җомга, 25 июль 2014, Казан вакыты 12:57

татар дөньясы

Семейдә "Җәйге Иртеш моңнары" фестивале үтте

14-15 июнь көннәрендә Казакъстан республикасының Семей шәһәрендә 14нче мәртәбә татар сәнгате фестиваль-бәйгесе үтте. Фестивальдә катнашучылар 16 июньдә Сабантуенда да кунак булдылар.

Фестивальдән күренеш
Фестивальдән күренеш
Гадәттә көзен "Көзге Иртеш моңнары" исеме астында үткәрелә торган фестиваль быел "Җәйге Иртеш моңнары" исеме белән, шартнамәсендә язылганча, Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның килүенә багышлап июнь уртасында уздырылды.

Ләкин Миңнеханов урынына  Татарстан республикасының элекке президенты килде. 15 июнь көнне Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең акиме Бердыбек Сапарбаев, Семей шәһәре акиме Айбек Каримов Казакъстанда эшләүче Русия рәсмиләре белән бергәләп һава аланында Миңтимер Шәймиевне каршы алдылар.

Семейдә татар сәнгате бәйрәме узган елдагыча, шәһәрдән 19 чакрым ераклыкта, “Төзүче” сәламәтләндерү-ял үзәгендә үтте. Яшәү, туклану, бәйгеләр, матбугат очрашуы, остаханәләр, гала-концерт – барчасы бер урында, әлеге үзәктә булды. Катнашучылар өчен бу үзара танышу, аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен уңай булды.

XIV халыкара татар сәнгате фестивалендә катнашучылар саны 500гә якын булды. Сәнгатькәрләр – җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары, төрле уен коралларында уйнаучылар – Казакъстанның Семей, Алматы, Астана, Зыряновски, Павлодар, Караганда, Актүбә шәһәрләреннән, Курчум районыннан, Русиянең Омски, Тара, Тубыл, Новосибирски, Томски, Прокопьевски, Иркутски шәһәрләреннән һәм Татарстанның Нурлат районыннан килгән иделәр.

  • Фестивальдән күренеш
  • Фестивальдән күренеш
  • Шәймиевне каршылау
  • Наил Нәбиуллин һәм Гөлнара Макаревич
  • Җырчы Айдар Габдинов белән
  • Фестивальдән күренеш
  • Фестивальдән күренеш
  • Фестивальдән күренеш
  • Фестивальдән күренеш
  • Фестивальдән күренеш
  • Нәни җырчы Әминә

Омскилар «Иртеш моңнары» фестивалендә һәр ел диярлек катнашып киләләр. «Умырзая» татар-башкорт фольклор ансамбле тулы составы белән инде өченче мәртәбә катнаша. Дөрес, быел төрле сәбәпләр аркасында коллективның 18 генә кешесе бара алды. Беренче мәртәбә Семей фестиваленә Омски өлкәсенең Тара шәһәреннән җитәкчеләре Әлфирә Декет белән «Якташ» балалар клубының ике җырчысы барды.

«Умырзая» фольклор ансамбле фестивальдә җыр, бию һәм себер татарларының «Май пешү өмәсе» (әдәби телдә «май язу») йоласын тасвирлаган фольклор күренеш белән катнашты. Коллектив хор һәм ансамбль белән башкарган җырлары өчен беренче һәм икенче дәрәҗәле дипломнар белән бүләкләнде, биючеләре – беренче һәм өченче урыннар яулады. Ялгыз башкаручылардан яшьләр – Рузалия Шихова һәм Лилия Морзафарова – икенче урынга лаек булдылар һәм парлап башкарган җырлары өчен III урын алдылар. Нәтиҗәдә Омскиның «Умырзая» татар-башкорт фольклор ансамбле җәмгысы 7 лауреат дипломына лаек булды.

