниями, однако мнение его как музыканта неоспоримо. Он как в воду смотрел, когда был против участия Гариповой в «Евровидении» – мол, она уже все всем доказала, и надо двигаться дальше, а не участвовать в непредсказуемых мероприятиях, где побеждает то ли песня, то ли симпатии голосования, то ли эксцентричность постановки номера". Хак сүзләр! Мин дә шул фикердә. Динәнең олы таланты мондый арзанлы, зәвыксыз, пүчтәк попса конкурсларыннан күпкә өстенрәк.

кем: рам ил кайдан: Агыйдел
21.05.2013 04:05
Фатыйх, син кайсы як жэерчесе.? "Бердэм Русия" партиясе очен ин куп тауыш бируче, ин урыс Татарстанлыдыр инде.
җавап

кем: Фатыйх кайдан: Юлыктан
21.05.2013 10:27
Беренчедән , мин бер партияда да тормыйм . Икенчедән монда сүз бара яшь җырчыбыз Динә Гарипова турында . Аның турында ямсез сүзләр язу - ул ахмаклык или сез нык чирле кеше. Үзегезнең балаларыгыз юк мени ? Булсалар белер идегез пожалуй .....
Бәлки сез кемнең дыр "коралы", артыгызда кемнәр торганы аңлашыла башлады .
Агыйдел буенда сез килмешәк булса кирәк , анда туып үскән кеше мондый әшәке сүзләр язмас иде .........
җавап

кем: рам ил кайдан: Агыйдел
21.05.2013 17:44
Фатыйх, сине партиядэ торасындыр димэдем, э "БР" партиясенэ тавыш биручелэрдэндер диеп ишара ясадым. Э Агыйделнен кайда икэнен белэсенме? Безнен, яки тарихи татар жирлегендэ килмешэк урыс, кытай, яки нигыр була ала. Син тубэн интеллектлы кешегэ ошагансын, Наил, Дамир, Рифат, Кузэтуче кебек. Сез бэхэслэшмисез, э телен курсэтуче кебек учеклэшэ генэ аласыз. Динэне мин Гус Хиддинк белэн чагыштырыр идем. Хиддинк житэчелегендэ Русия футбал камандасы жингэнгэ голланлар соенми, э урыслар горурлана. Эйтэм бит, сезнен кебеклэрне Русия пропаганда коллары диеп атарга була, э мин бутэнчэрэк язам, икенче торле фикер белэн, мин котудэ тугел, э узем котуче була алам. Озакламый Универсиада, Наил, Рифат, Дамир, Фатыйх, Кузэтуче, сез миллионнар булсагызда, бу урыс туе урыс символиклары белэн утэчэк, татар символиклары кубрэк урын алсын очен Набиуллин, Кашапов, Бэйрэмова, Хэлим кебеклэрнен, хэм алар белэн бергэ эш итучелэрнен мен кеше булуыда житэ.
җавап

кем: Фатыйх кайдан: Юлыктан
22.05.2013 01:18
Үзем Иске Кабан авылында туып , Иске Мушты авылында үскән кеше мин.Агыйделнең суын эчеп үстем .
Шунсы кызык , мин бер партияга да тавыш бирмәдем .Бу минем эш .Бәхәсләшү турында , мәсәлән якташыбыз Вил Мирзаяновны алыйк , ул фикерләрегез белән риза булмаса , яхшы дәлилләр китереп фикерләрен исбатлап куя белә .Ә сез кешеләрне сүгеп мыскыл итү юлында , шушы буламы бәхәсләшү ?! Голландия халкына килгәндә , алар горурлана иделәр Гус Хиддинг бездә тренер чагында , ансы инде билгеле .
Динәбез , җир шарында үз үзен күрсәтә алган икән , бу татар халкы файдасына . Рәхмәт кызыбызга,горурланабыз !
Яшь чагымда хәтерлим. бик горурлана идек Габдрахман Кадыйровлар , Фәрит Шайнуровлар белән, хәзерге вакытта да бик күп татар спортсменнарыбыз зур җиңүләргә ирештеләр .Ничек инде алар белән горурланмаска !? Универсиада үткәреп тә татар халкына , Казаныбызга файда эшләп була . Дөрес язасыз , без милионнар , берничә йөз кеше каршы килүе ......, чепуха .
җавап

