Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар казакъ халкына теләктәшлек белдерде


Татарлар казакъ халкына теләктәшлек белдерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:47 0:00

Татарлар казакъларга теләктәшлек белдерде

31 май Казакъcтанда сәяси золым һәм ачлык корбаннарын искә алу көне уңаеннан "Азатлык" татар яшьләре берлеге Казанда теләктәшлек чарасы уздырды.

31 май Казакъcтанда сәяси золым һәм ачлык корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә. Шул уңайдан "Азатлык" татар яшьләре берлеге Казанда казакъ халкына теләктәшлек белдерү чарасы уздырды.

Бер көн элек татар милли хәрәкәт активистларының берсе – Юныс Камалетдинов 85 яшендә вафат булды. Милләтчеләрнең күбесе аның белән хушлашу чарасында булу сәбәпле пикетка 12 кеше генә килде.

"Бу пикет белән без төрки халыкларның дуслыгына омтылышыбызны күрсәтәбез, – ди "Азатлык" берлеге вәкиле Айрат Шакиров. – Бер төркинең кайгысы барлык төркиләрнең кайгысы булырга тиеш. Казакълар һәм татарлар мәдәният белән бик якын халыклар, ләкин бүгенге көндә, кызганычка, ике халык моны тоймый һәм бик аз аралаша, аз хезмәттәшлек итә."
XS
SM
MD
LG