«Якташ» балалар клубының җырчылары Фәрит Корманов III, Рафаэль Баширов II дәрәҗәле дипломнар белән бүләкләнде. «Умырзая» фольклор ансамбленең биючеләре күмәк бию белән өченче урын алдылар. Коллективның биючесе Наилә Абдулина беренче урынга лаек булды.

Фестиваль-конкурсның төп оештыручысы, һәрвакыттагыча, Семейнең татар мәдәният үзәге һәм Татар сәнгать мәктәбе булды. Табигый ки, аларның катнашучылары да бихисап булды. Сәнгать мәктәбенең 4-5 яшьлек җырчылары да, 10-15 яшьлекләре дә жюриның гына түгел, катнашучыларның да күңелләренә хуш килгәндер.

"Җәйге Иртеш моңнары" фестивалеi
X
21.06.2013
14-15 июньдә Казакъстанның Семей шәһәрендә 14нче мәртәбә татар сәнгате фестиваль-бәйгесе үтте. Быелгы фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар саны 500дән артык булды. Семейның үзен Татар сәнгать мәктәбе укучылары вәкиллек итте.

Омскидан фестивальгә «Татар дөньясы» газетасы редакторы Гөлсинә Әхмәрова барган иде. 

«Беренче чиратта бу фестивальнең иң уңай ягы – бик күп төбәкләрдән татарларны бергә җыюындадыр, аннан соң катнашучылар өмет белән киләләр, чыгышларга бәя биргәндә жюрига бәлки берәр төрле билге күтәрергә кирәктер, катнашучы күрер иде шундук. Киләчәктә үзенең хатасын төзәтергә җиңелрәк булыр иде. Татар теленә хөрмәт булмавы бик тә йөрәкне телгәләде, катнашучыларның исемнәрен әйтә алмыйча, җырларның авторларын укый алмыйча утырган кызларга карап та йөрәк әрнеде. Әлбәттә, кызлар эшлиләр, татар фестивален үткәрүдә зур ярдәм күрсәтәләр, рәхмәт. Әмма татарча белүчеләр бар бит әле, аларның ярдәме булсын иде. Балаларның күпчелеге телне бозып җырлый, аларны бит әле өйрәтергә була, шул ук татар сәнгате мәктәбенә татар теле укытуны җайга салырга кирәктер», дип борчылып сөйләде Гөлсинә ханым.

Семей фестивале турында Гөлсинә Әхмәрова
Семей фестивале турында Гөлсинә Әхмәроваi
|| 0:00:00
...
 
🔇
X

Томскида яшәүче милләттәшебез, көйләр язучы, автор-башкаручы Кәрим Камалетдинов фестивальгә икенче тапкыр килгән. Кәрим әфәнде хөкемдарлар арасында утырды. Быел мин катнашмадым, жюри әгъзасы булгач, катнашу дөрес түгел, дип санадым, ди ул. Кәрим Камалетдинов омскиларның чыгышына да зур бәя бирде.

Семей фестивале турында Кәрим Камалетдинов
Семей фестивале турында Кәрим Камалетдиновi
|| 0:00:00
...
 
🔇
X

16 июньдә Семейдә сабантуй гөрләде. Фестивальдә катнашучылар сабан туенда да көч сынап карадылар – кем сулы көянтә-чиләк күтәреп, кем капчык киеп йөгерде, егетләр гер күтәреп, колгага менеп карадылар, кемнәрдер танышларын очратты.

Омски вәкилләре Батый хан рәсеме төшерелгән календарь таратып торучы "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллинны очраттылар. Наил сабан туена махсус Казакъстанның бер төбәгендә яшәүче татарлар белән очрашырга, казакъ милли хәрәкәте вәкилләре белән танышырга, Батый хан календарьләре таратырга килгән, монда яшәүче татарлар белән очрашкан. Аларның Казакъстан җирендә яхшы яшәүләренә, татар булып яшәүләренә сөенгән.

Наил Нәбиуллин Казакъстан татарлары белән очрашу турында
Наил Нәбиуллин Казакъстан татарлары белән очрашу турындаi
|| 0:00:00
...
 