кем: рам ил кайдан: Агыйдел
22.05.2013 17:01
Фатыйх, сезненчэ урыслыкка, яки Русиягэ табынучы ( Наил, Рифат, Дамир, Кузэтуче кебек) татарларнын миллионлап булуы, э А. Хэлим, Ф. Бэйрэмова кебек татар рухлыларнын эз булуы бик якшымыни!?
җавап

кем: Фатыйх кайдан: Юлыктан
09.06.2013 12:31
Бу сәхифәләрдә сүз бара җырчыбыз Динә турында.Монда аны сез әйтмешли "Русиягә табынучы" дип мыскыллау бердә дөрес түгел. Айдар әфәндене һәмдә Фәүзия ханымны монда кыстырмагыз .Алар кирәк дип тапсалар үзләре язып чыккан булырлар иде. Берничә оятсыз,юнсез тауфиксыз бәндәләләр (кешеләр дип аларны атап булмый шул),язалар икән,куллары кычыткач ,язсыннар ,аларның сүзләре безнең өчен ЧҮП кенә. Ә кызыбыз Динә Гарипова киләчәктә дә безне шатландырыр , агыйдел буйларында да тавышкайлары яңгырап торыр алла бирса!
Сез аның концертларына килмәсәгез дә татар халкына зыян килмәс....

кем: Фатыйх кайдан: Юлыктан
20.05.2013 22:37
Динә Гарипова булдырды , күз тимәсен. Тавышларын урлаганнары билгеле инде, мәсәлән Баку халкы уже гафу үтенә .
Азатлык сәхифәсендә эшләүчеләр , сез күреп торасыз дыр бит , бу сөйкемле чибәр татар кызын ничек мыскыллаганнарын , күпме түзәргә була ! Әнә Үзен Рам ил дип язучы(кеше дип әйтергә авыз да ачылмый), нәрсә кыйлана , может ул чирле дыр , жирик кебегерәк .
Бәлки үзе шундый сәләтле кыз үстерәлмәгәнгә , эче яна , көнләшә дыр , әллә чыннанда чире бар микән , алай булса булышыйк аңа , счет ачсалар , мин беренче булып акча җибәрер идем .
җавап

кем: кукерт кайдан: зур илдэн
23.05.2013 17:00
Эйе шул татарлардан урыслар колергэ ярата, янэсе алар гына и акыллы, булдыклы, чибэрлэр, э узлэренен косметикасыз матурлыклары эллэ ни тугел э татар кызынын кара кашы сормэле кузе, тыйнаклыгы, елмаеп колулэре,. - барысы да табигый. Так что маржа туташлар урыс агалар башкаларга кер салмагыз. Динэ безнен бик талантлы акыллы тэртипле бала.Рэхмэт этисенэ-энисенэ,укытучыларына Ботен гаилэлэр дэ шундый балалар устерсэ тормышта ямьсез проблемалар булмас иде дэ.Менэ ничек килеп чыга бит: Рэсэйдэ татарларны ничек кимсетергэ белмилэр э башка иллэрдэ урысларнын узлэрен соеп бетермилэр

кем: Xajar
20.05.2013 20:23
Буген әзәриләр рәсми хәбәр белән чыктылар, алар Динәгә 10 балл биргән булганнар, әмма имеш элемтә операторлары бу саннарны бозып биргәннәp.

кем: рам ил кайдан: Агыйдел
20.05.2013 17:37
Токерэм сез "Мин Россиян" ларнын сузлэренэ, сез урыс хорындагы бер толпа гына. Динэ Гарипова очен татарларга оят булырга тиеш, ул татарнын урыс алдында нинди тубэнлектэ икэнен курсэтте, аны хуплаучылар белэн бергэ. Русия байрагына табынып, Россия Ватаным диеп яшэгез. Э Рифатка эйтер идем, урыс илен ватан диеп атыйсын икэн, димэк синдэ татар рухы юк, э татар рухлы кеше урыс илен ватан диеп атарга тиеш тугел, э уз Идел- Урал Ватанынын Русиядэн азатлык алуы очен корэшергэ тиеш, э син аны анламыйсында булса кирэк эле, Азатлыкта язсанда, азатлыкнын нэрсэ икэнендэ белмисен. Конкурс кебек нэрсэлэр килэчэктэдэ булыр, хэм тагын шундый хэллэр кабатланыр, э эгэр хуплау урынына кочле тэнкыйть булса, андый Динэлэр урыс байрагын болгап Россия диеп кычкырыр алдыннан бик уйланырга мэжбур булырлар. Катырак сузлэрдэ эйтер идем, тик андый язманы уткэрмэслэр диеп уйлыйм. Рифат, Наил, Дамир, Кузэтуче монынчы кайда булдыгыз, бердэ акыллы сузлэрегезне курмэдем, килэчэктэ тагын карармын, нэрсэлэр язырсыз икэн, эллэ тагын бутэн исемгэ кучерсез микэн!?
җавап

кем: Берэу кайдан: Татардан
20.05.2013 18:05
Рам ил! Э син узен,Ватан дип кайсын саныйсын-Россиянеме эллэ Башкортостаннымы ?
җавап

кем: рам ил кайдан: Агыйдел
20.05.2013 19:11
Берэу, язганымны укы ( 20.05.2013 18:37), Анлатма сузлектэн кара. Кайсын диеп язуын дорес тугел, аерымлар кайсы була ала, мэтрушкэдэгелэр тугел. Эйтик Узбэкстан белэн Казахстан аерым, э Татарстан белэн Сарман райюны турында кайсы дию дорес тугел. Ватан диеп кайсы кеше дэулэтне атый, э кемдер туган ягын яки географик тарихи жирлекне. Кырым татарларында Ватанны (дэулэт мэгнэснендэ) сатуда гаеплэгэннэр. Сонрак Ватан сузенен торлечэ анлатмасы булуы белэн файдаланып, кырым татар житэкчелэре узлэренен корэшендэ, без узебезнен Ватаныбыз Кырымны сатмадык диеп барганнар.
җавап

кем: Берэу кайдан: Татардан
21.05.2013 10:49
Вот тагын боргалану Рам ил! Мина турыдан -туры жавап кирэк. Кайсы синен очен Ватан? Башкортостанмы? Россияме? Кайсы очен йорэген сыкрый авыр хэл булганда? Кайсы очен горурлык уяна, Динэ кебек кызлар-егетлэр турында ишеткэндэ?
җавап

кем: рам ил кайдан: Агыйдел
21.05.2013 16:43
Берэу, син укыйда белмисенмени, каян укырга икэнендэ яздым, э анда Идел -Урал турында суз, Россиядэ, формаль Башкортстан тугеллеген анлатып. Син ураллы икенче исемдэ шундый сорау биреп утырасын бугай. Россияме, Башкортстанмы диюнен дорес тугеллегендэ анлаттым, алар формаль бер, икенчесе беренченен бер кисэге генэ.
җавап

кем: ураллы
21.05.2013 20:08
Сроду башҡа кеше исеме менән яҙмайым. Үҙ фекеремде үҙем яҙам. Минең компьютерҙан инеп яҙыусыларға ла үҙ исемдәре менән яҙырға ҡушам, ә минеке менән түгел.
Тем более татарса яҙа белмәйем, үәт урыҫса былай грамытны яҙам))) Серьезно яҙғанда... Бында бит мин бары бер аҙ пар сығарып ҡына алам. Һинең кеүектәр менән серьез һөйләшеп булмай бит инде ул... Үлетәрпатриюттарығыҙ менән тиүләрегеҙҙе етди ҡабул итеп булмай бит инде...
Тиүләрегеҙ татарҙан береһе, Аллам һаҡлаһын, башҡорт тураһында бер йүнле һүҙ әйтеп ҡуйһа, йә берәй сара бергә үткәрһә, төкөрөктәрен сәсә-сәсә шул кешене ултырыштарында уңлы-һуллы ҡарғап үткәрә)))) Шул тиклем мания величия ваҡ кешеләрҙең))))
җавап

кем: ураллы
26.05.2013 21:59
Минең татарса яҙғанға напримерға пример килтер))) Хатта күкрәктәр ҡалҡып китте ғорурланыуҙан, баҡһаң мин билингв (хатта трилингв) икән бит)))
Бында инде 3 йыл яҙышам, мәғәрәдән чыҡҡан тигән ике һүҙ өйрәндем татарсанан)))
җавап

кем: Рамил кайдан: иделдән
26.05.2013 19:22
Шыттырма ураллы,элек гел татарча яза идең,хәзер генә башкорт булдың.