🔇
X

Сабантуйда Омски делегациясен Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең Улан районы кунак итте. Мул итеп ризыклар әзерләнгән тирмәдә районның акиме Серик Туленбергенов кунакларны үзе каршы алды.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: фагыйлә кайдан: Омскидан
26.06.2013 07:49
Без. татарлар. үзебезнең күп санлы һәм күп төрле икәнлегебезне танып киләбез - шуның белән горурлана да алабыз! Омски өлкәсендә дә татарлар бик күп һәм аларның төп өлешен - җирле халык - себер татарлары тәшкил итә. Татар оешмалары моннан 20-25 еллар элек барлыкка килә башлаганнар Әмма менә шундый зур күләмнәрдә катнаша башлауларына 10 еллар чамасы гынадыр. Күп еллар буена, Казан артистларыннан отып алынган эстрада җырлары белән мавыгылды. Себер татарларының иҗаты һәм көн-күреше белән кызыксынган, зур эшләр иҗат иткән Илгиз абый Кадыйров бик теләп без якларга йөри торган иде. "Сез нишләп казан җырларын җырлыйсыз! "Ай былбылым", "Күбәләгем-түгәрәгем" кебек җырлар белән сез беркемне дә шаккатыра алмаячаксыз!Җыр байлыгы бит Себердә, сездә! нишләп аларны өйрәнмисез. халыкка чыгармыйсыз, - дип өзгәләнә торган иде.Без аны тиешенчә аңлап җиткермәгәнбез!
Соңыннан безгә Гөлзадә Сафиуллина белән танышып, сөйләшергә туры килде; ул да шундыйрак фикер әйтте! Фәүзия апа Бәйрәмова белән танышып, аның белән бергә эшләүләр - болар барысы нәтиҗәсез калмады - без үз сәнгатебезне, үзебезнең халык иҗатын өйрәнә башладык! ниһаять, зу гына материал туплап, аны төрле конкурсларга. бәйгеләргә алып чыга башладык! Халык күңеленә безнең җырлар да, этнографик күренеш тә бик ошады!Ошый! Менә бу юлы да. ерак араларны якын итеп, Семей каласында уздырыласы бәйгегә юл тоттык!...
Әмма, ни кызганыч, бу юлы без үзебезнең хезмәтебезгә бернинди дә бәя ала алмадык! Татар телен гомүмән; ә себер татарларының телен бөтенләй дә аңламаган жюри әгъзалары безнең күренешне "күрмәделәр" дә, анда башкарылган 6 җырны "ишетмәделәр" дә! Ә бәя барыбер булырга тиеш иде бит! "5" буламы. "2" буламы - бәя булмады!
Менә шундый битарафлыктан соң, күңелдә шик туа: Ә кирәкме икән соң шундый зур хезмәт? Рәхәтләнеп, фонограммага "Ай, былбылым", "Күбәләгем-түгәрәгем" кебек чәйнәлгән җырларны гына җырлап чыгу күпкә җиңелерәк бит!
Казан татарлары, керәшен татарлары, һәм дә башка татарлар рәтенә баса алырлармы Себер татарлары? битараф калмагыз, татарлар!

кем: конкурсларда катнашучы кайдан: новосибирск
26.06.2013 06:20
Гөлсинә ханым белән тулысынча килешәм! Һәрдаим шундый бәйгеләрдә катнашырга туры килә һәм һәр саен . оештыру ягыннан булсынмы, ңюри әгзаларының дөрес бәя бирә белмәүләреннән дисеңме - кәнагәтҗсезлек хисе туа бара. Зур акчалар түгеп, күп көч куеп эшләнгән эшнең кадере китә - бу эш бары тик "галочка" өчен генә эшләнгәндер. дигән хис туа...Оештыручылар да, ңюри әгзалары да конкурсантларны ихтирам итәргә өйрәнсеннәр иде! - дигән теләктә калам!