кем: ураллы
20.05.2013 16:57
рам, ниңә үҙең Евровидениеға барып сығыш яһаманың да ниңә Татарстан флагын болғаманың? Татарҙың бар күҙ төбәгәне шул бер сабыймы? Ниңә уны политизировать итергә маташаһығыҙ? Ул үҙе байраҡ бит!
Бер заман Назар ағайҙы бер ауылдашы әрләп ята:
- Ауылға б.ҡ файҙаһы тейгәнме, ана асфальт та юҡ урамда. Уға ишшыу йорт һалалар...
Баҡһаң, бөйөк шағирға шағир булыу ғына етмәй, ауылына ҡайтып б.ҡ таҙартып йөрөргә лә кәрәк булған икән...
җавап

кем: рам ил кайдан: Агыйдел
20.05.2013 18:06
ураллы, Нажар Нэжми формаль башкорт язучысы булсада, татар ауылында ускэн кеше, ауылдашы аны берничектэ син язганча башкорт телендэ эрли алмаган элбиттэ.
җавап

кем: ураллы
20.05.2013 20:06
мин миңеште башҡорттарынса яҙа белмәйем, ғәфү)))Ул үҙҙәренсә әрләште әлбиттә.((
җавап

кем: рам ил кайдан: агыйдел
21.05.2013 19:18
ураллы, Дуртойле районында бер генэ телдэ сойлэшэлэр, бернинди башкорт теллелэр юк бездэ, шул исэптэн Минештедэдэ, Эсэндэдэ.

кем: Рифат кайдан: Сембердән
20.05.2013 15:20
5 нче урын да яхшы , күз тимәсен .Молодец Динә !
Динә Гарипова турында "бер манкорт кыз инде"- дип язган Рам ил кушаматлы кешегә нәрсә әйтергә була , халкыбызны яратмаган , үчле , көнләшүче , тауфиксыз дип әйтергә генә кала , Ватан сугышулары вакытында нәк шундыйлар кулларын күтәреп дошманнарга бирелделәрдә инде .....Алла сакласын .

кем: Дамир кайдан: Мәскәүдән
20.05.2013 10:27
Бу , кушаматы Рам ил булган кешенең (кеше булалса әле) сүзләренә ихтибар итмәгез кардәшләр .
Журналист Лилия ханум бик дөрес язып чыкты , зур рәхмәт .
Сөйкемле , сәләтле , чибәр кызыбыз Динә белән горурланабыз , киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез !
Шушы тыйнак , белемле кызны үстергән Әти Әнисенә аллакай исәнлек саулык бирсен .
җавап

кем: Күзәтүче кайдан: Үз Ватаныннан
20.05.2013 12:21
Бу сүзләрең белән килешәм, Дамир! Тагын шуңа өстәп тәкъдим итәм:
1. Һәр компьютерда рәсми кабул ителгән татар хәрефләре (кириллица яки Zamanälif) була торып та, безнең тел грамматикасы кагыйдәләрен аңлы рәвештә бозып язучы кешегә җавап бирмәскә, аның белән бәхәскә кермәскә. Андыйларны татар дип санау - үзе бер гөнаһ!
2. Көн саен, бераз буш вакытың булса, Интернетта нинди дә булса файдалы эш эшләргә. Читтә яшәп тә татарлыгын югалтмаган, татар телен өйрәнергә яки онытмаска теләгән кешегә ярдәм итү өчен. Мөмкинлекләр күп, теләгән кеше үзе эзләп таба ала кирәкле сайтларны.
җавап

кем: Наил кайдан: Әлмәт
20.05.2013 10:54
Күптән аңлашылды инде, аның неудачник булуы. Шуңа да, ҺӘР күзгә күрнерлек эш эшләгән, ихтирамга лаеклылардан көнләшеп, кара янып яза.

кем: Раиса Гильмутдинова
19.05.2013 22:10
ДИНӘ БОРЧЫЛМА, СИН БИТ ШӘРӘ ТҮГЕЛ ИДЕҢ КАЙБЕРӘҮЛӘР КЕБЕК, СҮЗЛӘРЕ БИГРӘК ТӘ ӘЙБӘТ АҢЛАГАН КЕШЕЛӘРГӘ.

кем: Фирдявес Харисова
19.05.2013 21:08
ДИНЭ МИН БИК тэ ШАТ ТАТАР КЫЗЫ ДОНЬЯ КУЛЭМ БЭЙГЕДЭ КАТНАШКАНГА БЕЗ СИНЕ БИК ЯРАТАБЫЗ !БУ БИК ЗУР УНЫШ! БОТЕН ЖИХАН СИНА УНЫШ ТЕЛЭДЕ,КУНЕЛЕН ХЭРВАКЫТ ШУЛАЙ САФ БУЛЫП КАЛСЫН!ЯНА УНЫШЛАР СИНА!!!
фикерләр бите: (4)
    алга